21.12.2012 - Социаль өлкә

Мөмкинлекләр чикле, яшәргә теләк чиксез

Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Инвалидлар эшләре буенча координацион советның чираттагы утырышы мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм чаралары мәсьәләсенә багышланды. Аны Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова алып барды.

Утырыш башкалары белән чагыштырганда үзенчәлекле булды. Анда совет әгъзаларыннан барлык районнар хакимиятләре башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары катнашты. Чыгышлар коры отчеттан читләшеп, анык һәм эшлекле тәкъдимнәр белән баетылды. Аның башлануы да гадәти булмады — инвалид бала тәрбияләүче ана Рәсимә Әлимгафарова утырышны ачып церебраль паралич белән туган кызы Амалиягә бәйләп, мондый хәлдә калган гаиләләр хәлен ачыктан-ачык сөйләде.

— “Сезнең балагыз инвалид” дигән сүзләрне беренче тапкыр ишеткәч, һәр ата-анага шок була, беразга югалып кала, — ди Рәсимә Рәис кызы. — Әмма ничек тә үз-үзеңне кулга алырга кирәк. Калган гомереңне инде син балаңа багышлыйсың, аны аякка бастыру, тормышта урынын табу өчен көрәшкә ташланасың.

Аның сүзләренә караганда, бу көрәштә иң авыры — аның башлангыч чоры. Вакытында дөрес диагноз куеп дәвалый башлау үтә мөһим. Әмма республикада бармак белән генә санарлак реабилитация үзәкләренә елына бер тапкыр ике атнага гына эләгергә мөмкин. Моннан тыш, тренажер заллары, техник чаралар, оста белгечләрнең сирәк булуы белән бәйле кыенлыклар килеп туа.

— Чыннан да, инвалидлар тормышын яхшы якка үзгәртү өчен республикада бик күп эшләр башкарыла, — диде Лилия Гомәрова.

— Әмма ул һаман да җитәрлек түгел әле. Безгә кичекмәстән заманча җиһазландырылган реабилитация үзәкләре төзи башларга кирәк.

Ул мондый үзәкнең башкалада төзелүе турында хәбәр итте. Аның берсе медицина үзәге булачак. Ул 250-300 урынга исәпләнгән. Икенчесе — социаль реабилитацияләү үзәге. Гомуми белем бирү учреж­дениеләр эшчәнлеген кабатламыйча, биредә инвалид балаларны үз-үзләрен хезмәтләндерергә, киләчәктә һөнәрле булырга ярдәм итәчәкләр.

Мөмкинлекләре чикле балаларга дәүләт һәм эшкуарлыкның бердәм ярдәме турында “Мәрхәмәт” хәйрия фонды президенты Айгөл Гәрәева сөйләде.

— Инвалид балаларга ярдәм итү җәмәгать оешмаларының да кулыннан килә торган гамәл, — диде ул. — Үзебезнең эшчәнлектә без бизнес структураларына гына түгел, дәүләт оешмаларына да таянабыз. Югарыда телгә алынган үзәктә инвалид балалар өчен сау-сәламәтләр үзләштергән программалар каралган.

Яңа үзәк башкалада урнаша.

— Бүгенге көндә Уфада 2889 инвалид бала яши, — дип хәбәр итте башкала хакимияте башлыгы урынбасары Әлфира Бакиева. — Аларның 305е өчен йөрү дә кыенлыклар тудыра. Кызганычка каршы, соңгы өч елда мондый балалар саны артканнан-арта, киләчәктә дә кимү көтелми. Яңа реабилитация үзәге безгә бик кирәк. Чөнки әлегә шундый ук 3 үзәккә 6-8 ай чиратта торгач кына эләгергә мөмкин.

Совет утырышында каралган мәсьәләләрнең барысы да кискен һәм кичекмәстән хәл итүне сорый. Моның өчен өстәмә финанс чыгымнары да сорала. Әмма Лилия Гомәрова әйтүенчә, аларның 50 проценты бюджет акчасын тотынмыйча да, урыннарда хәл ителә ала. “Моның өчен социаль структуралар эшчәнлегенә җаваплылык, мәрхәмәтлелек өстисе генә бар”, — ди ул. Хакимият башлыклары урынбасарларына мөрәҗәгать итеп, ул: “Сез килгән хатларга, сорауларга игътибарлырак булсагыз, аларны янә бер күздән кичерсәгез күрерсез — кайбер мәсьәләләр бишәр, унар ел хәл ителми. Ә сораучыны канәгатьләндерергә сезнең үз эшегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз да җитә”, — дип өстәде.

Утырышта әйтелүенчә, республикада инвалидларны реабилитацияләү буенча максатлы программа булачак. Инвалидны тәрбияләүче кешегә пособие күләмен арттыру, реабилитация үзәкләрендә эшләүче белгечләргә уңайлы шартлар тудыру, һөнәри белеме булган инвалид үсмерләрне эш белән тәэмин итү, мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләнгән гаиләнең мәнфәгатьләре турында даими мониторинг булдыру һәм башка мөһим чаралар тормышка ашырылачак.

Гомумән, инвалидларны кызганудан бераз гына читкәрәк китеп, аларны тормышка яраклаштыру, анда үз урыннарын табу кебек гамәлләргә күчәргә вакыт җиткәндер. Аналар исеменнән чыгыш ясаган Рәсимә Әлимгафарованың: “Безнең тормыш тик авырлыклардан гына тормый. Балаларыбызның күбесе иҗат итә, спорт белән шөгыльләнә. Телевизион тапшыруларда күбрәк шул якка игътибар ителсен иде, дөньяга без гарип түгел, тик мөмкинлекләре чикле кешеләр булып танылсак иде”, — дигән сүзләрендә хаклык бар.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»