16.02.2013 - Социаль өлкә

Законы шундый!

Бүздәк районының Урзайбаш авылында яшәүче Альмира Хөсәенова — гәзитебезнең күптәнге дусты. Аның фәһемле, һәр нәрсәгә үз мөнәсәбәтен белдереп язган мәкаләләрен укучыларыбыз көтеп ала, яратып укый.

Ул — Авыргазы районының Марс авылындагы билгеле укытучылар нәселеннән, картәтисе авылда беренче мөгаллим булган, халыкка 50 ел мәгърифәт нуры өләшкән. Укымышлы кешеләр арасында үскән Альмира китапны су кебек эчә. Шушы мавыгуы аны Уфа китапханә техникумына алып килә.

Тик кызга гомерен китапханә эше белән бәйләргә насыйп булмый. Язмыш аны насыйп яры белән очраштыра, яшьләр Урзайбашта тормыш кора.  Мәктәптә пешекче, балалар бакчасында тәрбияче, совхоз ашханәсендә мөдир булып эшләргә дә туры килә аңа. Хөсәеновларның тату, күркәм гаиләсендә ике кыз һәм бер малай үсә. Бүген алар һәммәсе үз юлын тапкан: Айнур белән Гөлияләре — Эчке эшләр министрлыгы системасында, Алияләре сәүдә тармагында эшли. Яшәешләренә ямь биреп, биш оныгы үсеп килә, икесе инде Казанның югары уку йортларында белем ала. Альмира апа кебек үк аларга да “китап җене” кагылган, бу, һичшиксез, картәниләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Ире — иҗаттан ерак кеше,  бухгалтер булып эшләп хаклы ялга чыккан.

— Ә мин гомерем буе китаптан аерыла алмадым. Туксанынчы елларда үзем языша башладым. Тәүге шигырьләрем 1993 елда Бүздәк район гәзитенең “Наз” дип аталган кушымтасында басылып чыкты. Мәкаләләрем республика гәзит-журналларында дөнья күрә, — ди Альмира апа.

“Кызыл таң” — аның иң яраткан гәзите. “Үземне белә башлаганнан бирле шушы гәзиттән аерылганым юк”, ди апабыз. Моңа кадәр арада хатлар йөрде, телефон аша да сөйләшеп тордык, барысы да әйбәт иде. Тик беркөнне аннан борчулы хәбәр алгач,   хафага калдык. Баксаң, Альмира апа РФ Пенсия фондының Бүздәк районы идарәсеннән хат алган икән. Анда аңа,  “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләү сәбәпле, 1019 сум күләмендә федераль социаль өстәмә түләүне кире кайтару таләбе куелган. 64 яшьлек Альмира апа, әлбәттә, гәзитебездә эшләми, ә менә мәкаләләре чыгып тора. Аларга гонорар куела һәм Пенсия фондына бу хакта мәгълүмат бирелә. Пенсия фондының Бүздәк идарәсе хезмәткәрләре шушыны бик аңлап җиткермәгән, ахры. Хәлгә ачыклык кертү өчен алар белән очраштык.

— Федераль социаль өстәмә түләү эшләмәүче пенсионерларга гына тәгаенләнә. Моның өчен аларның айлык пенсиясе пенсионерның яшәү минимумыннан (быел 5690 сум) ким булуы шарт. Хөсәенованың пенсиясе шушы суммага җитмәгәч, без аңа бу түләүне өстәдек. Тик 2011-12 елларда берәр ай “Кызыл таң”да эшләгән, дигән белешмә килгәч, шушы ике айда түләнгән сумманы кире тотып калырга тиешбез. Бу нәкъ 1019 сум булды. Кыенлык тудырмас өчен аена 20 процентын тотарга исәпләп торабыз, — диде безгә Пенсия идарәсе җитәкчесе урынбасары Самара Чанышева.

— Ләкин Альмира Хөсәенова гәзиттә эшләмәде, гонорар гына алды, бу хакта сезнең үтенеч буенча безнең бухгалтерия тиешле белешмә дә җибәргән иде. Шул 150 сум гонорар өчен мең сумнан артык акча түләргә тиеш буламыни инде?

— Ышаныгыз, без болай да тиеннәр генә алучы пенсионерларның акчасын тотып калырга атлыгып тормыйбыз. Ләкин законы бар. Сез тагын бер белешмә тутырып җибәрегез,  ул вакытта әлеге түләүдән бик аз гына сумма тотылачак. 

— Ә бөтенләй дә тотмыйча булмыймыни инде?

— Юк, законнар шундый.

Менә шулай итеп бик аз гына гонорар өчен апабыз мең сум акчасыннан колак кага язды. Без беркемне дә гаепләргә җыенмыйбыз, әлбәттә, закон үтәлергә тиеш. Ләкин елына берничә тапкыр гәзит-журналларга мәкалә язган кешенең “эшләүче пенсионер” исәбенә керүе гаҗәпкә сала. Законда мондый очраклар аерып билгеләнергә тиеш булгандыр бит? Аларның күпләре акча өчен түгел, пенсиягә чыккач бушап калган дөньяларын бераз баету, җанландыру максатыннан языша ич. Гонорар кирәкми, диючеләр дә байтак. Әнә, Альмира апа да “мәкаләм басылган очракта берүк кенә акча яза күрмәгез, кирәкми”, дип кат-кат кабатлады.

Безгә андый үте­неч белән мөрәҗәгать итүчеләр бер ул гына түгел, алар да, Пенсия идарәсе юлында йөреп иза чиккәч, шушы фикергә килгән. Менә парадокс: иң аз күләмдә пенсия алып, бераз гонорар эшлим, диючеләргә шунда ук социаль түләүләрне тотып калу турында кәгазь тоттыралар, ә пенсияләре күбрәк булганнар күпме кирәк, шулкадәр өстәмә керем эшли ала!

Ә бит һәр хезмәт тиешенчә бәһаләнергә тиеш. Гәзиттә язмасын күреп бер сөенсә, аз гына акчасын алып, тагын да ныграк шатланыр иде бичара пенсионерлар. Юк инде, безнең илдә аларның күпчелеге, баш иеп, мескен хәлендә яшәргә тиеш, кулыннан килгәнне дә эшләми, эшләсә, социаль органнардан яшерергә мәҗбүр.

... Альмира апага да хәзер гонорар язмыйбыз. Хөкүмәт аңа яшәү өчен аена 5690 сум җитә, ә гәзиттәге мәкаләсенә куелган 150 сум аның өчен артык акча, дип уйлый икән, без берни эшли алмыйбыз. Законга каршы барып кара...

Резеда Галикәева.

Бүздәк районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»