24.03.2011 - Социаль өлкә

Тормыш хәлең начарланса, субсидия юлла

Республикада берничә ел элек торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа тәртибе кертелгән иде. Хәзер кешеләр субсидия юллап шәһәр һәм районнардагы махсус дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә. Субсидияләр яшәү минимумын, гаиләнең уртача айлык керемен, бер сүз белән әйткәндә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормыш хәлен исәпкә алып бирелә.

Туймазыда торак субсидияләрен тәгаенләү һәм түләүнең яңа тәртибен башка төбәкләрдән алдарак та кертелгән иде. Эш яхшы оештырылганга күрә, монда субсидия алу хокукына ия булган һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышалар. Былтыр районда 3766 гаиләгә 36,7 миллион сумлык субсидия түләнгән. Ягъни коммуналь хезмәтләргә түләүдә барлык гаиләләрнең 8,2 проценты акчалата социаль ярдәм белән файдаланган.

Совет урамында урнашкан торак субсидияләре үзәгендә Карамалы-Гобәй авылыннан килгән Фәзит Хәкимов белән сөйләштек.

— Гаиләдә дүрт кешебез. 30 ел колхозда эшләдем. Тик былтыр сәламәтлегем начарайгач, хәзер үземнең шәхси хуҗалык белән генә шөгыльләнәм. Көчебез җиткәнчә мал асрыйбыз, — ди ул. — Ләкин сугым суйган вакытта гына безнең кулга акча  керә. Болай очын-очка ялгап кына яшибез. Хатыным Гүзәл китапханәче булып эшли. Аның хезмәт хакы түбән. Ә безгә улыбыз Фаилне Башкортостан дәүләт аграр университетында укытырга кирәк. Аңа Уфадан өйгә кайту өчен генә дә күпме акча таләп ителә?

— Коммуналь хезмәтләр өчен күпме түлисез соң?

— Бәяләрне күтәрделәр. Безнең газга, электр энергиясенә түләүләр аена 2 мең сумга якын җыела. Торак субсидиясен былтыр ук юлларга кирәк булган. Без авылда күп нәрсәне белеп җиткермибез. Быел гына дәүләттән адреслы социаль ярдәм алу мөмкинлеге турында ишетеп калдык. Менә әле документларны алып килдем. Күпме бирсәләр дә, безгә ярап калыр иде.

Ике бала әнисе, әлеге көндә ясле яшендәге кызы белән өйдә утыручы Светлана Янтимерова ярдәм сорап бер ел элек мөрәҗәгать иткән. Субсидия бирүне туктатмасыннар өчен һәр 6 ай саен тиешле документларын һәм гаиләнең кереме турында белешмәләрне яңадан инспекторларга күрсәтергә кирәк икән.

— Кызыма яшь ярым тулгач, үземә бернинди пособие дә түләми башладылар, — ди ул. — Ике балага 250 сумлык ярдәм биргән булалар. Ирем шәхси фирмада эшли. Аның акчасына яшибез инде. Ә яшәү минимумыннан чыгып исәпләгәндә безнең гаиләнең айлык кереме 20 мең сум булырга тиеш. Улым быел 1нче сыйныфта укый. Аз гына керем белән ике баланы үстерү, дөнья йөген тарту җиңел түгел. Әле дә былтыр социаль ярдәм сорап монда килгәнмен. Субсидия исәбенә безнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тулысынча каплана. Гаиләбез белән бер бүлмәле фатирда көн күрәбез, ике бүлмәлегә күчү хакында хыялланабыз. Яшьләр программасы буенча субсидия алырга да әле чиратыбыз ерак. Кызыбызга өч яшь тулгач, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдаланырбыз инде, дип үзебезне юатабыз.

Торак субсидияләре үзәгендәге хезмәткәрләр шулай көн саен ярлырак кешеләр белән аралашырга, аларга консультация бирергә, закон таләп иткәнчә тиешле документлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерә.

Халыкка шушы адреслы социаль ярдәм республика бюджетыннан күрсәтелә. Законда язылганча, торак һәм коммуналь хезмәтләр бәясе гаиләнең тулай кеременең 22 процентыннан арткан очракта гражданнар субсидия юлларга хаклы. Туймазыдагы торак субсидияләре үзәге җитәкчесе Эльвира Мәхмүтова әйтүенчә, былтыр бер гаиләгә бирелгән матди ярдәмнең күләме уртача 1400 сум чамасы тәшкил иткән. Субсидия тәгаенләнгән гаиләләрнең 25 проценты исә торак-коммуналь хезмәтләр өчен үз кесәсеннән бер сум да түләми икән.

— Сүз дә юк, эшләмәгән, даими кереме булмаган гражданнар безгә күп килә, — ди  Эльвира Газиз кызы. — Әйтик, бүген авылда күп гаиләләр шәхси хуҗалыклары исәбенә генә яши. Документларын карап, без андый кешеләргә дә субсидия бирәбез. Балаларын ялгыз тәрбияләүче әниләр, декретта булган күп хатыннар да безнең үзәкнең мәгьлүматлар базасына кертелгән. Тәүге көннән диярлек халыкны социаль яклау идарәсе, районның мәшгульлек үзәге белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. “Туймазы хәбәрләре” гәзите битләрендә еш чыгыш ясыйбыз. Кемнәрнең торак субсидиясе алырга хокукы бар — шуны халыкка аңлатырга тырышабыз. Минем закон чыгаручыларга тәкъдимем бар. Әле бездә субсидияләр торак һәм коммуналь хезмәтләр бәясе гаиләнең тулай кеременең 22 процентыннан артып киткән очракта гына түләнә. Белүебезчә, Русиянең кайбер төбәкләрендә шул норма түбәнрәк куелган. Мәскәүдә исә ул 11 процент тәшкил итә. Минем карашка, безнең республикада шушы чикне 18 процентка ка-дәр төшергәндә яхшы булыр иде. Ул чакта ялгыз пенсионерларга һәм шулай ук яшь балалар тәрбияләнгән күп гаиләләргә субсидияләр тәгаенли алыр идек.

Инде безгә таныш булган Фәзит Хәкимов инспекторлар яныннан бик тә канәгать йөз белән чыкты.

— Сезнең субсидия алырга хокукыгыз бар, дип өметләндерделәр. Инспекторлар дөрес әйтә, без торак субсидиясе юллауда үз хокукыбыз белән файдалана белергә тиешбез. Хөкүмәтнең шушы социаль ярдәме җитеш тормышта яшәмәгән безнең гаилә өчен бик тә урынлы булачак.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»