09.01.2013 - Социаль өлкә

Сабыйлар Сахайны үз итә

Яңа балалар бакчасы төзелү Сахай авылы халкы хәтерендә, мөгаен, 2012 елдагы иң зур шатлыклы вакыйгаларның берсе буларак калыр. Моңа кадәр урта мәктәпнең элекке интернатында урнашкан нәниләр йорты авылдагы барлык сабыйларны да үз канаты астына сыйдыра алмады. Байтак еллар дәвамында яңа балалар бакчасы төзетү хәстәре белән йөри торгач, Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы, ике дистә елдан артык гомерен балаларга багышлаган Лилия Абакаева тырышлыгы белән узган җәйдә заманча бина сафка басты.

Сахай авыл Советы былтыр Кырмыскалы районында бала­лар иң күп туган биләмәләрнең берсе булды. Авылда нәниләр йортына ихтыяҗ елдан-ел арта иде. Шушы проблема да соңгы елларда дистәләрчә яшь гаиләне туган төяген ташлап китәргә мәҗбүр итте.

— Безгә, Сахайдан тыш, Бельский, Иске Шәрәй авылларыннан да бәләкәчләрне китерәләр. Аларны җылы мәктәп автобуслары йөртә. Яңа бинаны түземсезлек белән көтеп алдык. Яз айларында сабыйларын балалар бакчасына урнаштырырга теләүчеләр йөз кешегә җитә иде, хәзер 31 генә калды. Элекке бинаны да үзебездә калдырдык, анда дүрт яшькә кадәр малайлар һәм кызлар тәрбияләнә, — ди балалар бакчасы мөдире Лилия Абакаева.

Яңа балалар бакчасы бина­сының бер җәйдә төзелүе өчен Лилия Ягафәр кызы район хакимияте башлыгына рәхмәтле. Җитәкче төзелеш барышы белән шәхсән кызыксынып торган. Бина янәшә­сендәге мәйданчык балаларга уйнарга һәм ял итәргә генә түгел, аларны яшелчә-җимеш үстерү серләренә тө­шендерер­гә дә ярдәм итә. Биредә ма­лайлар һәм кызлар ты­рыш­лыгы белән бәрәңге, яшелчә үстерәләр, ул ашханәдә үзләренә Яңа елга кадәр җитә. Бу көннәрдә ап-ак йомшак кар белән капланган мәйданчык аеруча матур. Көздән утыртылган ике дистәдән артык чыршы нәни­ләрне гүзәллеге белән сокландыра.

Лилия Ягафәр кызы 2012 елгы истәлекле вакыйгалар арасында Гүзәлия һәм Фәнзил Галәветдиновларның “Та­лантлары белән бай гаилә” район бәйгесендә беренче урын яулавын билгеләде. Алар барлык яклап та үрнәкле икән. Балалар бакчасына йөрүче биш яшьлек Эмилия һәм өч яшьлек Эвилина әти-әнисе белән район күләмендә үткәрелгән чарада рәсем төшерү, җырлау осталыгы буенча иң зур бәяне алганнар. Финалга чыккан 10 гаилә арасыннан абруйлы жюри Галәвет­диновларга өс­тенлек биргән.

Әйткәндәй, балалар бакчасын яшь талантлар тәрбияләү учагы дип тә йөртәләр Сахайда. Тәрбия һәм белем чишмә­ләренә юл күрсәтүче Зөһрә Кәбирова, Резидә Бәдрет­динова, Гөлнара Кинҗәбаева, Лариса Яманса­рова, Гөлсинә Якупова һәм Рәфидә Гафарованы балалар бакчасына йөрүчеләр дә ярата, аларның әти-әниләре дә хөрмәт итә.

Олег Төхвәтуллин.

Кырмыскалы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»