23.08.2014 - Социаль өлкә

Дәүләт программалары йортлы итә

Яшьләр – дәүләтнең стратегик ресурсы. Илнең киләчәге аларга бәйле. Шуңа күрә хөкүмәт төрле ташламалы субсидияләр, займнар белән яшь гаиләләргә, бигрәк тә торак шартларын яхшыртуда мохтаҗларга ярдәм итә.

Бу җәһәттән районыбызда яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә бурычлар уңыш­лы гамәлгә ашырылып килә. Әйтик, “2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль программасы буенча 173 яшь гаиләгә торак алу, яки төзү өчен социаль түләүләр би­релде. Шәхси йорт төзү өчен ташламалы займ 230 гаиләгә тапшырылды.
Шулай ук, 2011-15 елларга “Торак” федераль программасы кысасында “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы буенча торак сатып алу, төзү өчен социаль түләүләрдән 24 гаилә файдаланды. Бала туганда, яки уллыкка, кызлыкка алганда торак сатып алу, төзү өчен кредитны каплатуга социаль акчалата ярдәм 94 кешегә бирелде.
Түбән Яркәй авылында яшәүче Гыйрфановлар гаиләсе дә, хөкүмәт ярдәменнән фай­даланып, күркәм йорт төзеп керде. Әйтергә кирәк, гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен күрү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Ә бу өй тыштан ук игътибарны үзенә җәлеп итә, ишек алдында чәчкә-гөлләр каршы ала, эченә узгач, һәр җирдә тәртип, чисталык күзгә ташлана. Әйе, хуҗа һәм хуҗабикәнең уңган кулы һәр тарафта сизелә. Барысы да уйланылып, бай фантазия белән эшләнгән.
Гыйрфановлар мал-туар, кош-корт асрарга да өлгерә, сабыйлар да үстерә. Тырыш гаиләнең мәхәббәт җимешләре Ирина белән Айнур үсеп килә. Аларның шатлыклы авазыннан йорт эче дә ямьле, якты, гаиләнең бәхете дә тулы.
Киләчәккә якты өметләр, изге ниятләр баглаучы яшь парлар күбрәк булсын иде, ә аларга хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән социаль программалар — бик зур ярдәм.


Илфира Нигъмәтуллина.
Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»