10.09.2013 - Социаль өлкә

Милләтләр бәйрәменә әверелде

Бакалы районында  православие фольклор коллективларының беренче төбәкара Троицк фестивале узды

Бакалы районында барлыгы 17 милләт вәкиле тату гомер кичерә. Биредә башкортлар корыл-таеның, урыслар Соборының, татар Конгрессының, чувашлар Канашының район бүлекчәләре һәм керәшеннәрнең республика Милли-мәдәни үзәге уңышлы эшләп килә. Шуңа күрә Бакалыда милли бәйрәмнәр дә еш үтә. Изге Троицк храмының 100 еллыгына багышланган әлеге  чарага да Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнарыннан, Октябрьский, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Сарман районыннан урыс, мордва, керәшен, чуваш фольклор коллективлары — барлыгы 400гә якын кеше килде.

Фестиваль Бакалыдагы Изге Троицк храмында бәйрәм литургиясеннән башланды. Арытаба бәйрәм тантаналары район Мәдәният сарае каршында дәвам итте. Тәүдә “Бәйрәм аланы” дип исемлән-гән фольклор тамаша күрсә-телде, аннары килүчеләр Имамгали Шәмсиевның картиналар күргәзмәсен карады, “Кул осталары шәһәрчеге” белән танышты.

— Мин бу фестивальне төрле милләт вәкилләрен берләштерүче күпер дип атар идем. Иҗади коллективлар арасындагы бәйләнешләрне ныгытуда, тәҗрибә уртаклашуда да бу чараның әһәмияте бәяләп бетергесез зур, — диде республика Халыклар дуслыгы йорты директоры Вельмир Азнаев.

Вельмир Хәйбрахман улы Бакалыда республика Халыклар дуслыгы йорты филиалын ачу башлангычын да хуплап чыкты.

Фестивальдә катнашучыларны Бакалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Альберт Латыйпов тәбрикләде.

— Бүгенге фестиваль — “пилот проект”ы. Киләчәктә ул республиканың мәдәни тормышында, һичшиксез, лаеклы урыннарның берсен биләячәк, — диде Альберт Әмир улы.

Чарада катнашучыларны тәбрикләргә Нефтекама епархиясе протоиерее Алексей Тихонов та килде. Ул чыгышында мондый фестивальнең әһәмиятен билгеләде, аңа озын иҗади гомер теләде.

Мәртәбәле кунаклар чыгыш ясаганнан соң, Гала-концерт башланды. Аны Октябрьский шәһәреннән Гөлнара Хисаева җитәкчелегендәге “Волюшка” ансамбле ачты. Арытаба чуваш халык җырлары белән Шаран районының “Родничок” (җитәкчесе — Нина Әхиярова), урыс халык җыр-лары белән Чакмагыш райо-нының “Сударушка”  (җитәкче-се — Анастасия Полякова) фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Сарман районыннан килгән “Иганә” керәшен фольклор ансамбленең чыгышы да бик күркәм булды.

Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның сәх-нәгә чыгуын халык көчле алкышлар белән каршы алды. Танылган җырчы бу юлы уллары Виктор һәм Владислав белән берлектә “АВВ” дип аталган гаилә ансамбле составында чыгыш ясады.

Бакалы үзешчәннәре дә бу көнне осталыкларын күрсәтте. Татар җырын башкаручылар-ның “Туган тел” республика конкурсының Iнче премиясе лауреаты Маргарита Маркова башкаруындагы “Безнең ил-кәйләрдә” — керәшен, “Алтын дага” республика  балалар фольклор коллективлары конкурсы дипломанты, фести-вальнең иң яшь катнашучысы Екатерина Решетникова башкаруындагы “Русская гармошка” урыс халык  җырлары, Яңа Илек авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Туганайлар”, Иске Әзмәйдән “Чәжекәй” фольклор ан-самбльләренең, Салават Юлаев ордены кавалеры Алик Николаевның, Гнесиннар исемендәге училище студенты Александра Каштанованың чыгышлары бәйрәмне тагын да күркәмләндереп җибәрде.

Бу көнне сәхнәдә урыс, татар, чуваш, мордва моңнары яңгырады. Шул рәвешле һәр халык җыр-моңнары, дәртле биюләре аша  үз милли йөзен чагылдырды. Алар бер-берсе белән якыннан аралашты, тәҗрибә уртаклашты, төрле милләт вәкилләре арасында ныклы  дуслык күперләре салынды.

Чара ахырында фес-тивальдә  катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фестиваль киләчәктә даими үткәрелә башлар һәм үз чикләрен тагын да киңәйтер дигән теләктә калыйк.

Венера МӘҖИТОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бакалы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»