12.01.2013 - Социаль өлкә

Паспорт урынына - карта

2007 елдан республикада “Башкортстанның социаль картасы” программасы эшли башлады. Бу яңалыкка җәмгыятьтә карашлар төрле булды. Әмма аның уңай якларын күпләр югары бәяләде. Моңа кадәр әлеге карта пенсия яшендәгеләр һәм башка ташламаларга хокуклы кешеләр өчен генә каралган булса, хәзер аннан һәркем файдалана ала. Ел башыннан ул электрон вариантта эшли башлады. Нидән гыйбарәт соң  универсаль электрон карта? Аның өстенлекләре нидә?

Универсаль электрон карта ярдәмендә һәркем:

— табибка күренергә чиратка языла,

— даруханәләргә электрон рецептлар юллый,

—  дәүләттән социаль ярдәм алу турында мәгълүмат,

— эшсезлек пособиеләре,

— транспорт чараларына техник күзәтү үткәрә, водитель таныклыгына имтихан тапшыра һәм таныклык ала,

— автомобиль транспорты һәм при­цепларын исәпкә терки,

— юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуы турында,

— күчемсез милек һәм аның турында Дәүләт күчемсез милек кадастрыннан мәгълүмат,

—  паспорт һәм башка документларны ала, исәпкә терки һәм алыштыра,

— салым, пеня һәм штрафлар турында,

— пенсия, пособие һәм субсидияләр турында мәгълүмат,

— медицина,

— торак-коммуналь хезмәте өчен түләүләрне башкара ала.

Җыеп әйткәндә, бу карта паспортны гына түгел, акча янчыгын да алыштыра, чөнки анда банк исәбе дә теркәлә. Нәрсәдер сатып алганда мондый төр карта ярдәмендә түләүләр башкарылса, ташламалар каралган.

“Мәскәүдә яшәүченең социаль картасы” чагыштырмача күптән куллануда булса да, аның төбәк прототибы өчен Башкортстан үрнәге алыначак. Аның хуҗасы илнең кайсы төбәгендә дә дәүләт структураларына электрон чаралар аша мөрәҗәгать итә ала. 

Беренче гыйнвардан Башкортстанда универсаль электрон карталар чыгарыла башлады. Аны алырга теләгән һәркем гаризалар алу пунктына:

— шәхси документ,

 — дәүләт пенсия страховкалау таныклыгы,

— мотлак медицина страховкалау полисы,

— ташламалары булган хәлдә, аларны дәлилләүче документ күрсәтергә һәм гариза язарга тиеш.

Шунда ук фотога төшү, электрон каурый ярдәмендә имза нөсхәсен алу, кәгазьдәге документларны тикшереп, аларның дөреслеген дәлилләү, картада чагылачак банк исәбен ачу да оештырыла. Гариза өлгесе — махсус пунктларда. Аны үзе тапшыра алмаган кешенең законлы вәкиле дә бирегә мө-рәҗәгать итә ала. Картаны алганда шәхси документ кына кирәк булачак. Шунда ук пин код һәм документлар пакеты тапшырыла, аның белән идарә итү тәртибе аңлатыла. Әгәр мондый картаны алудан баш тартасыз икән, шундый ук пунктка килеп гариза язарга кирәк. Алар Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Бөре, Сибай, Белорет, Салават, Нефтекама,  Мәләвез шәһәрләрендәге “Русия Саклык банкы”, “Уралсиб акционерлар җәмгыяте” офисларында урнашкан.

Электрон карталар социаль карталарны алмаштырачак. Аларның уңайлылыгын күпләр югары бәяләде. Республикада алардан  218 мең кеше файдалана. Әйтик, кайбер кибетләрдә кассага социаль картаны да күрсәтсәң, анда 1 сумга тиң бонуслар җыела бара. “Полушка”, “Юмарт” сәүдә челтәрендә социаль карталы сатып алучыга товар хакының — 1,5 проценты, “Матрица”да — 2, сугыш ветераннары һәм инвалидларына — 5, беренче группа инвалидларына — 4, күп балалы гаиләләргә 3 процент бонус бирелә. Ә “Техно” челтәрендә һәр картага товар хакының 3 проценты күләмендә акча күчерелә. Бу кибетләрдә әлегә 16 меңнән артык кеше шушы хезмәттән файдалана, алар 15 миллион сумлык товар сатып алган. Әлеге көндә сәүдә һәм хезмәтләндерү өлкәсендәге башка предприятиеләрнең дә бу проектка кушылуы көтелә.

“Социальная карта Башкортостана” логотибы булган транспорт чараларында да карта ярдәмендә хезмәтләндерәләр. Аена 400 сум акча түләп куеп “Башавтротранс” автобуслары, трамвай, троллейбусларда, паром, Башкортстан елга пароходчылыгы судноларында йөрү каралган. Быел исә алар электрон карталарга алыштырыла һәм социаль картаның барлык йөкләмәләрен үз өстенә ала. Ә 2014 елдан башлап электрон карта  аннан баш тарту турында гариза язмаган бөтен кешегә дә биреләчәк.

Кайберәүләр барлык шәхси мәгълүмат та бер урында, ягъни картада тупланудан шикләнә. Белгечләр фикеренчә, анда кешенең шәхесен дәлилләүче мәгълүматлар гына күрсәтелә. Ул булганда транспорт кассасында чират тормыйча да билет алырга, юл йөрү бәяләренә ташламалардан, водитель таныклыгы, ОСАГО полисы, студентларга электрон зачет кенәгәсе урынына кулланырга да мөмкин булачак.

Кемдер кечкенә генә бу картаны югалтудан куркыр. Әмма ул башка кеше кулына эләккәндә дә, пин кодны белмичә, аннан куллану мөмкин түгел. Картада аның хуҗасы турында мәгълүмат юк — алар махсус дәүләт органнары тарафыннан сер итеп саклана. Ул югалганда махсус номерга шалтыратып блок куярга һәм яңасын алырга гариза язарга кирәк. Гомумән, картаның куллануда уңайлылыгы бик тиз өстенлек алачак һәм телефон дискысын әйләндерүне оныта барган кебек, без биш елдан кәгазьдәге документлардан кулланудан да баш тартачакбыз, ди белгечләр. Владимир Маяковскийның чалбар кесәсеннән паспортын түгел, электрон картасын чыгарып болгавын күз алдына китерүе читен, әмма бүгенге заманда яшәеш-көнкүрештә ватанпәрвәрлек кенә түгел, ә уңайлылык, хәвефсезлек, иминлек кебек төшенчәләрнең кыйммәте дә арта бара, күрәсең.

ӘЙТКӘНДӘЙ. “Кызыл таң” редакциясе хезмәткәрләре барысы да электрон карта алды һәм аның уңайлылыгын күрә башлады.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»