07.07.2012 - Социаль өлкә

Якты чырай, тәмле аш

Башкалада кафе-рестораннар белән беррәттән, һәркем дә тукланырлык гадәти ашханәләр булдыру турындагы мәсьәлә күптән чишелешен көтә. Бигрәк тә аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен туклану мәсьәләсе кискен тора. Шушы уңайдан Уфаның “Мәктәп һәм балалар туклануы” муниципаль унитар предприятиесенең Киров, Калинин, Октябрь районы филиалларында социаль ашханәләр ачылды. Кичә башкаланың эшче хәбәрчеләр  урамында урнашкан ашханәдә Президент Рөстәм Хәмитов булды.

— Әлеге ашханәдә ял һәм бәйрәм көннәреннән башка һәр көнне 60лап кеше туклана, — ди башкаланың Киров районы халыкны социаль хезмәтләндерүнең комплекслы ”Изгелек” үзәге директоры Тәгъзимә Габделвәлиева. – 2011 елның 29 апрелендә ачылганнан башлап без 600 кешене хезмәтләндердек. Килүчеләргә бер тапкыр комплекслы төшке аш тәкъдим итәбез.

Президент эш шартлары, бирегә килүчеләр белән аралашты.

— Миллионнан артык кеше яшәгән Уфа кебек шәһәргә мондый ашханәләрнең өчәү генә булуы канәгатьләнерлек түгел, әлбәттә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Алар һәр районда булырга тиеш.

Аның сүзләрен бирегә даими йөрүчеләр дә куәтләде. Оксана Биглова, әйтик монда берсеннән-берсе кече өч баласы — Эльмира, Арслан һәм Андрей белән ярты ел саен бер ай дәвамында йөри. “Балаларга өйдә һәр көнне аш төрләндерү җиңел түгел, ә монда итле, камыр ашлары, җиләк-җимеш, туңдырмалар белән сыйланабыз”, — ди әни кеше.

Моннан тыш, әлеге ашханәгә килүчеләр бушлай юрист һәм психолог киңәшләре дә ала. Алар арасында янгыннан каза күрүчеләр, гаиләләре таркалган, яки тәгаен яшәү урыны булмаган кешеләр дә булуын искә алсаң, бу ярдәм дә бик кирәк.

Якты чырай, тәмле аш, файдалы киңәшләре белән халыкка хезмәт иткән мондый үзәкләрнең башкалада гына түгел, республикада да ачылырына ныклы ышаныч бар.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»