31.03.2011 - Социаль өлкә

Социаль пенсия арта

1 апрельдән социаль пенсияләр 10,27 процентка күтәреләчәк. Безнең республикада пенсионерның кайсы категориягә каравына бәйле рәвештә  бу пенсияләр 405-953 сумга артачак. Элек социаль пенсияләр ике чорга бүлеп индексацияләнә: 1 апрельдән — узган елда товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр үсү микъдарен исәпкә алып, ә өч айдан соң  — 1 июльдә өстәмә пенсия индексация була иде. Быелдан башлап социаль пенсияләр елына бер тапкыр —  узган елда пенсионерның яшәү минимумының ничек үзгәрүен исәпкә алып 1 апрельдән  индексацияләнәчәк.

Шулай ук 1 апрельдән дәүләт пенсиясе һәм өстәмә матди тәэминат  пенсияләре дә артачак. Аларның күләме социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнә. Андый пенсияләр чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына, радиация һәм техноген фаҗигаләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга бирелә.

Ике пенсия алучыларга исә аның берсе генә, дәүләт пенсиясе, югарыда атап үтелгән коэффициентка артачак. Андыйларга хәрби шартларда яралану нәтиҗәсендә инвалидлык алган кешеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм “Ленинград блокадасы шартларында яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән инвалидлар, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм чакыру буенча хәрби хезмәт үткәндә һәлак (вафат)  булган хәрбиләрнең ата-аналары керә.

Русия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, 1 апрельдән республикада 104 мең кешенең пенсияләре артачак.

Шулай ук 1 апрельдән федераль льготалардан файдаланучылар өчен айлык акчалата түләү күләме 6,5 процентка артачак. Безнең республикада шундый 385 мең льготник яши.

 БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»