10.09.2013 - Социаль өлкә

Энергетика комсыз эшкуарлар кулында,

ә аның белән намуслы кешеләр идарә итәргә тиеш, ди бүген 80 яшен билгеләүче Шамил Әбдрәшитов

Казанда туган ул, балалык еллары Үзбәкстанда үткән. Ташкент политехник институтын тәмамлагач, Кувасай гидроэлектрстанциясендә хезмәт юлын башлаган. 1960 елда “Башкирэнерго”ның ул вакыттагы җитәкчесе Мөхәммәт Рәҗәпов чакыруы буенча Башкортстанга килә. Стәрлетамак Җылылык электр станциясендә, Карман гидроэлектрстанциясендә директор, “Башкирэнерго” предприятиесендә генераль­ный директор, “Ветроен” фәнни-производство берләшмәсе җи­тәкчесе вазыйфаларын башкара. Пенсиягә чыккач, “Башкирэнерго”да ветераннар советын җитәкли. 1976 елда Мәскәүдә техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклый, шуннан бирле Уфа авиация университеты доценты, бик күп уйлап табулар, уку әсбаплары һәм мәкаләләр авторы.

Хезмәт казанышлары СССРның дүрт ордены һәм күпсанлы медальләре белән билгеләнгән “СССРның почетлы энергетигы”, “Башкорт АССРының атказанган энергетигы” Шамил Рәхим улы бүген 80 яшен билгели. Без   Уфа янындагы Чесноковка поселогында  очраштык. Ул җәмәгате Фәгыйлә ханым белән ике баласын, дүрт оныгын, ике турунын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен гөл-чәчәкләргә күмелгән йортында юбилей тантанасына көтә иде.

— Шамил Рәхимович, Сезне олуг юбилеегыз белән кот­лыйбыз. Сиксән яшьтә үзегезне ничегрәк хис итәсез?

— Шактый зур, төрле вакыйгаларга бай тормыш юлы үтелгән. Ул бушка үтмәгән, искә алырлык нәрсәләр байтак икән, дип уйланып утырам менә. Заманында ишетеп кенә белгән Башкортстанга килүемә дә үкенмим. Гомумән, мин үземне бәхетле саныйм. Беренчедән, гаиләм имин, балаларым исән-сау, икен­чедән, мин биредә һөнәр остасы буларак үстем, бүгенгәчә хезмә­темнән тәм табып яшим. Шулай ук иҗади эшчәнлегемне тормышка ашыра алам. Шушылар тормы­шым­ның нигезен тәшкил итә, ләззәт бирә. Бу минем яшьтә бик мөһим, чөнки еш кына артка әйләнеп карарга туры килә, тормышым заяга үтмәдеме икән, дигән сорау тынгы бирми. Һәм, ми­ңа калса, зая үтмәгән. Гомумән, безнең буынга узган гомер, башк­а­рылган эшләр өчен оялырга сәбәп юк. Шәхсән минем хезмәт биог­рафиямдә  Башкортстан энерге­тикасы иң зур урын алып тора.

— Чыннан да, Башкортстан энергетикасында “Әбдрәшитов дәвере” дип аталган чор бар. Бу — Сезнең эшчәнлегегезгә иң югары бәһадер. Вакытында Әбдрә-шитов кебек атаклы җитәкчеләр, ил һәм дөнья энергетикасының үсеш юнәлешен дөрес билгеләп, “Башкирэнерго” җәмгыяте шу-шы гасырга лаеклы атлап керсен өчен ышанычлы нигез сала алганга гына республика энергетика системасы илдә әйдәүче-ләрдән исәпләнә, ди белгечләр. Ләкин былтыр “Башкирэнерго” зур үзгәрешләр кичерде. Нәти-җәдә, ике җәмгыять — “БЭСК” белән “Башэнергоактив” төзелде. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек? 

