Тиздән өй туйлаячаклар

Кыйгы районында ун ишле гаилә сертификат ярдәмендә торак шартларын яхшырту мөмкинлегенә ия булды, янә 23е үз чиратын көтә.
Күптән түгел берьюлы дүрт гаилә: Юкәлекүл авылыннан Хуҗиннар, Ибрайдан Шиһаповлар, Ләүзәдән Силко һәм Сапоговлар шушы документны кулларына алды.
— Районда күпбалалы гаиләләрнең артуы — шатлыклы күренеш. Хәзерге заманда биш баланы тәрбияләп аякка бастыру җиңел түгел. Сезнең гаиләләрдә илебезнең лаеклы гражданнары үсә дип ышанабыз. Яңа йортларыгызда татулык, бәхет һәм иминлек хуҗа булсын, — диде район хакимияте башлыгы Рәфыйк Харисов, күпбалалы аналарга документлар тапшырып.
Торак сертификаты алган хатыннар үз хис-тойгыларын яшермәде, рәхмәт белдереп, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Хуҗиннар гаиләсе моннан җиде ел элек гаилә башлыгын югалта. Өстәвенә, алар алдында йортсыз калу куркынычы килеп туа. Өметсезлеккә бирелгән авыл укытучысы ярдәм сорап район хакимияте башлыгына мөрәҗәгать итә, республика Президентына да хат яза. Бәхеткә, аннан уңай җавап килә.
— Әлеге сертификат белән күптәнге хыялыбызны тормышка ашыра алачакбыз. Якын арада өй эзли башлаячакбыз. Башкортстан җитәкчелегенә һәм Хөкүмәтенә, район хакимиятенә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт, — ди Гөлфия Хуҗина.
Һәр сертификатның хакы өч миллион сумга якын. Бу акчага авылда берничә торак сатып алырга мөмкин. Биш ул үстерүче Гөлфия Хуҗинаның балаларын башка чыгарасы да бар. Алар башка беркайчан да йортсыз булмас дип ышанасы килә.
Сөмбел ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Кыйгы районы
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”