04.10.2012 - Социаль өлкә

Пенсия системасын реформа көтә

Стратегия  илебездә пенсия системасындагы өч дәрәҗәдәге модельне тормышка ашыруны максат итеп куя. Беренче дәрәҗә — дәүләт мәҗбүри пенсия страховкалау системасы кысаларында хезмәт (дәүләт) пенсиясе. Ул страховка взнослары һәм федераль бюджеттан бюджетара трансферлар исәбенә формалаша. Шушы исәпкә пенсия хезмәт хакының 40 проценты күләмендә булырга тиеш. Икенче дәрәҗә — корпоратив пенсия. Хезмәткәрнең катнашырга теләге булган очракта, шәхси хезмәт һәм (яки) коллектив килешүе яисә тармактагы тариф килешүе нигезендә эш бирүче тарафыннан (работодатель) формалаштырыла. Моңа тагын хезмәт хакының 15 проценты кадәр сумма өстәлә. Өченче дәрәҗә — шәхси пенсия. Аны эшләүче кеше үзе формалаштыра. Бу очракта хезмәт хакының 5 проценты күләмендә коэффициент өстәләчәк.

Югарыда телгә алынган стратегиядә пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез, ягъни, хатын-кызлар өчен  ул — 55, ир-атларга 60 яшь килеш калачак.

Әлбәттә,  илдә пенсия системасын реформалаштыру күптән өлгергән проблема иде. Бүген бу өлкәдә хәл ничек тора дигәндә, өлкәннәр саны елдан-ел арту, ә пенсия фондының “саегуы” күренә. Соңгы мәгълүматлар буенча, илдә картлык буенча уртача пенсия күләме 9,7 мең сум тәшкил итә. Реаль күрсәткечләрдә ул 2002 елдагыдан 2,7 тапкыр арткан. Пенсия алучыларның яшәү минимумы дәрәҗәсе белән пенсия күләме  нисбәте 183,4 процент тәшкил итә. 2002 елда ул — 108,5, 2007 елда 110,4 процент булган.

— 2020 елга кадәр без пенсия түләү системасын тамырдан үзгәртергә тиеш. Әмма лаеклы ялдагыларның пенсиясен киметүгә юл куймаячакбыз. Пенсия алучыларның хокуклары киңәячәк. Пенсия күләме киләчәктә страховка взносларына, хезмәт стажы зурлыгына һәм кешенең пенсиягә чыгу яшенә, пенсионерга яшәү минимумыннан да түбән булмаган гарантияләр тәэмин итүгә юнәлтелә,— диде үзенең чыгышында Андрей Пудов.

Шунысы да игътибарга лаек, әгәр эшләүче кеше хезмәт хакының 20 процентын 40 ел дәвамында Пенсия фондына күчереп барса, лаеклы елга чыккач 20 ел  дәвамында элекке хезмәт хакының 40 проценты күләмендә пенсия алачак. Ил буенча, Анатолий Дроздов билгеләвенчә, уртача пенсия түләү дәвамлыгы 18 елдан артмый. Киләсе елда ул — 19, аннары 20 елга җитәргә тиеш, ягъни Русиядә пенсионерларның гомере артырга тиеш була.

Стратегиядә билгеләнгән максатлар тормышка ашкан  хәлдә пенсия фонды тагын да хәерчеләнмәсме, дигән сорау да туа.

— Безнең эчке резервлар да күп бит әле, — дип җавап бирде Анатолий Дроздов. — Русиялеләр Европа илләрендәге халыктан 10 елга азрак яши. Аннары, льготникларның да исәбе-хисабы юк. Ничек кенә сәер тоелса да, болар безнең эчке резервларыбыз. Стимул да бар бит, озак эшләгән кеше пенсияне дә күбрәк алырга хокуклы. Икенче мәсьәләне дә онытырга ярамый. Бәлки, киләчәктә пенсия яшендә эшләп йөрүче бай кешеләр мәсьәләсе дә күтәрелер?

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, соңгы 10 елда республикада пенсионерлар саны 50 мең кешегә арткан. Бу зур күсәткеч түгел. Биредә миграция һәм Себердә эшләп пенсиягә чыккач Башкортстанга кайткан кешеләр байтак. Янә шунысы игътибарга лаек, әлеге вакытта яшьләре 80нән узган пенсионерлар саны 116 мең 200 кешегә җиткән. 2003 елда ул 70 мең генә булган. Фоат Хантимеров фикеренчә, 2030 елга кадәр Башкортстанда пенсионерлар саны кискен артуы фаразланмый.

Пенсия системасын үстерү стратегиясе проектын өйрәнү ике ай дәвам итәчәк. Алдагы елда документны депутатлар каравына тапшыру планлаштырыла. Президент хуплаган очракта, ул 2014 елдан гамәлгә керәчәк. Әлегә һәркем пенсия системасын реформалаштыру мәсьәләсендә үз фикерен белдерә ала. Проект Русиянең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы,  Пенсия фонды сайтларында урнаштырылган.

Али СӘЙФУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»