— Алары тагын бишләп бүлеккә бүленгән әле.  Дөресен әйтим, минем бу үзгәрешләрне кабул итә алмыйм. Монда урындагы җитәкчеләрнең гаебе юк – бөтен җаваплылык Чубайста. Ул 70 ел төзелгән энергетика системасын юкка чыгарды. Совет заманында елына 10 миллион киловатт куәтләр сафка кертелә иде. Союз таркатылгач, хәтта ике дистә ел дәвамында шулкадәр җитештерә алмадылар. Үсеш юк, тармакта торгынлык, яхшы  кадрлар кайсы кая китеп бетте, фәнни-тикшеренү, конструктор, проект институтлары ябылды...

— Сезнеңчә, хәлне тотрыкландыру өчен ил җитәкчелеге нәрсәләр эшләргә тиеш?

— Бердәм энергетика системасын тергезергә кирәк. Ул дәүләтнеке булырга тиеш. Элек һәр кеше өе салкын булса яисә уты сүнсә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белә иде. Ә хәзер? Бердәм оешма урынына йөзләрчә үзаллы предприятие төзеделәр. Бу көрчектән ничек чыгарга? — Элеккене тергезергә! Хосусыйлаштырырга ярамаган сәнәгать тармаклары була, шулар исәбендә энергетика — беренче урында. Бу организмда барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Диспетчерлык белән берәүләр, генерация белән икенчеләр, бүлү белән өченчеләр, магистральләр белән дүртенчеләр, сату белән бишенчеләр шөгыльләнү дөрес түгел. Шуңа күрә тарифлар туктаусыз арта.

Әгәр дә дәүләт энергетикларга, тарифларны 10-15 проценттан арттырмаска, дип басым ясамаса, алар ел саен 2-3 тапкыр артыр иде. Сәгатенә киловатты 100 сумга җитәр иде. Энергетика белән акыллы, намуслы, җа-ваплы дәүләт чиновниклары идарә итәргә тиеш, ә комсыз бизнесменнар түгел. Бу сәнәгать тармагының башка өлкәләренә дә кагыла. Халык фәкыйрь-лек чигендә, икътисад — утырып еларлык.

 — Сезнең карашка, халыкның шундый көнгә калуында кем гаепле? Аның хәлен ничек җиңе-ләйтеп була?

— Минемчә, закон чыгару органнарына җаваплы кешеләрне сайларга кирәк. Тамак ертып акырудан гына хәл үзгәрми бит. Берәрсе каршырак сүз дәшә башласа, авызын ябалар яисә бөтенләй куып чыгаралар. Законнар чыгару органында намуслы кешеләр утырсын өчен сайлаулар вакытында  исемлекләрдә лаеклы кешеләр булырга тиеш. Югыйсә, андыйларны төрле сәбәпләр белән төшереп калдырырга тырышалар. Нинди партия икәне дә мөһим түгел, әйбәт кеше булсын. Әмма андыйлар аз.

Бүгенге хәлебезнең икенче сәбәбе — халыкның битарафлыгында. Чехия-дә һәм Грециядә, мәсәлән, белем бирүгә, сәламәтлек саклауга берәр начар яңалык кертелсә, тарифлар бер-ничә тиенгә генә арттырылса да бөтен халык икенче көнне үк мәйданга чыга. Бездә ике тапкыр арттыралар, әйтик, газга бәяне 20 процентка күтәрделәр, кем дә булса сүз әйттеме? Халык үшән. Бу — җәмгыять өчен дә зур бәла. Җәмгыятьнең күтәрелүен телибез икән, халыкның сәяси активлыгын үстерергә кирәк. Монда киңкүләм мәгълүмат чаралары  да зур роль уйный.

