01.09.2012 - Социаль өлкә

Яшәгән саен яшәреп булмый

Русия Федерациясенең Пенсия фонды Хезмәт министрлыгы белән берлектә чираттагы пенсия реформасы стратегиясен билгеләде. Ул 15 сентябрьгә кадәр Хөкүмәткә тапшырылырга тиеш, ә октябрь башында Президентка тәкъдим ителәчәк. Әлеге вакытта бу стратегия буенча төбәкләрдә фикер алышу бара.

Әлеге көндә пенсия күләме һәркемнең хезмәт хакына карап аның 37 процентын тәшкил итә. Реформаның максаты — бу санны 40 процентка кадәр күтәрү һәм аның яшәү минимумыннан кимендә 2,5-3 тапкыр артык итү.

Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Фуат Хантимеров сүзләренә караганда, республикада картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме — 9200, хезмәт пенсиясе исә уртача 8850 сум, башка пенсияләр 8600 сум күләмендә түләнә. Әмма аны арттыру буенча җентекле эш бара.

Бүген илдәге икътисади хәлне күз алдында тотып, Русия пенсия системасын халыкара стандартларга якынайту бурычы тора. Алдагы чорда пенсия системасы дефицитсыз булырга тиеш. Әлегә бу максатта бюджеттан ел саен 1 триллион сум акча бүленә. Әмма бу гына җитми. Килеп туган бушлыкны тутыру өчен төрле юллар карала.

Ил җитәкчелеге пенсия яшен үзгәртүгә каршы булуын белдерде, әмма калган ике тәкъдим карала әле. Чөнки пенсия фондына федераль бюджеттан дотацияләр көтү нәтиҗәсез, шуңа күрә фонд үз эчендә резервлар эзләргә бурычлы. Бу шул ук пенсионерлар җилкәсендә көрчектән чыгу кебегрәк килеп чыга түгелме? Әле 2010 елдан гына пенсия күләме яшәү минимумыннан ике тапкырга якын артып китте. Халыкара стандартлар буенча ул яшәү минимумына 3 тапкырга артык һәм элекке хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш. Европада исә ул 60-70 процентка җитә. Моңа якынлашу өчен кайдан акча табарга? Экспертлар тәкъдим иткән эчке резервлар берничә, әйтик, пенсиягә кабул ителгән норма яшеннән алда китүчеләр. Безнең илдә һәр өченче эшләүче кеше аны биш, хәтта ун ел алдан ала башлый. Пенсия системасына шәхси эшкуарлар, адвокатлар, нотариуслар аз акча кертә. Иң мөһиме, илдә хезмәт хакларының 40 проценты күләгәдә кала килә, ягъни алардан страховкалау взнослары түләнми. Илдәге эшкә яраклы 87 миллион кешенең 60 миллионы гына түли аларны. Эшләүче пенсионерларны исәпләмәгәндә, бу 48 миллионга да тулмый.

2013 елдан үз эшен булдырган гражданнарның страховкалау тарифы ике тапкырга артачак, зарарлы хезмәт белән мәшгуль булганнар өчен пенсия фондына айлык хезмәт хакының 4 процентына кадәр күчереләчәк дип көтелә. Әлегә пенсия күләмен исәпләгәндә, хаклы ялга чыккан кеше уртача 18 ел пенсия ала дип күзаллана. 2013 елдан ул 19 ел булачак. Әмма уртача алганда гамәлдә бу сан 21гә барып җитә. Ә бу үз чиратында өстәмә чыгымнарга китерә.

Коры саннар белән эш итәргә күнеккән икътисадчылар белән социаль өлкә вәкилләренең фикерләре аерыла. Бу пенсиянең тупланыш өлешенә бигрәк тә кагыла. Әлегә 1967 елдан соң туган һәркемнең хезмәт хакыннан 6 процент, телиме-теләмиме, шушы максатка юнәлдерелә.  Аның бу акчаны дәүләт структураларынамы, әллә шәхси кулларга бирергәме дигән сайлау мөмкинлеге генә бар. Күпләр әле һаман әлеге мөмкинлек турында белми, яки аны дәүләт карамагына калдыра. Шул ук вакытта, ул булачак пенсионерларның җыела барган акчасын индексацияләргә ашыгып бармый. Бу очракта алар булган бар мөмкинлекләр турында да хәбәрдәр булып, үзләренә кулаен сайлап алсыннар иде, диясе килә. Моның өчен республикада Пенсия фондының 69 бүлекчәсе эшли, алар 1 миллион 75 мең кешене хезмәтләндерә, 4 миллион кешенең шәхси пенсия исәбен алып бара. Күптән түгел биредә республикада эшләүче 246 мең кешенең пенсия күләме арттырылды. Кайберәүләр 2780 сумга кадәр күбрәк акча ала башлады.

Яшәгән саен яшисе килә, әмма яшәгән саен яшәреп булмый, шуңа күрә картлыгың да шатлык булсын дисәң, пенсия өлкәсендәге яңалыклар белән һәрдаим танышып торырга һәм тиешле взносларны алдан түли барырга кирәктер.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»