03.09.2014 - Социаль өлкә

Эшенә күрә ашы да булсын

— Соңгы айда республикада эш хаклары мәсь­әләләре турында сөләшүләр күп булды. Бу бик урынлы. Бер яктан, кулланучылар базарының мөмкинлек­ләре киң, акчасы күп. Сатып алу сәләте буенча рес­публика Русиядә алдынгылар исәбендә. Шул ук вакытта, уртача хезмәт хакы буенча лидерлардан ерак — исемлекнең уртасында тора.
Бу минималь хезмәт хакын күтәр­мәүдән килеп чыкты. 2010 ел азагында, 2011 ел башында ук без аны 5500 сум дип билгеләгән идек, шуннан бирле аның күләме яңадан каралмады. Күренүенчә, хәл үзгәрешсез кала алмый. Минималь хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Аны алалмаган очраклар, хезмәт хакларының түбән булуы республика бюджетына керемнәрне дә чикли. Физик берәмлекләр кеременә салымнар планы үтәлмәве дә шуннан килеп чыга. Ел ахырына бу төр салымнарны, узган ел белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк алырга уйлаган идек, әлегә 4,4 процентка гына алга киткәнбез. Нәтиҗәдә, миллиардлаган сум акча республика бюджетына керми дигән сүз. Ә бу Хөкүмәтнең халык алдындагы бурычларын үтәүгә киртә сала.
Моннан тыш, хаклар күтәрелү, бигрәк тә аларның торак-коммуналь хуҗалыкта арта баруы борчу тудыра. Азык-төлеккә хакларны әлегә тотып тора алабыз, ләкин аларның да ычкынуы мөмкин. Минималь хезмәт хакы яшәү минимумы күләмендә булырга тиеш. Хәер, 7700 сумга да яшәп булмый. Шул ук вакытта республика халкының 25 проценты 10 мең сумга кадәр хезмәт хакына яши. Шуңа да киләчәктә хезмәт хакларын күтәрүдә кыюрак булырга, аны еллар буена сузмаска кирәк, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов.

Резида ВӘЛИТОВА


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»