Русиянең аякка басып китә алмавына тагын бер сәбәп — Көнбатыш безнең үсешкәнне теләми. Күптән түгел генә бер китап укыдым. Андагы кайбер фикерләр кызыклы. Безнең “салкын сугыш”та җиңелү  СССРны таркатуга китерде. Шуннан соң Көнбатыш безгә оккупацияләнгән территориягә караган кебек кимсетеп карый башлады.  Без-нең бөтен конституцияләр, законнар Мәскәүдә түгел, ә Нью-Йорк белән Вашингтонда язылган, диелә ул китапта. Мин моңа ышана башладым. Бездә бүген сәүдәдән һәм азгын күңел ачу индустриясеннән башка бер тармак та үсеш кичерми.  Хөкүмәттә исә, минемчә,   әзерлексез, битараф, берни өчен дә җавап бирмәгән кешеләр җыелган. Анда тәҗрибәле, җәмгыятьтә абруе булган шәхесләр кирәк. 

— Шамил Рәхимович, сүз дә юк, бүгенге сәясәт турында фикерләрегез кызыклы. Әмма, күренекле энергетик буларак, Сездән тагын шундый сорауга җавап ишетәсе килә, энергиянең альтернатив чыганакларын эзләү зарурлыгы турында бик күп еллар сөйләп, кисәтеп киләсез, бу мәсьәләдә алга китеш күзәтеләме?

— Юк. Бүген дөньяда сәгатенә 20  триллион киловатт электр энергиясе җитештерелә, шуларның 65 проценты ягулык, күмер яндыру юлы белән чыгарыла, 15-16 процентны гидроэлектр станцияләре, шул ук күләмне атом электр станцияләре бирә, калганнарына 2-3 процент туры килә. Әнә шул калганнары — альтернатив булганнары — җил, кояш яктылыгы, диңгездәге  су күтәрелеше ярдәмендә алынганнары.  Ягулык нигезендә һәм ягулыксыз эшләгән электр станцияләрен чагыштырып карагыз. Тулысынча автоматлаштырылган Карман ГРЭСында киловатт-сәгатьнең үзкыйммәте — 60 тиен, ә Павловка ГЭСында — 3 тиен. Менә нәрсә ул альтернатив энергетика! Электр энергиясенең өчтән ике өлеше ягулык яндырудан алынган бу заманда тарифлар даими артачак. Һәм электр энергиясе кулланып җитештерелгән бөтен төр продукциягә бәя күтәреләчәк. Русиядә әле альтернатив чыганаклар бөтенләй юк.

Аннары, күмер, нефть һәм газның мәңгелек түгеллеген дә аңларга кирәк. Җитмешенче елларда Башкортстанда 42 миллион тонна нефть чыгарылган, хәзер 12 миллион тонна, тагын егерме елдан бөтенләй бетәчәк. Газны кайчандыр елына  бер миллиард кубометр чыгара идек, хәзер нефть чыгаргандагы “попутный газ” белән хушланабыз. Өченчедән, альтернатив чыганакларга күчүне экология таләп итә. Ягулык яндыру урманнарны кыйрата, сулыкларны, һаваны пычрата. Дүртенчедән, барлык җылылык электр станцияләре техник яктан катлаулы, кешеләр өчен хәвефле. Ел саен аларда йөзләрчә кеше үлә. Менә шушы дүрт фактор җылылык электр станцияләрен перспективасыз итә, илле елдан алар яшәүдән туктаячак.

Мин бу юлның көрчеккә илткәнен СССР Югары Советы депутаты булганда һәм ун ел энергетика буенча комиссияне җитәкләгәндә аңладым. Бердәнбер юл — ягулыксыз чыганакларны үстерү. Әмма атом электр станцияләре түгел — мин аларга каршы. Су ресурсларын үзләштерергә кирәк. Алар дөньяда  төрлечә: Америкада — 75 процент, Европада — 90, Русиядә — 9-10, Башкортстанда 3 процентка үзләштерелгән. Нигә нефть борауларга, мазут яндырырга? Менә елга ага, турбина куй да электр энергиясе ал! Минем бу фикерем елдан-ел ныгый.

— Альтернатив чыганаклар-ның башка төрләрен үстерү бүгенге көндә мөмкинме?

