20.08.2013 - Социаль өлкә

Гаилә компенсация алачак

Уфа шәһәрендә яшәүче бер сәүдә челтәре кибетеннән әхлакый зыянны каплатуга 400 мең сум компенсация алуга ирешкән. Узган елның маенда Вологодская урамында урнашкан кибет сакчысы, товар урлауда шик төшеп, бер сатып алучыны тоткарлый һәм аны кыйный. Алынган җәрәхәтләрдән каза күрүче вафат була. Суд кибет сакчысын  катгый режимдагы колониядә дүрт елга иркеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара.

Һәлак булучының гаилә әгъзалары сакчының эш бирүчесеннән әхлакый зыянны һәм җирләү чыгымнарын каплатуны таләп иткән. Уфа шәһәренең Калинин районы суды дәгъваны канәгатьләндергән, әмма “Форвард” җәмгыяте суд карары буенча югары инстанциягә дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Башкортстан Югары суды хөкем карарын үзгәрешсез калдырган: һәлак булган уфалының әнисе һәм кыз туганы 200әр мең сум компенсация алачак.

Ольга Мортазина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»