08.02.2011 - Социаль өлкә

Уфабызга кот өстәсен Яңа елда туган сабыйлар!

Уфа шәһәре хакимиятендә 1 гыйнварда туган  сабыйларның әти-әниләрен котладылар.

— Быел мондый тантана бездә 12нче тапкыр уза, — диде шәһәр хакимияте башлыгы Павел Качкаев. — Әмма беренче тапкыр малайлар саны кызларныкыннан күбрәк.

Узган елда Уфада 14737 бала туган, аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу 1118гә күбрәк. Гомумән, соңгы 3 елда башкалада туучылар үлүчеләрдән күбрәк. Миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләрдә бу сирәк күренеш. Ел саен бер гаиләдә өчәр игезәк бала туу Уфа өчен ят түгел. Әлеге тантанада шундый бәхетле парларның берсен котладылар. Ольга һәм Владимир Боханчуклар һәм аларның ике улы белән бер кызы хәзер яңа фатирда яшәячәк. 2002 елдан башлап инде шундый 15 гаилә хакимият башлыгы кулыннан яңа фатир ачкычы ала.

— Без бу шатлыклы көнгә килеп җиткәнче бик күп сынаулар үттек, — ди Матвей, Ярослав һәм Ульянаның әнисе Ольга ханым. — Моңа кадәр ике бүлмәле фатирда торсак, хәзер яхшырак шартларда яшәячәкбез. Барысы өчен дә шәһәр хакимиятенә зур рәхмәт.

Эльза һәм Артур Йосыповлар гаиләсендә Яңа ел төнендә Самир атлы егет һәм Сабина исемле кыз туган.

— Бәйрәм төнен дәваханәдә каршылармын дип һич уйламаган идем, — ди Эльза. — Башкаланың 4нче бала тудыру йортында искиткеч җылы каршы алдылар, андагы табиблар чын мәгънәсендә алтын куллы булып чыкты. 2 килограмм да 100 грамм авырлыктагы улыбыз, 2 килограмм да 70 граммлык кызыбыз бер-берсеннән бер минутка гына калышып исән-сау дөньяга килде.

— Йосыповларда бу беренче шундый вакыйга, алар кебек тагын тугыз гаиләдә — беренче, тугызында — икенче, берсендә өченче бала Яңа ел төнендә беренче авазын салган. 

Өченче тапкыр әни булган Ирина Крюкова һәм аның тормыш иптәше Альберт Ганиев ул көнне мәңге онытмаячакларын әйттеләр.

— Ил башлыгы традицон Яңа ел котлавында: “Изге сәгатьтә, изге юлга”, — дип әйтеп кенә бетергән иде — безнең “процесс” башланды, — дип елмая әни кеше. — Төнге сәгать икенче егерме минутта баламны кулга алган идем инде.

Ә шулай да Яңа елда иң беренче бала төнге беренче яртыда дөньяга килгән. Ул — Тамара һәм Юрий Дударевларның беренче улы.

— Без һәрбер яңа уфалыны шатланып каршы алабыз, — диде Павел Качкаев. — Аларның тормышын матур итәр өчен бөтен көчебезне салабыз. Шулай да хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Бүгенге көндә 17 мең сабый балалар бакчасына чиратта тора. Без аларның ата-анасына компенсация рәвешендә акча түлибез. Соңгы  3 айда 840 гаилә шундый матди ярдәм алды.

Хакимият йортында узган тантанада Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева да катнашты.

— Республикада сәламәтлек саклау буенча күп эшләр башкарыла, — дип билгеләде ул. — Федераль үзәктән быел бу өлкәне үстерүгә 8 миллиард сум акча бүленде. Аның күп өлеше аналарны һәм балаларны саклауга юнәлтеләчәк.

Яңа елның беренче сәгатьләрендә дөньяга килгән балаларга туу турында таныклык, бүләкләр, акчалата ярдәм тапшырылды. 

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»