03.07.2012 - Социаль өлкә

“Мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм ит”

Башкортстанда шундый исемдәге хәйрия акциясе старт алды. Ул инвалид балаларга, ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм авыр хәлдәге тулы булмаган гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылды.

Акция шартларына ярашлы, ярдәм итәргә теләүче гражданнардан һәм предприятиеләрдән язу-сызу кирәк-яраклары яңа килеш кенә кабул ителә. Портфельләрне, мәктәп формасын, уку әсбапларын, әдәби китапларны яңа яисә яхшы сакланган хәлдә тапшырырга мөмкин.

Барлык тапшырылган ярдәм  Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының территориаль органнарында исәптә торган гаиләләргә биреләчәк.

Бу акциядә теләгән һәркем катнаша ала.  Ярдәм республиканың шәһәр һәм районнарының  социаль хезмәтләндерү үзәкләрендә кабул ителә. 30 августта акция нәтиҗәләренә йомгак ясалачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»