14.08.2013 - Социаль өлкә

Игътибар үзәгендә - ятим балалар

Югары Кыйгы авылында яшәүче 10 ятим бала 2014 елны үз йортларында каршы алачак. Торак йорт итеп үзгәртелгән элекке автотранспорт предприятиесе бинасында ремонт эшләрен нәкъ шул вакытка тәмамлау планлаштырыла.

— Бу бинада яшәү өчен 10 фатир яраклаштырылачак. Әле ремонт эшләре бара. Ятим балаларга тәгаенләнгән фатирларның бәясе 745,8 мең сумнан артмаска тиеш, — дип ассызыклады район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Сафин.

Бүгенге көндә Кыйгы районында торак алу исемлегендә ятим бала статусы булган 53 кеше теркәлгән. Районда 146 ятим бала исәпләнә.

— Без ятим балаларны торак белән тәэмин итүне планга ярашлы хәл итәбез, — диде Фәнил Сафин. — Мәсәлән, бездә туган авылларында яшәргә теләк белдерүчеләр дә бар. Без аларның теләкләрен исәпкә алабыз. Анда район үзәгенә караганда торак бәясе арзанрак.

Район хакимияте Идрис авылында ятим балалар өчен ике йорт сатып алуны планлаштыра.

Шулай ук, Югары Кыйгы авылында ятим балалар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен икенчел торак базарыннан ике бер бүлмәле фатир сатып алынган.

Район үзәгендә ятим балалар өчен “Добрая” урамы булдырылган. Әлегә анда бары тик ике фатирлы өч йорт төзелгән.

Моннан тыш, Кезетамак авылында капиталь ремонттан соң бер бүлмәле биш фатир яшәү өчен яраклаштырылган. Бинаны яңарту өчен 3,729 миллион сум акча тотынылган.

Галина Бахшиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»