17.09.2013 - Социаль өлкә

Утыз тугыз сумга җан асрап буламы?

Яшәү минимумы, коммуналь хезмәтләр өчен һәм даруларга тотынганнан соң, икмәк белән тозга гына җитә

Мәгълүм булуынча, әлеге вакытта Башкортстанда яшәү минимумы 5690 сум тәшкил итә. Ә Русиядә 5500 сум. Димәк, законга ярашлы, өлкәннәр ким дигәндә шушы кадәр пенсия алырга тиеш. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә азрак пенсия алучыларга өстәмә түләү каралган. Яшәү минимумы куллану кәрзине нигезендә билгеләнә. Куллану кәрзиненә туклану, дәвалану һәм башка хезмәтләрдән файдалану керә. Кыскасы, өлкәннәр 5690 сумга бер ай дәвамында көн күрергә тиеш. Яшәү минимумы ничә көн яшәргә җитә? Шушы сорауларга җавап эзләп, Уфадагы иң арзанлы (сүз сыйфат турында бармый) саналган супермаркетларның берсенә юлландык.

Моның өчен 5690 сумны 30 көнгә бүлдек. 189 сум килеп чыкты. Димәк, пенсионерга көн саен кибеттән шушы кадәр суммага азык-төлек сатып алырга мөмкин. Кәрзингә кара икмәк (30 сум), 450  граммлы бер пакет макарон (29 сум), ак май (50 сум), бер савыт сыер сөте (30 сум) һәм бер дистә йомырка (34 сум) салдык. Болар 173 сумга төште. 16 сум артып та калды. Монысы юллык акча булсын, ди. Билгеле, бу кадәр продукцияне бер көндә генә ашап бетереп булмый. Димәк, иртәгә шушы ук суммага – ит, өченче көндә – яшелчә-җимеш алырга мөмкин. Кыскасы, ризыкны төрлән­де­рергә дә мөмкинлек бар. 189 сум аз булса да, бу акчага көн күрергә мөмкин.

Сер түгел, яшәү минимумына ашау гына керми. Моны күздә тотып, пенсиядән коммуналь түләүләр хакын (3000 сум) чигердек. Кесәдә 2690 сум калды. 2690 сумны 30 көнгә бүлдек. Нәтиҗә — 89 сум. Хәзер шушы акчаны кысып тотып, кибет киштәләренә үрелдек. Кәрзингә сөт, икмәк һәм йомырка салдык.  Болар 94 сум булды. Биш сум җитми дә калды. Күренүенчә, 89  сум бик аз. Билне никадәр кысып бусаң да, бу акча җитми.

Кызганычка каршы, картлык ялгызы гына йөрми. Карт организмның авыруларга тиз бирешүчән булуын да онытмыйк. Даруларның күпчелеге чит илдән кайтарылгангамы, бик кыйммәт тора. Монысы — үзе бер мәсьәлә. Без исә, өлкәннәр кулланган (кулланырга кесәсе мөмкинлек биргән) гадәти даруларны гына күздә тоттык (валидол, валерьянка, аспирин, парацетамол һ.б). Шулай итеп, 2690 сумнан тагын даруга тәгаенләнгән 1500 сумны чыгардык. Калган 1190 сумны 30га бүлдек. 39 сум калды. Хәзер 39 сумга азык-төлек җыеп карадык. Ничек кенә тырышсак та, кесәдәге акча җитәрдәй ризык таба алмадык. Акча бер икмәк белән бишәр сумлык ике пакет токмачка гына җитте.

Сыер асрап, бакча үстереп, шәһәрдә гомер итүче балаларына да өлеш чыгаручы авыл пенсионерларын да игътибардан читтә калдырмадык. Сыер булгач, өстәлдән каймак, ак май, эремчек өзелми. Шул ук вакытта, бүгенге хәл-шартларда сыерны асрау да шактый зур чыгымнар таләп итә. Бер баш сыерга кышлык печән сатып алу өчен кимендә 10-15 мең сум таләп ителә. Билгеле, мал печән белән генә канәгатьләнми. Катнашазык алырга да шул чама акча китә.  Өстәвенә, хуҗалыкта кош-корт та асралса. Билгеле, авыл кешесенең җирне дә буш яткырасы килми. Бәрәңге бакчасын сөрдерү өчен кимендә бер мең сум таләп ителә. Бәрәңге чыккач, колорадо коңгызы белән көрәшкә агу сатып алырга кирәк. Помидор, кыяр, кишер, суган, һәм башка яшелчә орлыклары да арзан тормый. Авыл йортында яшәүче электр энергиясенә, газга да ярыйсы акча сарыф итә. Әйтик, газ өчен түләүләргә аена кимендә бер мең сум таләп ителә. Йорты начар хәлдә булучылар газны тагын да күбрәк яндыра. Нәтиҗәдә, кышкы айларда газ өчен икешәр мең сум түли. Болар янына даруларга тотынылган чыгымнар да өстәлә...

Уфада хәер сорашучы әбиләр гадәти күренешкә әверелде. Кибеттән бер савыт сөт белән бер пакет токмач алучы өлкәннәрне дә еш очратырга мөмкин. Моның сере аңлашылды. Бүгенге көндә минималь күләмдәге пенсиягә бер ай дәвамында яшәп булмый. Югары эш хакы, квартал саен премия алып, ришвәттән дә баш тартмаган түрәләр бу хакта белә микән? Һәрхәлдә властьның төп бурычы —  халык өчен эшләү, халыкны кайгырту. Югары кәнәфиләрдән өлкәннәрнең ачлы-туклы көн күрүен күрмәмешкә салышучылар бер генә көн булса да 39 сумга яшәп карасыннар иде...

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»