12.02.2013 - Социаль өлкә

Баһадирлар елга бер генә туа

Узган елда Социаль страховка фондының Башкортстан төбәк бүлекчәсе “Бала тудыру сертификаты” программасында катнашучы 94 медицина оешмасына 602 миллион сум акча күчергән. Шушы вакыт эчендә әлеге сертификатлардан файдаланучы хатын-кызлар саны 2011 елдагы белән чагыштырганда 4,9 процентка арткан һәм 56461 кеше тәшкил иткән. Бу чорда 57051 бала туган, шуларның 29492се — малай, 27559ы — кыз. 568 — игезәкләр, өчәр бала тууның 11очрагы булган.

Узган елда республикада икенче бала тудыру очракларының артуы күзәтелде, 2011 елдагы белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 7,6 процентка арткан. Яңа туган сабыйларның 38,8 проценты — гаиләдә икенче бала. Өченче һәм аннан да күбрәк балалар туу 6,5 процентка арткан.

“Бала тудыру сертификаты” программасы гамәлдә булган вакытта республикада бала тудыру күрсәткече 2006 елдагы 42 мең сабыйдан 2012 елда 57 меңгә кадәр арткан!  Яңа туган сабыйларның уртача авырлыгы һәм буе үзгәрешсез кала: 3,3 килограмм һәм 52 сантиметр. Ел саен Башкортстанда берәр баһадир бала туа. Быел Уфада авырлыгы 6 килограмм 45 грамм һәм буе 62 сантиметр булган сабый туган.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»