31.05.2013 - Социаль өлкә

Тупыл түгел,“Тополь-М”нар болар...

Ни өчен кыргыз-миякәлеләр йорт алдында үсүче

карт тупылларны хәрби ракеталарга тиңли?

Эссе җәйдә җир өстенә “кар” яудыручы әлеге агачлар тупыл мамыгына аллергия булганнарның сәламәтлегенә генә түгел, аңа якын яшәүчеләрнең гомеренә дә яный. Әлшәй һәм Миякә районнары халкы әле булса Уфа — Кыргыз Миякә юлы өстендә утыручы Айдагол авылы аша узган давылны оныта алмый. Җиңел машиналарны әйләндергән, йортларны җир белән тигезләгән гарасатларны без моңа кадәр океан арты илләрендә генә була дип уйлый идек. Шөкер, моңа кадәр безне, каты давыллар, җир тетрәүләр чынлап та, урап узды. Америка торнадоларыннан калышмаган гарасат Айдагол аша 1997 елның җәендә булды.

Тупыллар проблемасы бер Миякә районына гына хас түгел. Ул республика күләмендә, дәүләт дәрәҗәсендә  хәл итүне сорый.

Башта көчле давыл купты, берничә минуттан көн караңгыланып, урман артыннан җир белән күкне тоташтырган кара тузан баганасы хасыйл булды. Шул багана минут эчендә авылны уртага ярып үтте. Юлында очраган барлык нәрсәне — ат арбаларын, сарык-кәҗә кебек вак малны, өй түбәләрен күтәреп чөйде. Зур-зур шифер, калай кисәкләре һавада очты. Иң зур зыян агачларга килде, давыл аларны тамыры белән куптарып ташлады. Зурракларының ботакларын сындырып ыргытты. Күп өйләр ишек-тәрәзәсез калды, каралты-куралар җимерелде. Ярый, кешеләргә зур зыян килмәде, дип хәтерли ул гарасатны Айдагол авылы халкы.

 Айдаголны туздырып узган коточкыч давыл каршы таудагы каен катыш имән урманын кыйратып төньяк-көнчыгыш юнәлешенә юл ала. Ул республиканың тагын берничә районына зыян сала.

Шундый давыл кабатлана калса, без зур зыян күрәчәкбез, чөнки өйләребезгә терәлеп үсүче тупыллар өстебезгә авачак. Моның нәрсә белән тәмамланасын фаразларга гына кала, — ди Кыргыз-Миякә авылының Беренче Май урамының 46нчы йортында яшәүче Радик Хәлимов.

 Бу урамда күккә ашкан тупыллар аның йортына гына янамый. Биредә яшәүчеләр берничә ел инде Кыргыз-Миякә авылы хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әмма элекке җитәкчелек халык зарына колак салмый. Нәтиҗәдә, тупыллар биегәйгәннән-биегәя, юанайганнан-юаная бара. Куркыныч янаучы агачлардан котылу чарасы авыл хакимиятен Рәүфәт Туктаров җитәкләгәннән соң гына күрелә башлый. Соңгы ике елда Кыргыз-Миякә авылы урамнарындагы ике дистәдән артык карт каеннар һәм тупыл киселгән.

— Бу мәсьәлә хакимиятнең игътибар үзәгендә. Әмма андагы тупылларны кисү бик катлаулы, чөнки ул урамнан югары вольтлы электр линиясе үтә. Агачлар биек. Алар, бердән, өйләргә терәлеп утыртылган, икенчедән, электр линиясе шул тупылларның астыннан сузылган. Шуңа да әлегә бу мәшәкатьле эшкә алынырга теләүче юк. Өстәвенә, халык үз ихатасында үскән агачларны да авыл хакимияте исәбенә кистермәкче. Ә бюджетта андый чыгымнар каралмаган. Бер зур агачны кисү 3 мең сумга кадәр барып баса. Чөнки аларны крансыз, махсус машинасыз кисеп булмый. Кранның бер эш сәгате — 1300, махсус машинаныкы 1200 сум тора. Ботакларны төяп озату өчен өченче йөк машинасы да кирәк. Иң катлаулысы — югары вольтлы линияне санаулы сәгатькә дә токсыз калдырып булмый, чөнки дистәләрчә җитештерү предприятиесенең эше тукталачак. Шул ук вакытта, карт агачлар янаган куркынычка да кул селтәп булмый. Шуңа да кулланучыларны алдан кисәтеп, районның электр челтәре предприятиесен һәм “Миякиремстрой” оешмасын җәлеп итеп, шушы көннәрдә оператив исемлектә торучы йортлар алдындагы агачларны кисәчәкбез. Әмма бу гына тупыллар тудырган проблеманы тулысынча хәл итми. Бу мәсьәләне, махсус дәүләт программасы булдырып, бюджетта тиешле финанслау каралган очракта гына ахырынача җиткерергә мөмкин, — ди Рәүфәт Җәүдәт улы.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»