11.01.2013 - Социаль өлкә

Балакаем – йөрәк парәм...

...Анасы бер кайда да эшләмичә эчеп ятканлыктан караучысыз калган 11 яшьлек үсмер балалар приютына озатыла. Хатын тиз арада эшкә урнашып, аякка баскач та, баламны өйгә алып кайтам, дип вәгъдә биреп кала... Инде бу вакыйгадан соң ярты елдан артык вакыт үткән. Бала һаман приютта, ә ана исемен йөртүче кеше нарасыен килеп алу вәгъдәсен оныткан, аны хәтта өендә дә очрата алмыйлар. Хатынның абыйлары: “Өйдә юк, кайда икәнен белмибез”, — дип Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләренә ишекне дә ачмыйлар...

Уфа шәһәре Октябрь районы полиция участогының Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге өлкән инспекторы, подполковник Әлфидә Низаевага мондый хәлләр белән еш очрашырга туры килә. Күптән түгел урам тәрбиясенә калган яшүсмерләр җинаятен кисәтү кысасында полиция хезмәткәрләре авыр гаиләләр буенча рейд оештырган. Аңа кадәр башкалабызның Октябрь районы буенча 164 ваемсыз ата-ана теркәлгән булса, рейд барышында аларга янә шундый биш гаилә өстәлгән. Күбесе — эчкечелеккә сабышкан, беркайда да эшләмәүче һәм эшләргә дә теләмәүче 30-35 яшьтәге ялгыз аналар. Балаларга 6-12 яшь.

Закон тарафыннан исә мондый ата-аналарны көчләп дәвалау, эшкә урнаштыру кебек чаралар каралмаган, ә гади сөйләшүләр, кисәтүләр белән генә хәмер сеңгән аңга үтеп керерлек түгел. Еш кына балаларның картәниләре полиция бүлегенә килеп, оныкларын авыр тормыштан коткаруны үтенә. Гаилә контрольгә алынып, Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторлары аларның ишек төбен таптый башлый, профилактика үткәрә. Ахыр чиктә генә мондый ваемсыз ата-аналар хокукларыннан мәхрүм ителеп, балалар приютка озатыла. Үткән ел дәвамында судка җибәрелгән уналты эшнең уникесе буенча шундый карар чыгарылган. Әлбәттә, бала өчен яңа мохиткә ияләшү бик кыен була, психикасына да шактый зыян килә. Ә иң аянычы — ата-аналарга баласыннан баш тарту берни тормый, кәеф-сафа кору дәвам итә...

— Кызганычка каршы, соңгы елларда гаилә кыйммәтләре югала, имин булмаган гаиләләр саны арта. Исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар һәм наркотиклар кулланучылар арасында хатын-кызлар күп булуы да тетрәндерә.

Профилактик исәптә торучы 55 гаиләнең сигезе наркотик матдәләр куллана. Бу ата-аналарга уртача 25-35 яшь.

Яшьләрнең миһербан­сыз­лыгы, оятсызлыгы, вәхшилеге – болар барысы  да ата-ана эчке­челегенең, талаш-гаугаларның нәтиҗәсе. Мондый гаиләләрне бу проблема борчымый, күрә­сең...

— Күп очракта ата-ана талашкан вакытта нарасыен да “спектакль”дән читтә калдырмый, — дип ачынып сөйли Әлфидә Низаева. — Шулай рейд вакытында бер гаиләдә булган вакытта ир белән хатын талаша башладылар. Күрше бүлмәдә беренче сыйныфта укучы бала уйнап утыра. Ата-ана исә ул тавыш-гауга ишетер дип хафаланмый, хәтта аны бүлмәдән җилтерәтеп алып чыгып, менә ишеттеңме нәрсә дигәнен, исеңдә калдыр бу сүзләрне, дип, сабыйны елатып бетерделәр. Ә бала шул вакытта барлык әшәкелекне аңына сеңдереп бара...

Балачакта тиешенчә тәрбия күрмәгән сабый үскәч яхшы кеше була алмый. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит. Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә ул яхшы тәрбияне дә, яман юлга алып бара торган бозыклыкны да аңына сеңде-рергә генә тора. Вакытында чарасын күреп, аны начарлыктан саклау — ата-ананың баласы алдындагы изге бурычы.

Гөлназ Арсланова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»