24.09.2013 - Социаль өлкә

Сорамасаң, китереп бирмиләр...

Күпчелек ата-ана сабыйларга бушлай бирелергә тиешле дарулар хакында белми дә

Безнең илдә гади халык арасында законнарны белүчеләр бик сирәк. Күп очракта депутатларның нинди закон кабул иткәнен игътибарга да алмыйбыз. Югыйсә, алар арасында безнең файдага эшләгәннәре дә байтак. Тик аларның асылын белеп, дөрес кулланырга гына кирәк.

Әйтик, бездә өч яшькә кадәр балаларга бушлай дарулар бирелергә тиешлеге турында яшь әти-әниләрнең күпчелеге белми дә. Бу Русия Феде­рациясе Хөкүмәтенең 1994 елның 30 июлендәге 890 санлы карары белән каралган. Әлеге документка ярашлы, күп бала тәрбияләүчеләр балаларына алты яшь тулганчы  бушлай дару алу хокукына ия. 2006 елда исә бушлай бирелергә тиешле даруларның исемлеге дә расланды. Әлеге исемлек ел саен тулыландырылып тора. Мәсәлән, сабыйлар авырганда еш билгеләнүче вируска каршы, иммунитетны күтәрүче, темпе­ратура төшерүче препарат­ларны, ютәл даруларын, хәтта Д витаминын да әти-әниләргә бушлай алырга мөмкин. Бу хакта аларга бала тугач та, участок педиатры аңлатырга тиеш.

Әлеге мөмкинлектән әти-әниләр файдаланамы соң? Шул сорауга җавап эзләп, коллективтагы яшь бала тәр­бияләүче әти-әниләргә мө­рәҗәгать иттем. Уфаның төрле балалар поликлини­каларына йөргән биш яшьлек Лизаның, дүрт яшьлек Данисның, өч яшьлек Рә­фиснең әниләре дә, өч яшь ярымлык Регинаның әтисе дә бу хакта беренче тапкыр ишетә икән. Ә менә өч яшьлек Ас­карның әнисе бу мөмкинлектән районда яшә­гәндә, каенанасы медицина хезмәткәре булганга күрә генә файдаланган. Башкалага күченгәч, бу хакта сүз кузгатучы булмаган. Биш яшьлек Тимурның әнисе  аптекада эшләгән танышы аша мондый мөмкинлек барлыгын белсә дә, табибтан бушлай дару сорарга кыенсынган. Хәтта дүрт бала тәрбияләүче хезмәттәшебез өчен дә бу хәбәр зур яңалык булды.

— Балалар бәләкәй, еш авырыйлар. Табиблар һәр­вакыт даруларның иң кыйм­мәтлесен яза. Бушлай бире­лергә тиешле дарулар хакында бер генә тапкыр да әйтүче булмады. Мондый мөмкинлектән файдалану начар булмас иде, — ди ул.

Уфаның Сипайлово бис­тәсендә яшәүче өч балалы хезмәттәшебезнең кулында бер яшьлек сабые булса да, ул да бу закон хакында хәбәрдар түгел.

— Безнең илдә күпбалалы гаиләләргә “ярлы” статусында булу яхшырак. Аз тәэмин ителгәннәр исемлегенә кер­мәсәң, бер генә ташламадан да файдалана алмыйсың. Балама сөт кухнясына белешмә юллап, районның социаль тәэминат бүлегенә мөрәҗәгать итеп караган идем, сезнең керем яшәү минимумыннан күбрәк дип, кире бордылар. Шуңа күрә бушлай дару бирүләренә дә ышанмыйм, — ди коллегабыз.

Шулай да арада авыру улына берничә тапкыр бушлай дару алган әти дә табылды.

— Улыбызның озакка сузылган авыруын дәвалау өчен кыйммәтле дарулар кирәк булды. Педиатр, әлеге вакытта мондый дарулар юк, дип борып чыгаргач, бу сорау белән поликлиника мөдиренә кердем. Шуннан гына кирәкле дару­ларны берничә тапкыр бушлай язып бирделәр, — ди әти кеше.

Бәлки, башкалар арасында бушлай дару алучылар бардыр, дип, таныш-белешләргә дә шалтыраттым. Арада берничә тапкыр бушлай дару алучылар табылса да, аларга да табибтан үзләре сорагач кына биргәннәр, әлбәттә. Күпчелек очракта, педиатрлар “Исемлектә андый дару юк”, дип җавап кайтара икән.

Шунысы мөһим: әлеге Хөкүмәт карары гаилә бюд­жетының нинди булуына карамастан үтәлергә тиеш. Бу даруларны участок педиатры язып биргән рецепт буенча дәүләт аптекаларыннан алырга була. Моның өчен әти-әниләргә түбәндәге документларны табибка китерергә кирәк:

1.СНИЛС.

2. Туу турында таныклык.

3. Медицина полисы.

4. Баланың яшәү урыны буенча теркәлүе турында белешмә.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен башкаланың 6нчы балалар поликлиникасы педиатры Галина Рогознаяга мөрәҗәгать иттек.

— Чынлап та, бу документ гамәлдә. Дарулар исемлеге ел саен үзгәреп тора. Әгәр авыру балага кирәкле дару дәүләт аптекасында бар икән, без аңа рецепт язып бирәбез. Даруларга заказ алдан ук бирелә. Әйтик, әле без 2014 елның I-II кварталына исемлек бирдек. Әлбәттә, бушлай дару алу өчен авыру баланың әти-әнисе кирәкле документларны җыеп китерергә тиеш. Күпләрнең моңа вакыты юк. Арада рецепт буенча дару юллап йөрүдән баш тартучылар да бар. Безнең поликлиника пациентларын 6нчы һәм 161нче аптекалар хезмәтләндерә. Аларның ерак урнашуы, ял көннәрендә рецепт буенча дару бирмәүләре дә үзенә күрә киртә булып тора. Әти-әниләр кирәкле препаратларны  якындагы аптекадан тиз генә сатып алып, баласын дәвалауны хуп күрә,  —  ди Галина Алексеевна.

 — Ә бит күп кенә әти-әниләр мондый карарның барлыгын да белми.  —  дип кызыксынам.

 — Хәзерге әниләр барысын да белә. Һәрхәлдә, безнең поликлиникада бу хакта мәгълүмат стендта эленеп куелган,  — диде табиб.

Чынлап та, коридор стенасына буйдан-буйга эленгән бик күп язулар арасыннан эре хәрефләр белән язылган кирәкле мәгълүматны тиз эзләп таптым. Баксаң, үзебезгә дә игътибарлырак булырга кирәк икән. Табиб әйткәнне көтеп тормыйча, кыенсынмыйча, үз хокукларыбызны якларга өйрәнергә вакыт. Югыйсә, сезнең сабыйларыгызга тиешле дарулар кайбер намуссыз табибларның таныш-белешләренә таратылуы да бик мөмкин. Әлбәттә, бу очракта педиатрларны гына гаепләү дә дөрес түгел. Законнар кабул ителә, тик алар җиренә җиткереп үтәлми. Дәүләт аптекаларында сабыйларга бушлай бирелергә тиешле даруларның еш кына булмавы да бу проблеманың тирәндәрәк ятуына ишарәли. Ягъни, һәрвакыттагыча акча бүленә, тик ул тиешле адресатына барып җитми...

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»