27.07.2012 - Социаль өлкә

Гариза таләп ителми

1 августтан эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсиясе күләменә төзәтү кертеләчәк. Мондый еллык кабаттан исәпләү гражданнардан гаризалар таләп итмичә эшләнә. 2011 елның 1 августында төзәтүләр кертелгән хезмәт пенсиясе алучыларга, агымдагы елда пенсияләрне кабаттан исәпләү өчен узган елның 2-4 кварталы һәм агымдагы елның 1 кварталы өчен страховкалау взнослары исәпкә алыначак.

Башкортстан Республикасы буенча Русиянең Пенсия фонды бүлеге тарафыннан 1 августтан хезмәт пенсиясе күләменә төзәтүне үз вакытында кертү өчен барлык эшләр дә төгәлләнде. Хезмәт пенсиясен яңа күләмдә 246 мең эшләүче пенсионер алачак.

Төзәтүләрдән соң Пенсия фондына кергән страховка взносы суммасына бәйле пенсия һәр пенсионерга шәхсән артачак. Артуларның иң югары күләме 2780 сум тәшкил итәчәк. Төзәтүләр кертүдән баш тарткан пенсионерлар, Русиянең пенсия фонды идарәсенә гариза юллап үз пенсияләрен кабат исәпләтә ала. Пенсия күләмен төзәтү яисә алдагы кабат исәпләү буенча мәгълүматлар нигезендә, тәгаенләнгән көннән 12 ай үткәч мондый хокукка ия. Кабаттан исәпләү мөрәҗәгать иткән айдан соң, аның беренче көненнән башкарылачак.

БР буенча РФ Пенсия фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»