09.02.2013 - Социаль өлкә

Баласын да табабыз, акчасын да алабыз

Соңгы ике елда йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиене һәм 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен түләнүче айлык пособиене исәпләүнең яңа тәртибенә күчү дәвам итте. Бу чорда хатын-кыз исәпләүнең яңа яисә иске төрен сайлый алды. Аларның беренчесе — соңгы ике календарь елындагы, икенчесе декрет яисә бала карау буенча отпуск алдыннан килгән 12 айдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә иде.

Ә менә быелдан бу пособиеләр яңа кагыйдәләр буенча исәпләнә, дип хәбәр итә Русия Социаль страховкалау фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе. Шунысын ассызыклап үтәбез, үзгәрешләр йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиене һәм 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен түләнүче айлык пособиене исәпләүгә генә кагыла. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие элеккечә исәпләнә.

Шулай итеп, шушы елның 1 гыйнварыннан исәпкә кертелүче еллардагы хезмәт хакы һәрвакытта да 730га бүленми. Эш шунда ки, хәзер елдагы календарь көннәрнең фактик санын иътибарга алырга кирәк. Ягъни, 2011 елда 365 көн алынса, 2012 кәбисә елында ул инде 366.

Шуңа игътибар итәргә кирәк, пособие билгеләүнең яңа төре буенча хезмәткәр эш хакы алмаган чор исәпкә алына, әмма вакытлыча эшкә яраксызлык, Социаль страховкалау фондында страховка взнослары исәпләнмәгән эш хакын тулысынча яисә өлешчә саклап, хезмәткәр эштән бушатылган чор, йөклелек һәм бала тудыру, бала карау буенча отпусклар кертелми. Ә менә хатын-кыз үз исәбенә ял алган яисә бөтенләй эшләмәгән көннәрне исәпкә кертми калдырып булмаячак.

1 гыйнвардан декрет һәм бала посо-биеләрен исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакы иң зур күләм белән чикләнгән. Аны түбәндәгечә исәплиләр: соңгы ике елда гамәлдә булган “соцстрах лимитлары”н бергә кушып, 730га бүләләр. Шулай итеп, быел пособие исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакы 1335,62 сумнан (463000 сум + 512000 сум 730 көнгә бүленә) арта алмый.

Быел булачак аналар шулай ук уртача хезмәт хакын исәпләү өчен елларны алмаштыру хокукына ия. Моны ул страховка очрагы килеп туганнан алдагы ике елда йөклелек һәм бала тудыру һәм (яисә) бала карау буенча отпускларда булган очракларда эшли ала. Пособие күләмен арттыру максатында хатын-кыз соңгы ике елдагы хезмәт хакы урынына аннан алдагысын файдалана ала. Мәсәлән, исәпләү өчен 2011-2012 елларны түгел, 2009-2010 елларны алырга мөмкин. Бу чорларны алмаштыру хезмәткәрнең гаризасы нигезендә башкарыла.

Исәпләүгә кергән елларда хатын-кызның бер үк урында эшләмәве ихтимал, әлбәттә. Исәпкә алынмаучы чорны ничек белергә соң? №4н төрендәге белешмәгә үзгәрешләр кертеләчәк. Пособие исәпләү яңа белешмә расланганчы таләп ителсә нишләргә? Ул вакытта хезмәткәр үзе элек эшләгән урыннан исәпкә алынмаучы чор турында белешмә китерергә тиеш.

Пособие үзе түбәндәгечә исәпләнә. Уртача көнлек хезмәт хакы йөклелек һәм бала тудыру буенча отпускның календарь көннәре санына тапкырлана. Кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә.

Бала карау буенча пособие дә шул ук кагыйдә буенча исәпләнә. Уртача көнлек хезмәт хакын 30,4кә һәм 40 процентка тапкырларга кирәк. Тагын бер мөһим үзгәрешне дә исәпкә алу зарур. 1 гыйнвардан бала карау буенча пособиенең иң аз күләме 5,5 процентка артты. Хәзер ана беренче баласын карый икән, минимум 2822,02 сум (2012 елда — 2674,90) тәшкил итә. Калган очракларда айлык пособие 5644,03 сумнан (2012 елда — 5349,79) ким булырга тиеш түгел. Узган елда хезмәткәргә азрак түләнгән икән, яңа елдан пособие күләме яңа минимумга җиткерелергә тиеш.

Хезмәткә түләүнең яңача минималь күләме пособиегә ничек тәэсир итәчәк соң? 1 гыйнвардан хезмәткә түләүнең яңача минималь күләме федераль дәрәҗәдә 5205 сум (элек 4611 сум) тәшкил итә. Пособие исәпләгәндә бу күз уңында тотылырга тиеш. Хатын-кызның гомум стажы алты айдан азрак булганда аңа йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие тулы календарь ае өчен хезмәткә түләүнең яңача минималь күләменнән артмаска тиеш. Ә менә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие стажга бәйле түгел.

Пособие минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнергә тиешле тагын ике очрак бар. Хезмәткәр исәп чорында бөтенләй эш хакы алмаганда һәм бу чорда аның тулы календарь ай өчен кереме минималь хезмәт хакыннан кимрәк булганда шулай эшләргә туры киләчәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»