— Республикада берничә дистә гидроэлектрстанциясен төзү хәлне җиңеләйтер иде. Сусаклагычларны ташкын суларының өчтән бер өлешен саклау өчен булса да төзергә кирәк. Югыйсә, безнең бөтен су Каспийга китеп бара. Альтернатив чыганаклардан кояш энергиясен кулланып булыр иде. Бездә кояш нык яктырта. Җилләр дә исә.

— Әйткәндәй, 1988 елда  Сез республикада  “Ветроен” фәнни-җитештерү берләшмәсе оештырган идегез. Ул кояш, җил һәм башкалардан энергия җитештерү технологияләре эшләргә тиеш иде.

— Анда бик күп көчләр катнашты. Безнең ихтыяҗ өчен  машиналар төзүче 27 завод эшләде, төрле комплектлаучы частьлар җитештерделәр, алар Шакша заводында җыелды. Без 100 җил электр станциясе чыгарырга өлгердек. Алар Алтай, Казахстан һәм башка төбәкләргә шундук таралып бетте. Туксанынчы елларда энергетика тармагы үзгәреш кичерде, “Ветроен” ябылды, мин пенсиягә киттем, эшләгән эш юкка чыкты...

— Туймазы юлында шундый “җил тегермәннәре” әле дә эшләп утыра.

— Анда камил булмаган немец машиналары тора. Без яхшырак җитеш-терер идек, алар ун тапкыр арзанрак һәм берничә тапкыр ышанычлырак булыр иде. Кызганычка каршы, барысы да җимерелде.  Бүген энергетикадагы хәл  хафага сала.  Ә бит тармакның бик күп ветераннары, шул исәптән мин дә, ил җитәкчелеген бу хакта кисәтеп  хатлар яздык.

— Ветераннар дигәннән, Сез, егәрле кеше буларак, егерме ел элек “Башкирэнерго”ның ветераннар советын үзегез төзеп, шуңа җитәкчелек итәсез. Әле Гражданнар инициативалары коллегиясе җитәкчелеге әгъзасы булып торасыз. Андагы эшегез нидән гыйбарәт?

— Планнар күп, кызганычка каршы, барысы да тормышка ашмый. Без  сугышта батырлыклар эшләгән геройлар яшәгән торак пунктларга “Хезмәт даны шәһәре” исеме бирергә ниятләгән идек. Уфада  солдат анасына һәйкәл куярга тәкъдим иттек, аны өчпочмаклы хат тоткан хатын-кыз рәвешендә күрергә теләгән идек. Бу идеягә каршы килү-челәр булмаса да, әлегә кадәр тормышка ашыручы да юк.

— Соңгы елларда Сез публицист, бик күп китап һәм мәка-ләләр авторы буларак та билгеле. Сезгә язучылык сәләте кем-нән бирелгәндер дип уйлыйсыз?

— Әтиемнән. Ул Муса Җәлил белән бергә укыган, аның хатирәләрен тыңлап утыру үзе бер гомер иде. Әти бик күп язулар калдырды, аларны бер китапка туплап нәшер иттем. Мин бала чактан сәясәт белән кызыксындым, олыларның бу темага сөйләшкәннәрен тыңлый идем. Үсә төшкәч, төрле темаларга мәкаләләр яза башладым. Минем иншаларны укытучы сыйныфта кычкырып укый иде. Эшләгәндә чыгышларымны да үзем яздым, үземнең фикеремне үземчә белдерәсем килде.

— Олпат ил агасы буларак, бүген Башкортстанда барган үз-гәрешләргә мөнәсәбәтегез нинди?

— Бик яхшы. Мин Президент Рөстәм Хәмитовка ышанам, җитәкче буларак, ул миңа ошый. Барлык башлангычларын да тормышка ашырып бетерә алса, Башкортстан, чыннан да, илдә  алдынгы төбәкләрнең берсенә әвереләчәк.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»