26.01.2013 - Социаль өлкә

Бер елда - 58 балалар бакчасы!

2012 елда Башкортстанда 7300 урынга исәпләнгән 58 балалар бакчасы ачылган.

— Узган елда республикада 25 яңа балалар бакчасы төзелде. Моңа кадәр башка максатта файдаланылган янә 33 бина мәктәпкәчә учреждениеләр карамагына кайтарылды. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирүнең альтернатив төрләре исәбенә 9706 урын булдырылды. 3-7 яшьлек балалар арасында бакчага чират ике тапкыр диярлек, 29008дән 14095 кешегә кимеде, — диде мәгариф министры Әлфис Гаязов.

Министр, шулай ук, республикада балалар бакчаларына чиратны киметү буенча программа эшләвен билгеләп үтте. Аңа ярашлы, 2016 елга урыннар мәсьәләсен тулысынча хәл итү күз уңында тотыла.

Шуны да искәртеп үтәбез, 2008-2013 елларга мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү буенча республика максатлы программасына һәм адреслы инвестицион программага ярашлы, узган елда төзү, реконструкцияләү, үзгәртеп кору һәм кире кайтару исәбенә 52 балалар бакчасын сафка кертү планлаштырылган иде.

2011 елда 3350 урынга исәпләнгән 36 балалар бакчасы төзелде һәм реконструк­цияләнде, 2010 елда 605 урынлык 6 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, 1000 урынлык 14 мәктәпкәчә учреждение сабыйларга кайтарылды.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»