28.06.2013 - Социаль өлкә

Хезмәтенә карап түләнәчәк

Русия Президентының 2012 елның 1 октябрендәге Указына ярашлы, пенсия системасын камилләштерү буенча озак вакытка исәпләнгән стратегия булдыру бурычы куелды. Шул ук елда Русия Хөкүмәте моңа бәйле махсус карар чыгарды. Анда пенсияләрне мөмкин кадәр халык мәнфәгатьләренә яраклаштыру, пенсия системасын тотрыклы итү, ил икътисадына зыян китермәгән страховкалау дәрәҗәсен билгеләү турында сүз бара.

2014-16 елларга Русия бюджетын төзегендә, яңа пенсия формуласы булдыру зарур, дип билгеләнде Русия Президентының Федераль Җыелышка Юлламасында. Ул хезмәт хакына һәм стажга карап билгеләнергә тиеш.

Хәзерге вакытта хатын-кызлар — 55, ир-атлар 60 яшьтән пенсиягә чыга.  Алдагы елларда да бу өлкәдә үзгәрешләр көтелми. Шушы яшькә җиткәнче үк, һәркем шартлы пенсия күләмен исәпли ала. Бу җәһәттән Халыкны социаль яклау һәм хезмәт министрлыгы, Русиянең Пенсия фонды үз сайтларында “Пенсия калькуляторы” тәкъдим итә. Ул тугыз өлештән тора.

Калькулятордан файдаланучы һәркем иң тәүдә үзенең җенесен күрсәтә. Әйткәнебезчә, ир-атларның һәм хатын-кызларның пенсия яше аерыла. Ә яше җитеп тә, пенсиягә китәргә ашыкмаганнар зуррак пенсиягә өмет итә ала. Әгәр бу вакытка хатын-кызларның гомум хезмәт стажы — 30, ир-атларныкы 35 елдан артып китә икән, алар күбрәк күләмдә акча алачак.

Туган елны күрсәтү дә мөһим. 1966 елда һәм аннан  алда туганнар өчен эш бирүчеләр пенсиянең тупланма өлешенә түгел, ә страховкалау өлешенә генә акча юллый.

Хәрби хезмәт үткән еллар гомум стажга кушыла, һәр ел өчен 1 минималь хезмәт хакыннан 0,85 пенсия коэффиценты исәп­ләнә. Калькуляторга хәрби хезмәт вакыты ничә елга сузылганы турында төгәл мәгълүмат кертелергә ти­еш.

Хезмәт пенсиясе билге­ләнгән вакытка хатын-кызларның гомум стажы — 30, ир-атларныкы 35 елдан артып китсә, һәр ел өчен — 1,  35-40тан артса — 5 пенсия коэффициенты өстәлә. Стажы 15 елга да җитмәгән кешегә хезмәт пенсиясе түләнми, ул аннан түбәнрәк булган социаль пенсиягә генә өмет итә ала. Дүртенче графага пенсия яшенә җиткәннән соң ничә ел эшләргә планлаштыру турында язарга кирәк.

Арытаба — балалар турында. Әлегә бер балага 1,5 ел, берничә балага 3 ел декрет ялы гомум стаж булып исәпләнә иде. Яңа формула буенча ул берничә балага 4,5 елга кадәр арта.

Пенсиянең страховкалау өлеше билгеле бер күләмдәге түләүләрдән тора, соңрак пенсиягә чыккан кешегә коэффициентлар өстәлә. Өч ел өчен ул — 19, шул ук вакытка страховкалау өлеше 24 процентка арта. Ә сигез елга соңрак пенсиягә чыккан кеше өчен билгеле бер күләмдәге түләүләр — 73, страховкалау өлеше 90 процентка артачак.

Калькуляторга рәсми эш хакы турындагы мәгълүмат кертү мөһим. Әгәр сезнең хезмәт өчен башка рәвешле түләнә икән, бу пенсия күләмендә чагылыш тапмаячак.

Әлеге калькулятордан яше җитеп, хезмәт пенсиясе алачак һәркем файдалана ала. Бүгенге көндәге пенсияләр индексацияләнәчәк, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча һәм хәрби пенсионерлар бу категориягә керми.

Резида Вәлитова.   


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»