05.08.2014 - Социаль өлкә

Өй туйлары гөрли авылларда!

“Өй салуның ние бар – чутлыйсы да мүклисе”, дисәләр, дә, бүген торак мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен иң кат­лау­лыларның берсе булып кала. Шунысы куанычлы: республикабызда торак шартларын яхшырту проблемасына игътибар елдан-ел көчәя, әлеге юнәлештә бер­сеннән-берсе нәтиҗәлерәк программалар булдырыла, эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. “Йорт комплектлары” проекты да уңышлы дәвам итә. Моңа дәлил күз алдында – авыл­лары­бызны ямьләп, чагыштырмача кыска вакыт эчендә яңа, матур йортлар, урамнар, хәтта бистәләр үсеп чыга. 

Узган шимбәдә Дүртөйле шәһәре һәм районында үткән республика семинар-киңәш­мәсе нәкъ менә “Йорт комплектлары” программасына, аныграк итеп әйткәндә, аның нәтиҗәләрен барлауга, ким­челекләре хакында ачыктан-ачык сөйләшүгә, киләчәктә үсеш юлларын билгеләүгә һәм, гомумән, республикабызда яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсен җен­текле тикшерүгә багышланды. Чараны ачып, Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча баш­каручы Рөстәм Хәмитов киңәшмәне үткәрү урыны итеп Дүртөйле райо­нының очраклы сайланмавын билгеләде, торак төзү программаларында дүртөй­леле­ләрнең актив катнашуын, бу юнәлештә эш тәҗрибәләренең өйрәнүгә лаек икәнлеген ассызыклады.
Былтыр Дүртөйле районында 28675 квадрат метр торак файдалануга тапшы­рылган, шуның 28455,6 квадрат метры шәхси йортлар өле­шендә. Районда яшәүче бер кешегә 23,67 квадрат метр торак туры килә. Дүрт ел элек бу сан 21,6 булган. Быел 35651 квадрат метр сафка кертеләчәк. Район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин үткән елда 39 кешегә социаль фатир би­релүен әйтеп үтте. Авария хәлендә дип табылган 78 фатирда көн күрүчеләрнең 32сенә быел яңа торак бү­ленгән. Калганнары да алдагы ике ел эчендә шундый мөм­кинлектән файдалана алачак. Быел 120 фатирлы күпкатлы йорт төзелә башлаган.

“Киров” феномены
Семинар-киңәшмә Өчбүлә авылы белән танышудан башланды. Биредә торак төзү темплары, чынлап та, сокланырлык. “Киров” токымчылык заводы җитәкчесе Рәис Шакиров билгеләвенчә, соңгы ун ел дәвамында республикада эшләп килүче программалар ярдәмендә Өчбүләдә 49 гаилә йортлы булган. Аларның күбесе – авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр, араларында берничә укытучы да бар. Токымчылык заводы идарәсенең үз эшчәннәре мәнфәгатьләрен хәстәрләү юнәлешендә никадәр актив эшләвен аңлатыр өчен шуны да әйтү җитә: районда Торак төзелеше фонды ярдәменнән файдаланып йортлы булучыларның яртысыннан күбрәге әлеге хуҗалыкта яши.
— 2003 елда хуҗалык идарәсе “Авылны социаль үстерү” программасында катнаша башлады, — ди Рәис Шакиров. — Яшь гаиләләр өчен баш өстендә үз түбәсен булдыруның әһәмиятен яхшы төшенеп эш итәбез. Бүген яшьләр авылда төпләнү-төпләнмәү турында карар кабул иткәндә дә торак мәсьәләсенең мөһим роль уйнавын беркем дә инкарь итмәс, мөгаен.
Эшчеләрен йортлы итәр өчен күп көч түгүче хуҗалык идарәсе үзе дә зур отышта – аның терлекчеләренең, игенчеләренең уртача яше 37дән артмый. Өчбүләдәге балалар бакчасы гөрләп тора. Былтыр, сабыйлар саны янә арту сәбәпле, тагын бер төркем ачканнар. Кайбер авылларда укучылар саны кимү аркасында белем учаклары сүрелүгә дучар булганда, монда мәктәп тулы куәтенә эшли.
“Киров” феноменын тик­шергәндә бер мөһим үзенчәлек күзгә ташлана: монда йорт төзергә теләүче хезмәт кеше­сенә һәрьяклап ярдәм күр­сәтелә. Ачыграк итеп әйткәндә, йорт аңа тулысынча күтәрелеп бирелә. Киров­лыларга хәтта документлар артыннан да йөрисе юк. Бу четерекле эшләр белән шөгыльләнү өчен хуҗалык идарәсе махсус риэлтор штаты ачкан. Үз гоме­рендә йорт төзү мәшәкатьләрен кичергән кеше кырыкмаса кырык кабинет тупсасын тап­таудан, бетмәс-төкәнмәс белешмә, до­кументлар җыю­дан азат ителүнең никадәр зур ярдәм икәнлеген аңлап тора, әлбәттә. Яңа урамнарга тиз арада газ, су, ут кертелүен, юлларына асфальт түшәлүен дә өстәсәк, кайбер гәзит укучыларыбыз: “Киров”та икән чын оҗмах!” — дияр. Моның белән күпмедер дәрәҗәдә килешмәү мөмкин түгел.

“Россия”дә эшли дә, яши дә беләләр
— Монда былтыр бу вакытта басу иде, ашлык җыю комбайннары эшли иде, — диде “Россия” токымчылык заводы директоры Рәфил Гомәров, семинар-киңәшмәдә катнашучыларга Иске Баеш авылында дистәдән артык йорт тезелеп киткән яңа урамны күрсәтеп. — Хәзер “Йорт комплектлары” программасы кысаларында ярдәм алып, өй салучылар төбәге бу. Тиздән шушындый ук тагын бер урам пәйда булачак.
Борыстан күтәрелгән иркен, матур йортлар авылның чын бизәге булып тора. Яңа урам­ның юлына ком түшәлгән, озакламый, газ үткәрү эшләре тәмамлангач, асфальт та бу­ла­чак, ди Рәфил Нәҗип улы. Ул элекке колхоз бакчасы урынында аттракционнары, боз шугалагы, буасы булачак зур парк төзү уе белән дә уртак­лашты. Ә максатларны куя да, тормышка ашыра да белә алар.

Тагын бер Уфа булыр!
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә респуб­ликабызда яшәүче халыкны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе төрле яклап тикшерелде. Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, былтыр 2 миллион 500 мең квадрат метр торак төзелгән. Әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан Русия Федера­циясенең иң яхшы биш төбәге исемлегенә кергән. Ә менә шәхси йортлар күтәрү буенча республика илдә өченче урын били.
— Республикабызның уңган халкы төзергә тели, ә без аңа булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тиешбез, — диде Рөстәм Зәки улы. — Алдагы алты ел эчендә 20 миллион квадрат метр торак төзергә дигән максат куябыз. Бу тагын бер Уфа дигән сүз.

 

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»