08.12.2012 - Социаль өлкә

Бездән кадер-хөрмәт күрегез!

”Өлкән буынга — кадер-хөрмәт“. Туймазылылар өчен бу буш сүзләр генә түгел, ә өлкән яшьтәгеләр белән эшләү ысулларының берсе дә.

2007 елдан Туймазы, Мәскәү белән беррәттән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән ”Картлык шатлык бул­ган шәһәр“ проектында катнаша. Район хакимияте ярдәме белән юридик колледжда Халык университеты ачылган. Шәһәрдә һәм районда булган мөмкинлекләрдән файдаланып, пенсионерлар үзләренең тормыш сыйфатын яхшырта ала. Университет эшен ”Елларым — минем байлыгым“ дип аталган төбәк координация-ресурс үзәге оештыра. Укырга йөрүчеләр шушы оешмада әгъза булып тора.

Университетта пенсионерлар үзләре сайлаган фәннәр укытыла. ”Социаль тәэминат хокукы“ дәресләрендә алар салым салу, пенсия исәпләү һәм социаль тәэминат буенча законнар белән таныша. ”Интернет һәм компьютерны тирәнтен өйрәнү“ фәне дә бар. Дәресләр колледжның компьютер классында үтә. Тыңлаучылар телетапшырулар әзерләргә дә өйрәнә. ”Телестудия 50+. Видео-төшерү һәм монтажлау ни­гезләре“ курсы оештырылган.

Узган елда Бөтендөнья сәла­мәтлек саклау оешмасының картаю һәм яшәү циклы департаменты директоры Джон Биард үзәк директоры Г. Миңнегалиевага Туймазының Нью-Йорк, Барселона, Истанбул һәм башка шәһәрләр белән беррәттән проектта катнашучы булуы турында сертификат тапшырган.

Шулай ук узган елның сентяб­рендә Туймазыда ачылган буыннар университетында 400гә якын кеше шө­гыльләнә. Өлкән яшь­тәгеләрнең күпчелеге чит телләр өйрәнергә тели. Инглиз телен өйрәнү буенча 4 төркем оештырылган.

Быел Республика көне алдыннан ”Русия — актив озын гомерлелек“ программасы кысаларында шәһәрдә ”Актив озын гомерлелек“ клубы ачылган. Биредә ветераннар советы, сугыш һәм хезмәт ве­тераннарының ”Тере тарих“ халык хоры урнашкан. Клубта бильярд, өстәл теннисы уйнау өчен бүл­мәләр, уку залы бар, арзанга гына хезмәт күрсәтүче чәчтараш эшли. Киләчәктә халык университеты дәресләрен, очрашу кичәләрен, конференцияләрне дә шушында оештыру күз уңында тотыла.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»