26.02.2013 - Социаль өлкә

Җайсыз җайланмалар

Инвалидлар проблемасын хәл итү уңаеннан соңгы елларда бик күп программалар кабул ителде. Мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру буенча эзлекле эш алып барыла. Меңәрләгән инвалид, шул исәптән, коляскада хәрәкәт итүчеләр яшәгән Нефтекама шәһәрендә дә әлеге категориянең тормышын, яшәү шартларын яхшырту уңаеннан хакимият тарафыннан зур эш башкарыла. Шулай да әлегә инвалидларның проблемалары тулысынча хәл ителгән дип булмый.

…Юбилей урамындагы “Зоомир” кибетенә коляскалы инвалид үтәргә тырыша. Текә пандустан беренче тапкыр менә алмады, бераз тукталып торганнан соң, арты белән шуып төште. Бу хәлне күреп туктап калган олы гына яшьтәге ике апа егеткә ярдәм тәкъдим итеп караса да, ул бүтәнчә кибеткә керергә ризалашмады, сөйләшергә дә теләмичә, карлы юлдан коляскасы белән китеп барды. Әлеге апаларның берсе егет кире борылган пандустан менеп карарга булды. Тик, аягы шуып, кире төште. Пандус өстен боз каплаган иде, ә тотынырга махсус җайланма юк...

Әлеге проблема белән шәһәр хакимияте каршында төзелгән Инвалидлар эше буенча координацион совет инспекциясен җитәкләүче Азат Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттек. 

— “Уңайлы мохит”, “Барьерларсыз!” дигән программалар эшләсә дә, кайбер урыннарга әлегә кадәр үтәрлек түгел, — ди ул.

Азат  Илдар улы менә инде 14 ел коляскада икән, үзе әйтмешли, тәҗрибәсе зур.

— Мин шәһәрнең теләсә кайсы почмагына бара алам, чөнки маршрутларны үземә җайлаштырырга өйрәндем, — ди ул. — Кайда бордюрлар биек, кайда тротуар җимерелгән — яхшы беләм, һәм андый урыннарны урап узам. Инде кайсы чәчтарашка кереп була, кайсысына безнең ишеләр керә алмый, кайсы кафеда инвалидлар өчен пандуслар, җайланмалар каралган, кайда алар юк — яттан беләм. Шулай да элекке белән чагыштырганда, шәһәр эчендә коляска белән йөрү хәзер күпкә җиңеләйде. Иске йортларның лифтларына керү бик читен иде, чөнки алар тар. Хәзер исә яңа йортларда лифтларны зур, киң итеп эшлиләр. Бигрәк тә “Башсельмаш” оешмасы төзегән йортларның лифтлары иркен, уңайлы.

Азат — язмышына буйсынган, юктан тавыш чыгарып бармый торган, тыныч егет. Әмма үзен бәхетсез кеше санап, өйдә утырмый, югары уку йорты тәмамлап, юрист дипломы алган.

— Кайбер урыннарда эшкуарларга, кибет-чәчтараш хуҗаларына коляскалы кешеләр керү өчен җайланмаларны булдырырга мөмкинлек юк, чөнки тротуар белән бина арасы бик аз, анда, ничек кенә теләсәң дә, уңайлы пандус эшләп булмый, ул барыбер биек, текә килеп чыга. Шуңа күрә, монда эшкуарны гына гаепләп булмый, төзелешләргә урын бүленгәндә архитектура бүлеге боларны алдан ук исәпкә алырга тиештер. Пандуслар бөтенләй булмаса, тиешле инстанцияләр, төзелешләрне кабул итми, күрәсең, шунлыктан исем өчен генә эшләнгәннәре дә бик күп. Шулай ук урам өчен исәпләнмәгән шома плитәләр белән капланган пандусларны да күрергә туры килде, алары инде кешене мыскыл иткән кебек: анда кышын гына түгел, җәен дә таеп егылуың мөмкин. Шунысы да хәвефле: бездән башка коляскалы әниләр дә шул пандуслардан йөри! Ә менә кайбер эшкуарлар урыннары иркен булса да, мондый “вак мәсьәләгә” игътибар бүлеп бармый, шунысы күңелне кыра, — ди ул.

