01.10.2013 - Социаль өлкә

Яратам сине, тормыш!

...Красноусольский  поселогы уртасында  урнашкан өч бүлмәле җылы, якты фатирда безне Хөснетдин абзый Рамазанов белән аның җәмәгате каршы алды. 87 яшьлек сугыш ветеранына бу торакны федераль программа буенча биргәннәр.

— Сугыштан соң салган өебез бик искергән иде, олыгайган саен тышка чыгып йөрүләре дә авырлашты, Хөкүмәт безгә берничә фатир тәкъдим  итте, монысын сайладык, зур да, җылы да, якты да, бишенче ел куанып яшибез, — дип шатлана бүген алар.

Гомумән, Гафури районында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ сугышта катнашучыларга һәм һәлак булучыларның тол хатыннарына 283 сертификат бирел­гән. Әле 27 тол хатын исәпкә куелган. Аларны да, Рамазановлар кебек, куанычлы хәбәрләр көтсен.

Районның ветераннар оешмасы бүген 7382 кешене берләштерә, сугышта катнашучылар 33 кенә калган. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәсе бер генә ветеранны да күз уңыннан ычкындырмый. “Халык университеты” республика максатлы программасы буенча ике ел эчендә  22 төркем компьютер грамотасын, инглиз, немец, француз телләрен, гаилә психологиясен өйрәнгән. Быел алты төркем төрле юнәлешләр буенча белем алган, әле 40 кеше дәвалау физкультурасы нигезләрен өйрәнә.

Башкортстан Республикасында социаль туризмны үстерү программасында  пен­сия яшенә җиткән һәр кеше катнаша ала. 2011-12 елларда Гафури районыннан 81 пенсионер ташламалы хакка путевка алып, чит илдә, Баш­кортстан һәм Русия шифа­ханәләрендә ял иткән. Быел программа кабул ителмәгән, путевкаларны 150дән артык кеше көтеп тора. Районда “особый риск” бүлекчәләрендә хезмәт итүче 12 кеше яши, локаль сугышларда катнашучылар да бар. Без килгән көндә шундый бәрелешләрдә һәлак булган якташлар истәлегенә багышланган митинг үтте.

Халыкны со­циаль хезмәт­ләндерү ком­плекслы үзәге “Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү” программасы буенча актив эш алып бара. Монда бигрәк тә  өлкәннәргә ярдәм күр­сәтү максаты белән районның ерак авылларына чыгып йөрүче мобиль бригадаларның актив эшен билгеләп үтәргә кирәк. Алар ветераннарның йорт­ларын җыештыра, су ташый, дарулар алып кайта, азык-төлек белән тәэмин итә. Шундый сәфәрләр вакытында ялгыз яшәүче һәм инвалид гражданнар, шулай ук йөзьяшәрләр ачыклана. Алар инвалидлык билгеләү, иске йорттан күчерү кебек катлаулы мәсьәләләрдә дә ярдәм итә.

— Без учреждениедә тү­шәктә яткан чирлеләрне  карау мәктәбе булдырдык. Үзәкнең дүрт махсус укытылган белгече аларга консультация бирә, башка ярдәм күрсәтә. Бүген Красноусольскийда түшәккә беркетелгән 46 чирле бар. Инвалидлык билгеләү җиңел эш түгел. Кайбер ятып чирләү­челәр дә аны тиз генә ала алмый, мотлак рәвештә безнең ярдәм кирәк, — ди Ветераннар советы җитәкчесе Эльвира Мөлекова. — Инвалид итеп таныту өчен аларны күчмә экспертиза комиссиясенә алып киләбез. Кайберләренең инвалидлыгы бар, ә дәвалауны билгеләү өчен мотлак булган Тернәкләндерүнең шәхси программасы (ИПР) юк. Моның өчен инвалид икәнеңне яңадан дәлилләргә кирәк. Хәзер бу хәл бераз җиңеләйде, мобиль бригадалар ярдәмендә Сәетбаба авылында биш кешегә, Үтәктә бер кешегә инвалидлык юллауда ярдәм күрсәттек.

Гафури районына Табиб-хезмәт эксперт комиссиясе белгечләре Стәрлетамактан килә. Әлбәттә, биредә аларның ешрак килүен телиләр. Чөнки сирәк булгач, чират җыела, авырулар көйсезләнә башлый. Бу эшкә республика дәрәҗәсендә ниндидер күрсәтмә бирелергә тиештер, бәлки. Өлкәннәргә шифаханәләргә путевкалар да аз бүленә.

— Пенсионерларның проблемалары бетәрлек түгел, — дип дәвам итә Эльвира Әнвәр кызы. — Кемнеңдер пенсиясе бәләкәй, ничәдер елы стажга керми калган. Архивларга мөрәҗәгать итеп, шуларны юллыйбыз. Бүген күпләренең иң якын кешеләре — социаль хезмәткәрләр. Районда аларның саны — 72.  Һәркайсы җиде-сигез кешене хезмәтләндерә. Өлкәннәрнең таянычы да,  сердәше дә алар. Өшегән күңелләргә йөрәк җылысы, өмет чаткысы өстәүчеләр.

Халыкны социаль хезмәтләндерү комплексының яңа эш төренең берсе — Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның каберен эзләү, табылган очракта, аларның туганнарына сәфәргә чыгарга акчалата ярдәм итү. Былтыр Җилем-Каран авылыннан 70 яшьлек Р. Кадергулова Воронеж өлкәсенә барып, әтисенең каберенә баш иеп кайткан. Балалар гына түгел, өлкән кешеләр дә авыр тормыш хәлендә кала. Бу очракта да социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә. Мәсәлән, Табын авылында Потаповларның йорты янгач, аларны бер гаиләгә урнаштырганнар.

— Өлкән яшьтәгеләргә парикмахер хезмәте күрсәтү буенча эшне дә көйләдек. Икенче ел инде Өлкәннәр көненә багышлап акция игълан итәбез. Ул җиде көн дәвамында бара, шушы вакытта ветераннар ярты хакка гына чәч кистерә ала. Алар бик канәгать. Ә атнаның бер көнендә  түләүсез хезмәт күрсәтелә, — ди үзәк җитәкчесе Рәүлә Мөхәмәдиева.

Ялгызлык авырлыгын өлкән кешедән дә ныграк аңлаучы юк. Салкын өйләрендә җаннарына урын таба алмаучы күпләр шушы проблема белән үзәккә мөрәҗәгать итә. “Без бабайларга яхшы әбиләр эзлибез, соңыннан тормыш коручылар да бар”, — ди җитәкче.

Бүген, Өлкәннәр көнендә, районның һәр авылы үзенең аксакалларын, ак әбиләрен зурлый. Район үзәгендә шушы датага багышланган шахмат-шашка турниры үтәчәк, алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы да шушы көнгә билгеләнгән. Бәйрәм киче “Яратам сине, тормыш!” республика конкурсында катнашучыларның концерты белән тәмамланачак.

Резеда Галикәева.

Гафури районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»