17.04.2013 - Социаль өлкә

Һәр сабый күз уңында булырга тиеш!

“Баланың гомерен, сәламәтлеген саклау өлкәсендә Русиянең дәүләт сәясәте стратегиясе һәм аны гамәлгә ашыруда Бала хокуклары буенча вәкилләрнең роле” дигән темага мәртәбәле форум өч көн дәвам итәчәк. Чарада илнең барлык төбәкләреннән 500дән артык кеше катнаша.

Конгресс-холлда үтүче чараны Президент Рөстәм Хәмитов һәм Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов ачты. Пленар утырышта, шулай ук, Русиянең сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, хезмәт һәм халыкны яклау министрлары урынбасарлары, Суд приставлары федераль хезмәте директоры Артур Парфенчиков, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, башка җитәкчеләр катнашты.

Павел Астахов җыелучыларга, Русия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сәламен җиткерде. Аннары сүзне Рөстәм Хәмитов алды.

— Бүген без бик җитди чарага җыелдык — бала хокукларын яклау өлкәсендәге проблемалар, җитешсез­лек­ләр турында уртага салып сөй­ләшергә тиешбез. Башкортстан бу мәсьәләдә шактый тәҗрибә туплаган төбәк буларак, уңышлар белән дә уртак­ла­шырга әзербез, — дип билгеләде ул.

Аның сүзләренә караганда, илдә туым артуны дәртләндерү максатында күп  эшләнә. Башкортстанда бу уңайдан телгә алырлык уңышлар бар. Былтыр республикада 59 мең бала туган, бу — соңгы егерме елда иң яхшы күрсәткеч. Туым күрсәткече буенча без Идел буе федераль округында — дүртенче, ә күпбалалы гаиләләр саны буенча беренче урынны билибез.  Моның нигезендә җитди эш ята.

— “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өчен дүрт миллиард сум юнәлтелде. Без дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, яңа туган сабыйларның сәламәтлегенә зур игътибар бирәбез. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе буларак, нарасыйлар үлеме 2008 ел белән чагыштырганда 16 процентка кимеде, — дип белдерде Президент.

Балалар бакчаларына чиратны киметү өчен дә күп эш башкарыла. 2011 елда республикада 10 мең яңа урын ачылса, былтыр балалар бакчаларына чират 14 меңгә кимегән. 2015 елга кадәр янә 30 мең урын булдырылачак. Бу мәсьәләне хәл итү буенча Башкортстан Идел буе федераль округында алдынгылар исәбендә. Шул ук вакытта проблеманың чишелешенә шәхси учреждениеләр булдыру да ярдәм итәчәк.

Ятим балалар — җәмгыятьнең иң авырткан урыны. Башкортстанда 18 мең ятим  һәм караучысыз калган бала исәпләнә, аларның 90 проценты гаиләләрдә тәрбияләнә. Әлеге вакытта тәрбиягә бала алучыларга бер тапкыр бирелүче пособие күләме ана капиталы күләменә тиңләштерелгән. Әгәр дә гаилә инвалид бала ала икән, өстәмә рәвештә 100 мең сум түләнә. Соңгы елларда Башкортстанда ятимнәрне торак белән тәэмин итү проблемасы да уңай хәл ителә. Узган елда 603 ятим фатир алган.

— Без имин булмаган гаиләләрдә тәрбиялә­нүчеләргә аеруча игътибарлы булырга тиеш, — дип билгеләде Президент. — Бездә андыйлар 170 мең тирәсе. Республикада  бала хокукларын яклау буенча белгечләр санын арттыру турында закон кабул ителде. Элек биш мең балага бер белгеч туры килсә, хәзер ул өч мең балага күз-колак булачак. Киләчәктә бер белгеч  мең бала белән эшләячәк. Гомумән, балаларга кагылышлы һәр нәрсә җитди мөнәсәбәт таләп итә. Без бу юнәлештә күп эшлибез. Ниһаять, җәмгыять уянды, дип әйтә алам.

 Рөстәм Хәмитов Мәләвез районында яшәүче тугыз балалы Старцевлар гаиләсенә “ГАЗель” машинасы ачкычын тапшырды, гаилә корган ятим балалар Алена һәм Артем Вәлиевлар ике бүлмәле фатир ачкычы белән бүләкләнде.

Гомумән, чарада бүләкләүләр күп булды. Павел Астахов Русия төбәк­ләрендә бик яхшы эшләүче Вәкилләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

— Бүгенге съезд очраклы гына балалар сәламәтлегенә кагылмый, фаҗигале хәлләр турында әледән-әле ишетеп торабыз, — диде ул. — Бурычыбыз — һәр баланың сәламәт үсеше өчен шартлар тудыру. Безнең Вәкилләр шушы бурычның үтәлешен тикшереп торырга тиеш. Аларны дәүләт белән бала арасындагы күпер дип тә атарга була.

Русиядә сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә 50 миллиард сум акча юнәлтелгән. Шуның нәтиҗәсендә, соңгы алты ел эчендә  халыкның табигый үлем күрсәткече сизелерлек кимегән. Илдә икенче, өченче балалар ешрак туа башлаган. Шул ук вакытта  илнең 73 төбәгендә  нарасыйлар үлеме артуы күзәтелә. Монда 22 төбәктә перинаталь үзәкләр булмау да кире роль уйный.

Павел Алексеевич балалар ара­сында үз-үзенә кул салу очраклары артуны да бик борчылып бәян итте. 2011 елда илдә 100 мең үсмергә 2,7 суицид очрагы туры килгән. Кызганычка каршы, Башкортстан бу җәһәттән алдынгы урында. Тәмамлан­маган суицид­ларның саны алып барылмый. Ә бит белгечләр нәкъ шушы балаларга аерым игътибар бирергә тиеш. Үз-үзен үтерүгә китереп җиткерү мәддәсе буенча  ачылган эшләр саны аз.

Павел Астахов балалар арасында наркоманнар, токсикоманнар, эчкечеләр саны артуын да зур проблема итеп билгеләде. Яшьли эшләнгән абортлар кызларның сәламәтлегенә кире йогынты ясый. 2011 елда гына 1,5 мең үсмердә сифилис чире табылган. Боларның берсе дә сезнең күз уңыннан ычкынырга тиеш түгел, сез бала хокукларын яклаучы, аларның беренче дусты, дип билгеләде Павел Алексеевич.

Чарада чыгыш ясаучыларның һәммәсе бала­лар­ның гомерен, сәла­мәтлеген саклау илдәге социаль сәясәттә төп өстенлек булырга тиешлеген ас­сызыклады. Көннең икенче яртысында эш пленар сессияләрдә дәвам итте.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»