27.06.2012 - Социаль өлкә

Социаль ярдәм максатлы булырга тиеш

Тәрбиягә бала алган ата-аналарга  һәм патронат тәрбиячеләргә акча артачак, уллыкка яисә кызлыкка бала алучылар һәм  опекуннар махсус әзерлек үтәргә тиеш булачак. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсен камилләштерүгә юнәлтелгән  закон проектлары  республика парламентының 28 июньдә үтәчәк чираттагы сессиясендә тикшереләчәк.

Парламентарийлар көн тәртибенә кертелгән закон проектларының берсе белән  Башкортстан Республикасының Гаилә кодексына үзгәрешләр кертергә ниятли. Яңалыклар ата-ана тәрбиясеннән калган баланы  үз гаиләсенә  тәрбиягә алучылар өчен психологик-педагогик һәм хокук әзерлеге үтүне күз уңында тота. Бу таләп чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә дә кагылачак.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Лилия Гомәрова билгеләп үтүенчә, бу мәсьәлә  иң элек максаты бала тәрбияләү түгел, ә үз файдасын кайгырту булган  ваемсыз ата-аналарга тәрбиягә бала алу мөмкинлеге бирмәү белән бәйле. Депутатның сүзләренә караганда, бу үзгәрешләрне кабул итү уллыкка яисә кызлыкка бала алучыларны әзерләү сыйфатын күтәрәчәк.

— Ахыр чиктә, бу  ата-аналарның психологик-педагогик белемен күтәрү генә түгел, ә җентекле сайлап алу да. Гаиләгә бала алу — хаталар булырга тиеш түгел юнәлеш  ул, — дип ассызыклады Лилия Салават кызы.

Тәрбиягә бала алган ата-аналарга һәм  патронат тәрбиячеләргә түләнүче акча күләменең 5858 сумга кадәр күтәрелүе көтелә. Законның 2012 елның 1 гыйнварыннан соң килеп туган мөнәсәбәтләргә кагылачагын исәпкә алып, быелгы түләүләр  тәрбиягә бала алган һәм  патронат тәрбияче булган 3186  кешегә исәпләнгән. Шушы ук закон проектында  опекуннар (попечительләр) һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә балаларны карау-тәрбияләүгә айлык пособие 4900 сум  күләмендә   тәкъдим ителә. Шушы елда бу акчаны 13621 бала  алачак.

Депутатлар игътибарына тәкъдим ителгән тагын бер закон проекты белән  балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге республиканың закон актларына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Бу үзгәрешләр 2013 елның 1 гыйнварыннан социаль яктан авырлык кичерүче гаиләләр өчен айлык бала пособиесе күләмен арттыруны күз уңында тота. Айлык пособие күләме 726 сумга җитәчәк.

Депутатлар бу закон проектын хуплаган очракта, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга социаль пособие һәм авыл җирендә яшәүче гаиләләрдәге балаларга пособие берләштереләчәк.

Аларга тагын күп балалы гаиләләргә түләүсез физкультура-спорт һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәтләр буенча, укучыларның юл йөрүенә кагылышлы натураль ташламалар өстәләчәк, законның яңа редакциясе аларны акчалаштыруны тәкъдим итә. Бу социаль ярдәм чараларын алуда тигезлек тәэмин итү зарурлыгыннан чыгып эшләнә, дип аңлаттылар парламентта.

Эш шунда ки, кагыйдә буларак, авыл җирендә яшәүчеләр бассейнга түләүсез йөрү һәм башка түләүле савыктыру хезмәтләреннән  файдалану хокукыннан мәхрүм. Авылларда бу хезмәтләр бөтенләй  юк. Шуңа күрә, депутатлар фикеренчә, акчалата компенсация халыкның бу төр социаль ярдәм алу хокукын тигезләү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта, яңалыклар социаль ярдәм чаралары күрсәтүдә адреслылыкны кертүне күз уңында тота.

Үзгәрешләргә аңлатма биреп, парламент вице-спикеры Лилия Гомәрова Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов кушуы буенча социаль законнарны камилләштерү буенча эшче төркем оештырылуын һәм эшләвен әйтеп үтте.

— Безнең төп бурычыбыз — социаль ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү, — дип ассызыклады Лилия Салават кызы. — Республикада яшәүчеләрнең, кайда яшәүләренә карамастан,  дәүләттән социаль ярдәм алуда  мөмкинлекләре тигез  булырга тиеш. Моннан тыш, һәркемгә акча таратуның мәгънәсе юк. Ярдәм  тәгаен максатлардан чыгып күрсәтелергә тиеш.

Гайнан Әһлиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»