18.09.2013 - Социаль өлкә

Мохтаҗлар язмышына яртылаш караш

Җир участогы алу өчен — өченче бала, инвалидлыкны рәсмиләштерү өчен ике күзнең дә сукыр булуы шартмы?

“Исәнмесез, хөрмәтле Рөстәм Зәки улы! Сезгә Кырмыскалы районы Олыкүл авылыннан Рәмилә Газизова яза. Ирем белән 10 ел бергә яшибез, улыбыз Алмазны һәм кызыбыз Руслананы тәрбиялибез. 2001-2002 елда ирем Руслан Чечен Республикасында исән-сау  хезмәт итеп кайтты, ләкин 2008 елда ул бер күзен югалтты. Бер генә күзе күргәнлектән, эшкә урнаша алмый. Инвалидлыкны рәсмиләштерү өчен дә каршылыкларга очрадык. Ике баланы тәрбияләү өчен аз чыгым таләп ителми. Бүген без бернинди дә уңайлыклары булмаган иске баракта яшибез.  Ни өчен кешенең бер бармагы өзелсә дә инвалидлык рәсмиләштерелә, ә сукырларга андый мөмкинлекләр юк? Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, безнең хәлгә керүче юк. Зинһар, ярдәм итегез!”

Бу хат Президент Рөстәм Хәмитов блогыннан.  Яшь хатын­ның килеп туган мәсьәләне берүзе хәл итә алмыйча Президентка мөрәҗәгать итүе сабырлык касәсе тулуның бер билгеседер.  Хат безне юлга чыгарга мәҗбүр итте.

Иске бараклар тезелеп киткән бу урамны күргәч, монда тормыш узган гасырның 50нче елларында ук туктап калганмы әллә, дигән уй баштан йөгерде.  Биредә, Газизовлардан тыш, тагын бик күп гаилә яшәү өчен көрәшә. Җиргә сеңеп баручы йортлар, кечкенә бакча участоклары, кыйгайган коймалар...  Рәмилә артыннан ияреп, шундый бер ишек алдына килеп туктадым.  Өй бик иске һәм таушалган булса да, биредә тырыш, уңган кешеләр яшәве сизелә.  Без өйгә кергәндә гаилә башлыгы кечкенә аш-су бүлмәсенә ремонт ясый иде.

Ирем Руслан барлык эшкә дә оста.  Ремонт, эретеп-ябыштыру эшләрен дә җиренә җиткереп башкара, ләкин рәсми рәвештә эшкә урнаша алмый. Аңлашыла инде, сыңар  күзле хезмәткәр өчен беркемнең дә җавап тотасы килми. Әмма аңа инвалидлык бирүдән дә баш тарталар. “Әгәр дә икенче күзе дә зарарланган булса, ниндидер түләүләргә дәгъва итә алыр идегез”, — диделәр безгә дә­ваханәдә, — дип сөйләп китте Рәмилә.

Ләкин Газизовлар хәл итәсе мәсьәлә моның белән генә чикләнми әле. Тормыш куйган мондый сынауларга  баш имичә, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә тырышучы гаиләнең иң зур хыялы — өй төзү.

— Төзелеш өчен җир участогы алырга чиратта торабыз.  Ирем хәрби конфликтта катнашса да, физик мөмкинлекләре чикле булса да, безне  гадәти гаиләләр белән бер чиратка куйдылар. Бу мәсьәлә белән җитәкчеләргә кергәч: “Өченчегә бала тап, аннары тиз арада җир участогы алырсың”, — диделәр.  Бүген улым Алмазга — 9, кызым Русланага 6 яшь. Өйне мич ягып җылытсак та, кышын бик салкын була. Мондый өйдә сабый тәрбияләп буламыни? — дип ачынып сөйләде Рәмилә.

Яшьләрне авылга җәлеп итү буенча республикада төрле чаралар күрелә. Аларга яшәү, эш урыны тәкъдим итү дә, хәтта миллионнар бирү дә көтелгән нәтиҗәгә китермәде кебек. Юкса, авыллар яшь белгечләргә һаман да кытлык кичермәс иде. Ә менә авылда туып-үсеп, киләчәктә дә биредә яшәргә теләүче 28 яшьлек Рәмилә һәм 34 яшьлек Русланга ни өчен һаман ярдәм күрсәтелмәве аңлашылмый.  Килеп туган мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән район хакимиятенең авыл хуҗалыгы  идарәсе җитәкчесе Әмир Булатовка мөрәҗәгать иттек.

 — Районда күпбалалы гаиләләр байтак, тәү чиратта, аларга җир участогы бирергә тырышабыз. Әмма, район үзәгендә һәм Кабак авылында буш участок табу авыр. Башка авылларда андый кыенлыклар юк. Олыкүл авылында да төзелеш өчен буш участоклар җитәрлек, — диде ул. Карлыман авыл Советы хакимияте башлыгы Мөнир Гыйззәтуллин да сорауга уңай җавап бирде.

 — Халыкка төзелеш өчен җир участогы бүлүгә җитди карыйбыз. Соңгы бүлүдә 109 кеше алды.  Олыкүл авылында яшәүче Газизовлар гаиләсе чиратка күптән түгел генә басты, әмма аларга да быел участок биреләчәк, — диде ул.

Ә менә “Сез бит әле 2007-2008 елларда чиратка баскан гаиләләргә җир бүләсез. Ә соңрак баскан кешеләр кайчан алыр соң?” дигән сорауга җитәкче төгәл генә җавап бирә алмады.

Сукырлар нинди очракта инвалидлыкка дәгъва итә алуы белән кызыксынып, районның баш табибы Валерий Буйловка мөрәҗәгать иттек.  Ул да бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмады, әмма мәсьәләгә ачыклык кертеләчәге турында сүз бирде.

Менә шундый вәгъдәләр белән озатып калды безне Кырмыскалы җире. Җитәкчеләр сүз бирә икән, бу тормышка ашар дигән өмет бар, чөнки гарип, әмма үз көченә ышанучы, киләчәккә өмет белән караучы кешеләр проблемасын хәл итү турында сүз бара.

Гөлия ГӘРӘЕВА.

Кырмыскалы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»