20.08.2013 - Социаль өлкә

Башкортстан - беренче биш төбәк исәбендә

Социаль хәл буенча Башкортстан рейтингы югары булган биш Русия төбәге исәбенә керде. Мәскәү һәм Санкт-Петербургны да узып, республика 74 балл туплады. Тикшеренү мәгълүматларын Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды бастырып чыгарды. Сорауларга җаваплар алу “Җәмәгатьчелек фикере” фонды ярдәме белән һәм аның мәгълүматлары нигезендә үткәрелде. Рейтинг төзегәндә “Георейтинг” тикшеренүләре файдаланылды. Сорауларга җаваплар алу февральдә һәм майда үткәрелде, анда Русиянең 79 төбәгеннән 56900 кеше катнашты. Статистика төгәлсезлеге бер проценттан артмый.

Нәтиҗәләрне билгеләгәндә респондентларның дүрт сорауга җавабы төп күрсәткеч итеп алынды. Менә ул сораулар: Республикада эшләр торышы белән канәгатьсезме? Тоташ алганда, республикада хәл, сезнеңчә, яхшырамы, начарланамы яисә үзгәрмиме? Властьлардан, республика җитәкчелегеннән канәгатьсезлек белдерүче кешеләр бармы, әгәр алар булса, соңгы вакытта бу ризасызлык көчәяме яисә йомшарамы? Шәхсән сез үзегез өчен протест акцияләрендә катнашу мөмкин дип исәплисезме?

Фондта аңлатуларынча, төбәкләрнең рейтингын төзегәндә 1-100 баллга кадәр шкала кулланылган. 65тән югарырак балл җыйган төбәкләр — беренче “бик югары рейтинг” төркеменә, 65-55 балл туплаганнар — икенче “югары рейтинг” төркеменә, 55-45 балл җыйганнар — өченче “уртача рейтинг” төркеменә, 45 баллдан түбәнрәкләр дүртенче “уртачадан түбән рейтинг” төркеменә кертелгән.

Төбәкләрнең социаль төбәк, торышы рейтингы

(урын, төбәк, балл)

1. Ямал-Ненец автономияле округы - 95

2. Төмән өлкәсе - 78

3. Белгород өлкәсе - 76

4. Татарстан - 76

5. Башкортстан - 74

...

10. Мәскәү - 70

11. Чиләбе өлкәсе - 70

...

19. Пермь крае - 64

...

24. Санкт-Петербург - 62

...

28. Ырынбур өлкәсе - 61

...

53. Свердловск өлкәсе - 54

...

55. Удмуртия - 53


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»