23.06.2012 - Социаль өлкә

“Без яшь әле, яшь...”

Халык университетында белем алучылар укытучылары белән.Мәләвез шәһәрендә “Халык университеты” программасы буенча белем алучылар бу көнне аерым курс тәмамлауларын раслаучы танытма алырга җыелган иде. Гомерләрендә чираттагы имтиханны лаек үткәнне дәлилләүче документ алар өчен әллә нинди затлы дипломнардан да кыйммәтрәк шикелле тоелды. Укытучылары Татьяна Силина, Марина Дегтярева, Алексей Сороченко чал чәчле “студентларын” шушы күңелле вакыйга белән ихлас котлады.

Башкортстанны хаклы рәвештә “Картлык шатлык булган шәһәр” халыкара проектына кушылган тәүге төбәк дип атарга була. Былтыр Хөкүмәт карары белән “Өченче буын халык университеты” төбәк программасы расланды. Хәзер һәр пенсионерның компьютерны, гаилә психологиясен, чит телләрне, шәхси гигиена һәм дәвалау физкультурасы нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге бар. Әйе, бүген кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, махсус белем ала ала. Белем алуга хокук — шәхеснең төп хокукларының берсе. Әлбәттә, өлкән яшьтәге кешенең максаты ниндидер һөнәр үзләштерү түгел, ә үзенең аң-белемен камилләштерү, яшьтәшләре белән аралашу, заманнан арта калмыйча, актив тормыш позициясен саклау. Бу программа өлкәннәргә балаларының, оныкларының дөньясын яхшырак аңларга ярдәм итә. 

Мәләвездә бу уңайдан махсус уку программасы эшләнгән. Былтыр пенсионерлар компьютерны өйрәнгән, хәзер алар аннан җәһәт кенә кирәкле мәгълүматны таба, электрон почта булдыра, скайп аша туганнары белән аралаша ала. Район хакимияте дә, укытучылар да “Халык университеты” программасы исемлеген киңәйтү яклы булып, теләүчеләр инглиз теле нигезләрен, психологияне, дәвалау физкультурасы методологиясен өйрәнә башлый. Былтыргы августтан бүгенгәчә 16 төркемдә 500 пенсионер белем алган.

Шуларның берсе — Хәтимә Газизовага 65 яшь. Ул бирегә Тамьян авылыннан килеп укый. Дәвалау физкультурасы курсларын төгәлләгән дә инде. Гомеренең байтак өлешен балаларга белем бирүгә багышлаган педагогик хезмәт ветераны, элекке немец теле укытучысы хәзер инглиз телен өйрәнә башлаган. Бу аңа бик кирәк булачак, чөнки дин кануннарын җиренә җиткереп үтәп килүче Хәтимә апа Согуд Гарәбстанында булырга, изге  Мәккәгә хаҗ кылырга хыяллана.

Кайчандыр район комитетында хезмәт салган Миңнегөл Мәсәгутованы Мәләвездә белмәгән кеше сирәктер. 

— Гомер буе халык арасында эшләдем дә, пенсиягә чыккач, аптырап калдым, — ди бу бик тә актив, ачык ханым. — Әлеге программа турында ишеткәч шатлануымны күрсәгез! Безнең өчен белем алу гына түгел, аралашу да бик мөһим. Укытучылар да бик әйбәт, тиешлесен гади генә төшендереп бирәләр, безгә аңлаешлы булсын өчен тырышалар. Мин укыту бу кадәр югары дәрәҗәгә куелгандыр, дип уйламаган идем, тәүдә барысы да исем өчен генә оештырылган кебек иде. Юк икән, без чып-чын студентлар булып, әллә күпме фәһемле, файдалы мәгълүмат алдык.

Дүрт юнәлеш буенча да танытма алып өлгерүчеләр хәзер яңа белгечлекләр көтә. Кемнеңдер француз телен өйрәнәсе килә. Шәһәрдә “Француз клубы” эшләп килә, шуның өчен бу телне өйрәтү белән проблема тумаячак. Әлегә Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан күрсәтмә генә юк. Былтыр пенсионерлар шушы ведомство министры Ленара Ивановага дәресләр сәгатен арттыру турында мөрәҗәгать иткән. Аларны ишеткәннәр һәм менә инглиз теле икенче, тирәнтенрәк программа буенча укытыла башлаган. Әйтик, былтыр егерме сәгать өйрәнелсә, хәзер кырык сәгать бирелгән. Француз телен өйрәнү теләгенә дә министрлык колак салыр дип ышанасы килә. Программа чараларын гамәлгә ашыру өчен быел республика бюджетыннан былтыргыдан дүрт тапкыр күбрәк акча бүленгән. Димәк, сәгатьләр дә, белгечлекләр дә артачак.

Мәләвез төбәгендә “Социаль туризм” программасы әлегә тулы көчендә эшләп китә алмаган. Әмма үзләренең районы эчендә туристик походлар оештырганнар. “Воскресенск авылындагы картиналар галереясын моңарчы күргән юк иде, әллә нинди музейларга алыштыргысыз сәнгать йорты булган бит үзебездә”, дип гаҗәпләнә алар бүген дә. Туристик маршрутларны киңәйтергә, республика буйлап сәфәр кылырга исәпләп торалар, чит илләрне дә барып күрәселәре килә.

Әйткәндәй, Башкортстанда социаль туризмны үстерү буенча яңа программа расланды. Ул булган тәҗрибәне, халыкның  туризм хезмәтләренә булган ихтыяҗын исәпкә алып эшләнгән. Программаны финанслау күләме 111 миллион сум тәшкил итәчәк һәм ул республика бюджеты, бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә гамәлгә ашырылачак. Шушы ел ахырына кадәр алты мең пенсионер һәм инвалид туристик сәфәрләргә юлланыр дип көтелә.

Программа нигезендә путевка хакларына субсидияләр бүленә: республика буенча социаль турларның  — 70, ил буенча  маршрутларның — 50 һәм чит илләргә сәфәрнең 30 процентын дәүләт түләячәк. Инвалидлар һәм аларны озата  баручылар өчен путевканың 70 процент бәясе, әмма 11 800 сумнан да күп булмаган хакы субсидияләнә.

Туристик путевкалар муниципаль берәмлекләрдә яшәүче пенсионерлар һәм инвалидлар санына карап бүленә. Гаризалар урындагы социаль яклау органнарында 20 июньдә кабул ителә башлады. Дөнья күрергә, ил гизәргә теләүчеләргә ашыгырга кирәк.

Резеда Галикәева.

Мәләвез районы.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»