19.08.2014 - Социаль өлкә

Күркә дусларын җыйды

Якшәмбе көнне Уфаның “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркында “Күркә дусларын җыя” дигән гаилә фестивале үтте. Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәми­тов аграр комплекска үзе­бездә җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгаруны киметеп, азык-төлек сатуны республикада һәм күрше өлкәләрдә киң җәелдерергә дигән бурыч куйган иде. Шушы максат кысаларында алдынгы пред­прия­тиеләрнең берсе саналучы М. Гафури исемендәге кошчылык комплексы күркәм гаилә бәйрәме оештырды.

Бәйрәмдә балалар, ата-аналар, дәүәти-дәүәниләр – һәммәсе күңел ачты, уен-конкурсларда катнашты, “Ин­дюшкин” сәүдә маркасы әзерләгән бүләкләрне алды, кыйммәтле призлар отты. “Иҗат патшалыгы”нда нәниләр рәсем буяу, асфальтка акбур ярдәмендә сурәт төшерү белән мавыкса, “Спорт патшалыгы” өлгер, җитез, зирәк балаларны үз тирәсенә җыйды. “Аттракционнар патшалыгы” да сабыйлар шатлыгыннан шау-гөр килде. Бәйрәм көнендә исә Күркә, нәни дусларына бүләк итеп, барлык аттракционнарга да хакны икеләтә киметкән иде. Җитмәсә, күркә тиен дустын да ияртеп, ял итәргә килгән кунаклар белән фотога төште, уйнады, биеде.
“Кулинар патшалыгы” иң тәмле урын булды. “Amore пицца” компаниясе оештырган остаханәдә балалар үз куллары белән пицца пешерде, тамак ялгады, бергәләп сыйланды. Ә менә “Супер әти” конкурсында балалар икмәк, күркә итеннән ясалган колбаса, Бәләбәй сырыннан бутерброд ясаса, әтиләр шуларны тизрәк ашап куюда көч сынашты.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»