06.08.2014 - Социаль өлкә

Яктылык — кояштан, яхшылык — анадан!

“Ана даны” медаленә алтмышка якын ана лаек булды. Тантананы ачып, Лилия Гомәрова Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитовның котлау сәламен җиткерде.

— Республикада гаилә һәм балалар һәрчак игътибар үзәгендә тора. Тормышка ашырылучы проектлар һәм программалар аларның көнүзәк поблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән. Беренче урында торак мәсьәләсе тора. Бу җәһәттән яшәү урыннарын яхшырту программасы эшләп килә: 200 гаиләгә фатир алырга яки йорт төзергә сертификатлар бирелде, — диде Лилия Салават кызы.
Моңарчы 9 балалы гаиләләрне республика Хөкүмәте “Газель” автомобиле белән бүләкләсә, әниләрнең теләге белән, хәзер аларга бүләкне акчалата да бирәләр.
— Гаилә проблемаларын хәл иткәннән соң, калганнары да шундук җиңеп чыгыла. Иң мөһиме — күгебез аяз булсын, “үлем”, “сугыш” кебек сүзләр өйдә яңгырамасын иде. Балаларга тиешле тәрбия бирүдә аналарның хезмәте бәяләп беткесез. Кызганыч ки, бүгенге көндә үз баласыннан баш тарткан аналар да бар. Үзегезнең батырлыгыгыз белән аларга үрнәк булсагыз иде. Бәхетсез балалар булырга тиеш түгел! — диде Премьер-министр урынбасары.
Аналар арасында күбесе бик яшьләр, тормыш авырлыклары куркытып тормаган аларны. Мәләвез районының Самойловко авылынннан килгән биш бала анасы Юлия Әбсәләмовага нибары 32 яшь. Өлкән баласына — 12 яшь, ә кечесенә — яшь ярым.
— Кыенлыклар, мәшәкатьләр күп, әлбәттә. Әмма шул ук вакытта күпбалалы әни булу бик күңелле дә. Балаларыбыз — безнең киләчәгебез, — ди бәхетле ана.
Бүләкләнүчеләр арасында Кушнаренко районыннан патронат тәрбиягә алучы да бар иде. Рима Гасыймова фикеренчә, ишле гаиләдә тәүдә үзара дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләргә кирәк. Сабыйларын тәрбияләргә аңа алты бала үстергән үз әнисе үрнәк булып тора.
Мәртәбәле чара истәлеккә фотога төшү һәм чәй табыны артында бергә ихлас аралашу белән тәмамланды.


Зәйнәп ГЫЙМАЛТДИНОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»