26.01.2013 - Социаль өлкә

Балалар бакча көтә

Экскаваторчы Салават Гарәфетдинов.Балалар бакчаларында урын җитмәү Чакмагыш районы үзәгендә иң авыр мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә 300дән артык сабый балалар бакчасына чират көтә. Мәсьәләне җиңеләйтү максатында узган елның язында Чакмагышта 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады. Республика Президенты контролендә булган бу объект подрядчылар тарафыннан Яңа ел алдыннан файдалануга тапшырылырга тиеш иде, ләкин кайбер  эшләр графиктан соңгарак калып башкарылу  сәбәпле,  биредә эшләр беренче квартал ахырына төгәлләнәчәк.

Төзелешне Дүртөйленең “Стройгаз” җәмгыяте алып бара. Бүгенге көнгә подрядчылар тарафыннан бинаның диварларын күтәрү, түбә ябу, ишек-тәрәзәләр кую, электр үткәрү кебек эшләр башкарылган.

— Бина җылытылмау сәбәпле, әлегә бизәкләү эшләрен  башкара алмыйбыз. Җылылык җибәрү белән шуларга тотыначакбыз, — дип белдерде прораб Илшат Кәбиров.

Без килгәндә “Дүртөйлегаз” җәмгыятенең Чакмагыш районындагы “Газсервис” оешмасы хезмәткәрләре бинаны табигый ягулык белән җылытуга  көйләү эшләре алып бара иде.

Слесарь Рәшит Таһиров.—  Атна ахырына бинаны газ челтәренә тоташтырырга ниятлибез. Әле шуңа әзерлек эшләре алып барабыз, —  диде слесарь Рәшит Таһиров.

Бина эчендә эшләр вакытлыча тукталып торса да, ихатада җанлылык сизелә. Бер төркем эшчеләр балалар уен мәйданчыгы булачак урынга бетон түшәсә, экскаваторчы Салават Гарәфетдинов куәтле чит ил техникасында траншея казу белән мәшгуль.

—  Графикка сыешыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, — диде Илшат Кәбиров.

“Стройгаз” хезмәткәрләре эчке  эшләрне тәмамлаганнан соң  балалар бакчасы бинасының тирә-ягын төзекләнде-рүгә алыначак. “Заман таләпләренә туры китереп салынган балалар бакчасы тышкы яктан да, эчтән дә көлеп торырга тиеш”, — ди алар.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»