30.07.2014 - Социаль өлкә

Эшкуарның шәһәргә бүләге

Адым саен диярлек банклар, кибетләр, рестораннар ачылган бер вакытта Нефтекама шәһәренең үзәк паркында фонтан ачылу аның халкы өчен чагу бер вакыйга булды. 

Паркта моңа кадәр дә фонтан бар иде барлыгын, әмма соңгы вакытларда ул эшләми иде. Ә монысы инде — өр-яңа, заманча, төрле төсләр белән уйнаганы — шәһәр халкы өчен олы бер бүләк булды. Әлеге проектны эшкуар Рәфил Мәүлиев тормышка ашырды.
Шәһәрнең иң ямьле урыннарының берсенә әйләнгән фонтан тирәсе төзекләндерелгән, эскәмияләр белән уратып алынган. Көн буе аның яныннан бала-чага өзелми, ә кичләрен 18 режимда төрле төсләр белән балкыган фонтан янына яшьләр җыела. Белгечләр әйтүенчә, яңа фонтанның хакы миллион сум белән исәпләнә. Шәһәр халкына шундый бүләк ясардай эшкуарлар булуы сөендерә.


Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»