02.08.2012 - Социаль өлкә

Пособие һәр бала өчен түләнәчәк

Башкортстан Хөкүмәте “Инвалид бала карау-тәрбияләү буенча пособие тәгаенләү һәм түләү тәртибе турындагы положениегә үзгәрешләр кертү турында” карар кабул итте.

Документта шушы елның 1 июленнән инвалид бала карау-тәрбияләү буенча пособиенең эшләмәүче кеше караган һәр инвалид балага тәгаенләнәчәге һәм түләнәчәге күз уңында тотыла.

Элек бу пособие, карау-тәрбияләү таләп ителгән инвалид балалар саны күпме булуга карамастан, бер тапкыр тәгаенләнгән. Шушы елның 1 гыйнварыннан ул 532 сум 50 тиен тәшкил итә.

Пособие түләүгә кагылышлы сораулар белән яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Розалия Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»