22.07.2014 - Социаль өлкә

Сабыйларга — балалар бакчасы, ятимнәргә — фатир ачкычы

19 июльдә республика буйлап эш сәфәре барышында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Белорет шәһәрендә булды. Башкортстан җитәкчесе 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше барышын тикшерде. Элекке подрядчы гаебе белән объект төзелеше бик озакка сузылачак, быел июньдә яңа подрядчы белән килешү төзелде. Рөстәм Хәмитов балалар бакчасының көзгә файдалануга тапшырылуын таләп итте.

Республика җитәкчесе әлеге вакытта капиталь реконструкция барган Тюленин һәм Киров урамнарындагы автомобиль юлы участогын да карады. Монда асфальт-бетон өслек, автомобиль кую урын­нары төзекләндереләчәк, дренаж канализациясе эшләнәчәк. Ремонт 65 миллион сумга төшәчәк.
Арытаба Рөстәм Хәмитов 880 урынлык 1нче урта мәктәпне төзекләндерү эшләре белән танышты. Учреждение ремонтка ябылуга инде ике ел. 2012 елда заказчы һәм подрядчы арасында контракт өзелә. Подрядчы оешмаларны алыштырганнан соң, объектта “Геострой” төзелеш компаниясе эшли. Аның вәкилләре мәктәпне уку елы башына тапшырырга вәгъдә итә. Яңа җиһазлар сатып алуны һәм аларны монтажлауны да кертеп, төзекләндерүнең гомум бәясе 218 миллион сум тәшкил итә. Яңа уку елында монда биш беренче сыйныф туплау күз уңында тотыла.
Рөстәм Хәмитов ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга фатир ачкычлары тапшырды. Твердышев ура­мын­дагы яңа йорттан бер бүлмәле фатирлар интернат-мәктәпнең 13 тәрбияләнүчесенә бирелде. Торак социаль найм килешүе буенча тапшырыла.
Ел саен июльнең өченче якшәмбесендә билгеләнүче Белорет шәһәре көне һәм Металлург көненә багышланган тантаналы чарада Рөстәм Хәмитов тармак хезмәткәр­ләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм Белорет металлургия комбинаты хез­мәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
— Әлеге вакытта метал­лургия сәнәгате җиңел булмаган чор кичерә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Ләкин комбинат шушы авыр вакытта да күр­сәткечләрен яхшырта бара. Бу исә өстәмә салым, шәһәр, республика, ил бюджетына өстәмә керем дигән сүз. Күрүегезчә, бу акчага яңа корылмалар, объектлар төзелә, төзеклән­дерелә һәм яңартыла.
Күптән түгел мин БРИКС саммитында булдым. Ул Бразилиядә үтте. Андагы тормышны, халыкның нәрсә белән шөгыльләнүен күреп, без начар яшәмибез икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Илебез — яхшы, кеше­ләребез — әйбәт, ныклы иҗти­магый нигезебез бар. Без беркемгә дә карамыйча һәм бәйсез үсешә алабыз. Безне төрле санкцияләр белән чикләргә тырышсалар да, без бирешмәячәкбез, чөнки без — тырыш халык һәм ил мән­фә­гатьләрендә эш итәбез.
* * *
Шушы ук көнне Рөстәм Хәмитов Учалы шәһәрендә булды. Башкортстан җитәкчесе яңа балалар бакчасын файдалануга тапшыру барышын тикшерде, Шәһәр көнен бәйрәм итүдә һәм Учалы тау баектыру комбинатының 60 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы Учалыда 2012 елда төзелә башланган иде, ләкин подрядчылар гаебе белән төзелеш сузылды. Үткән елда Рөстәм Хәмитов аларны технологияне бозган өчен тәнкыйтьләде. Стена күтәр­гәннән соң, төзүчеләр, түбә япмыйча, эчке эшләрне башлаган. Берничә яңгырлы көннән соң бина стенасындагы штукатурка юылып төшә. Нәтиҗәдә, эчке эшләрне яңадан башкарырга туры килә.
Әлеге вакытта балалар бакчасы файдалануга тапшыруга әзерләнә. Киләсе айда монда балалар йөри башлар дип планлаштырыла. Рөстәм Хәмитов район хакимияте башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәевка объектны таләпчән кабул итәргә, төзүчеләр белән компромисска бармаска кушты.

Давамы ПДФ-версиясында

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»