Шәһәр урамнарыннан үтсәң, исем өчен куелган андый “җайсыз җайланмалар” шундук күзгә ташлана. Әйтик, даруха­нәләр. Чирле халык аларга еш йөри, әмма “36.6”, “Леко”, “Фармленд” аптекалары пандуслар белән җиһазлан­дырылмаган. Кайберләрендә алар бөтенләй каралмаса, икенчеләрендә пандуслар коляскалы кеше менәр­лек түгел, бик текә. Ә менә “Башфармация” предприятиесе аптекаларын бу уңайдан башкаларга үрнәк итеп куярлык.

Кибетләрнең дә күбесе янә­шәбездә мөмкинлекләре чикле кешеләр булуын “оныткан”, аларда пандуска ишарә дә юк. Бу “Твое”, “Альмира”, “Хозяйка”, “Центр обуви”  ки­бет­ләренә кагыла. Саный китсәң, шәһәрдәге кибетләрнең яртысы диярлек бу исемлеккә эләгәчәк. “Магнит” кибетендә (Ленин урамы)  мондый  җай­ланма эшләнгән, тик анда коляска белән менеп булуы бик шикле, чөнки алар искиткеч биек, текә. Ә менә “Дружба”, “Садко” азык-төлек кибетләре инвалидларга булган яхшы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Кафе-рестораннар да, күрәсең, коляскалы кешеләрне көтми, югыйсә “Кама”, “Людовиг”, “Рим” кебек кафе-рес­тораннар ­ху­­­­җа­­лары пандуслар эшләтеп куяр иде. Ә менә “Пышка” кафесы бу турыда онытмаган, биредә бик уңайлы пандус эшләнгән. Шулай ук Билайн, МТС элемтә салоннары, хез­мәтләндерү үзәклә­рендә дә инвалидларга баскычтан менәр өчен уңайлыклар юк.

Банклар белән дә хәлләр төрлечә. “Быстробанк” дигә­нендә, мәсәлән, пандус бар, әмма аны күргәч, банк хезмәт­кәрләренең үзләрен шул пандуслардан йөртеп карау теләге туа. Анда коляска белән түгел, сау-сәламәт кеше ике аягында төшсә дә егылмый калуы икеле. “ИнвестКапиталБанк” өчен дә инвалидлар бар ни дә, юк ни — әлеге категория өчен анда уңайлыклар күрелмәгән. Шулай ук Ленин урамында урнашкан “Сбербанк” филиалына кергәндә коляскалы кешегә бер генә түгел, ике киртә үтәргә кирәк. Әлеге банкка һәм “Альмира” кибетенә бер ишектән керәсең. Ике оешма берләшеп булса да бер җай­ланма эшләп куя алыр иде. Ә менә “Кольцо Урала”, “Уралсиб”, “Татфондбанк” инвалидларга хөрмәт белән карыйлар, аеруча “Татфондбанк” ишекләренә ил­түче пандуслар барлык таләп­ләргә дә җавап бирә.

Хәер, мондый җай­лан­ма­лар булган очракта да инвалидка киртәләр кала әле, шул ук тупсалар, оешмалар ише­гендәге кыңгырау төймәлә­ренең югары булуы…

 — Кыш көне коляска белән чыгып йөрү авыррак. Әмма мин сирәк булса да һава суларга чыгарга тырышам. Шунысы кызганыч — үзем кебек коляскалыларны бик сирәк күрәм. Ә бит шәһәрдә алар аз түгел. Бәлки, шулай чыккан чакларында кибеткә яки башка биналарга керә алмыйча ин­теккәнгә хәзер чыгып та йөрми торганнардыр. Җәмгыять безнең болай да авыр тормышны бераз булса да җиңе­ләйтер өчен кулдан килгәннең барысын да эшләсен, урамнарда йөрү инвалидлар өчен интегүгә әйләнмәсен иде. Югыйсә, мөм­кинлекләре чикле кешеләрнең күбесенең гомере болай да дүрт стена эченә бикләнеп үтә, — ди Азат Илдар улы.

Шәһәр хакимияте инвалидлар проблемасы белән таныш һәм “Уңайлы мохит” программасын тормышка ашыру өчен күп көч сала, Совет инспекциясе белән берлектә рейдлар үткәрә. Әлегә мондый оешмалар республикада бармак белән генә санарлык. Әмма инвалидлар проблемасы башка төбәкләрдә дә бар, шуңа мондый советлар барлык шәһәрләрдә дә төзелсен, ә җәмгыятебез мөмкинлекләре чикле кешеләр турында онытмасын иде.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»