26.09.2013 - Социаль өлкә

Биш елда - алты поликлиника

Уфада яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре төзеләчәк

Башкала үсә, яңарыш кичерә. Узган ел күрсәткечләре буенча Уфа республиканың тугыз медицина округы арасында демографик күрсәткечләр буенча беренче урында килә. Уфада дүртенче ел рәттән халык санының табигый артуы күзәтелә. Бер үк вакытта, мәктәп, балалар бакчалары, дәваханәләр, спорт мәйданнары кебек социаль тәгаенләнештәге мөһим объектларга ихтыяҗ арта. Шул исәптән сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә.

Уфаның торак йортлар төзелеше киң колач алган бистәләрендә бу аеруча нык сизелә. Күп еллар элек төзелгән объектлар, нигездә, заман таләпләренә җавап бирми һәм учреждение алдына куелган бурычларны тулы куәткә үти алмый. Шуларны исәптә тотып, Президент Рөстәм Хәмитов быел Уфа хакимияте алдына биш ел эчендә алты поликлиника сафка кертү бурычы куйды.

Быелгы җәйдә Уфаның Черниковка бистәсендә заманча   сәламәтлек учреждениесе сафка бастырылган иде инде. Нежинская урамындагы 1953 елда салынган ике катлы иске бина урынында биш катлы өр-яңа поликлиника күтәрелде. Поликлиника, элеккесеннән аермалы буларак, сменага өч тапкыр күбрәк,  ягъни 900 кеше кабул итәргә сәләтле. Ул “Сәламәт аналар һәм балалык — Уфа шәһәренең демографик потенциалы” дигән программа чикләрендә төзелде. Җиде мең ярым квадрат метр мәйданда дәвалау һәм рентген диагностикасы, терапия, хатын-кызлар консультациясе, функциональ диагностика һәм эндоскопия, реабилитация бүлекләре һәм кабинетлары, клиник лаборатория урын алган. Поликлиникада тар белгечләрнең кабинетлары да югары дәрәҗәдә җиһазландырылган. Уфа бюджетына яңа поликлиника 700 миллион сумга төшкән.


Азат ИШБУЛАТОВ, 

Уфа шәһәре хакимиятенең сәламәтлек саклау

идарәсе баш инженеры:

— Яңа поликлиникалар өчен төзелеш мәйданнары билгеләнде. Затон бистәсенең Чкалов урамында төзеләчәк поликлиниканың проекты әзер. Төзелеш киләсе елда башланачак. Сменага 400 кеше кабул итәрлек дүрт катлы поликлиника сафка бастырылачак.

Тагын бер объектны Көньяк, ягъни Колгуевский бистәсендә төзү планга кертелгән.  Әлеге вакытта бистәдә яңа йортлар белән бергә сафка кертелгән поликлиника бар, аның янында балалар поликлиникасы салыначак. Башка поликлиникаларны Аврора, Степан Злобин, Зорге урамнарында һәм Инорс бистәсендә төзү планлаштырылды. Өр-яңа проект һәм технологияләр буенча төзеләчәк бу объектлар заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителәчәк.


— 700 миллион сум — зур сумма. Әмма аны бүлеп түләгән очракта, ул артык күп тоелмас һәм бу — безнең кулдан килерлек эш. Шушындый юл белән шәһәрдә социаль әһәмияткә ия берничә объект төзелде. Бу практиканы дәвам итәргә кирәк, — дип билгеләп үткән иде Рөстәм Хәмитов поликлиниканы ачканда. 

Уфаның һәр районында тагын берәр поликлиника сафка кертү муниципалитет алдына халыкка амбулатор медицина ярдәме күрсәтү буенча куелган бурычларны тулысынча үтәргә ярдәм итәчәк.

Муниципалитетта поликлиникаларны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күз уңында тотыла. Бөтен тармакка хас булганча, биредә дә кадрларга кытлык сизелә. Башкаланың 56 медицина учреждениесендә, шул исәптән, 33 поликлиникада, бүген 16 меңнән артык кеше эшләсә, аларның күбесе берничә белгечнең йөген үз иңендә тарта. Шуңа тармакка кадрларны җәлеп итү юнәлешендә җитди эшчәнлек алып барыла. Яшь белгечләргә акчалата пособиеләр бүленә, ипотекага льготалы исемлек төзелә, төзелешкә җир участоклары бирелә.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»