11.07.2012 - Социаль өлкә

Президент күп балалы гаилә белән очрашты

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфада яшәүче  Гөлнара Бакировага “Ана даны” медале тапшырды.

Республика башлыгы очрашуга Бакировларның тату һәм зур гаиләсенең барлык әгъзаларын да чакырды. Бу гаиләдә герой анадан башка гаилә башлыгы Сергей Викторович һәм алты бала: 18 яшьлек Азалия, 15 яшьлек Анжелика, 8 яшьлек Алина, 5 яшьлек  Анна, 3 яшьлек Андрей һәм 2 яшьлек Аделина яши.

— Олы кызыбыз гына очрашуга килә алмады, быел ул мәктәпне тәмамлады, институтка укырга керергә документларын тапшырды. Иртән аны сөйләшүгә чакырдылар, — диде Президентка Гөлнара Бакирова.

Үз чиратында Рөстәм Хәмитов күп балалы гаилә ничек яши, нинди кыенлыклар булуы турында кызыксынды.

— Мин 207нче маршрут автобусында водитель булып эшлим, — диде Сергей Бакиров. — Эштә күп балалы әти икәнемне белеп, миңа мөмкинлекләреннән чыгып ярдәмгә киләләр.

— Миңа “Изгелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә гаилә тәрбияләү төркеме оештырырга тәкъдим иттеләр — без тәгаен мәктәпкәчә учреждениегә беркетеләчәкбез, — дип сүзгә кушылды Гөлнара Бакирова.

Торак мәсьәләсе турында сүз чыккач, алар зур булмаган ике бүлмәле фатирда каенанасы белән бергә гомер итүләре турында әйттеләр.

Рөстәм Хәмитов аларга программага керү өчен кирәк булган барлык документларны да җыярга кушты. Бу программа кысаларында күп балалы гаиләләр бушлай төзелеш өчен җир участогы алырга хокуклы.

Соңыннан Рөстәм Хәмитов медаль һәм бүләкләр тапшырды, ә балалар Президент кулыннан уенчыклар алды. Бакировлар 19 ел  бергә яшиләр. Аларның гаиләсе бер-берсенә һәм балаларга мәхәббәт, туганнарына һәм якыннарына ихтирам белән сугарылган.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»