15.10.2010 - Социаль өлкә

Уңай үзгәрешләр күз алдында

Тәтешле районында бу җаваплы чарага әзерлек эшләре тулысы белән календарь планга ярашлы башкарылды. һәм менә район буенча 61 исәп алучы эшкә башлады. Аларның һәрберсенә көненә 20гә якын гаиләдә булырга туры киләчәк.

Исәп алучы Альбина Адыевага Югары Тәтешле авылының Ведерников, Яшьләр, Заречный, Пролетар һәм Мәктәп урамнарында 166 йортта эш башкарырга кирәк булачак. Иртәнге сәгать 8дән исәп алуны башлады. Мин очратканда бишенче йортка кереп бара иде инде ул. Альбина Югары Тәтешленең икенче урта мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе. Халык исәбен алуда әле беренче тапкыр катнаша. “Шуңа бераз дулкынландыра да. Әмма кешеләр бу кампаниянең мөһимлеген яхшы аңлыйлар, барлык сорауларга да тулы мәгълүмат бирәләр. Мөһим эшне вакытында төгәл үтәп чыгарбыз дип ышанам,” — ди ул.

Альбина Яшьләр урамында яшәүче Зыяфа һәм Борис Гайсиннарга керде. Борис  абый гомере буе район үзәк дәваханәсендә ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләде. Зыяфа апа район кулланучылар җәмгыятендә сатучы иде. Хәзер икесе дә  хаклы ялда. Балалары үз дөньялары белән яшиләр. “Үткән халык исәбен алу вакытында нинди авыр тормышта яши идек. Ил таралып барган чорга туры килде. Шул чакта киләчәкне күзаллау, социаль һәм икътисади хәлне яхшырту өчен төгәл җаваплар кирәк дигәннәр иде. Дөрес булган, күрәсең, тормыш яхшырды. Хәзер үз вакытында төгәл итеп пенсиябезне алабыз, Аллага шөкер, мул тормышта яшибез. Бу халык исәбен алу да илебез тормышына уңай үзгәрешләр кертергә ярдәм итәр дип өметләнәбез”, — ди Борис ага.

Олы әһәмиятле бу чарада тәтешлелеләр теләп катнаша.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»