16.06.2012 - Социаль өлкә

Үз йортыңа җитмәсә дә...

Гөлчәчәк Әхмәдиева Кураловлар белән.Республиканың һәр районында диярлек өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны социаль хезмәтләндерү бүлекләре эшләп килә. Күптән түгел Туймазы районының Кәкребаш авылында урнашкан приютта яшәүчеләр белән таныштык. Бу учреждение — район һәм шәһәрнең халыкны социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәгенә караган сигез бүлекчәнең бер тармагы.

Бүлекчәләрнең берсендә өйдән өйгә йөреп ярдәм күрсәтүчеләр эшли, 104 социаль хезмәткәр 836 әби-бабайны хезмәтләндерә. Социаль-медицина ярдәме күрсәтү бүлекчәсендә эшләүчеләр каты чиргә тарып өйләрендә ятучыларны килеп карый. Тиз социаль ярдәм күрсәтү бүлегенекеләр инвалидларга яисә пенсионерларга бер тапкыр ярдәм күрсәтә. Әйтик, берәр мебель алып кайтырга яисә белешмә алырга.

— Бездә әйберләр банкы да эшләп килә. Шәһәр, район халкыннан кием-салым җыябыз һәм мохтаҗларга таратабыз. Кемдер кирәкмәгән җиһазын китерергә мөмкин, алар да үз хуҗаларын таба, — ди үзәк директоры Алмаз Низамиев.

Әлбәттә, җитәкченең төп хәстәре — кешеләр. Шуңа да Кәкребаш авылындагы социаль үзәккә ул еш килә. Биредә кырыкка якын әби һәм бабай яши. Төрле авылдан җыелсалар да, язмышлары охшаш аларның — барысы да диярлек ялгыз калган, балалары тарафыннан онытылган, ташланган.

Тагын да аянычлырак язмышлылар да очрый. Җитмеш яшьлек Гөлнур апа әнә ике кыз үстергән. Шуларның берсе иренә пычак кадап төрмәдә утырып чыга.  Иреккә чыгуын көтеп кенә торганнар, күрәсең, былтыр аның үле гәүдәсен бер машинадан ыргытып киткәннәр. Шушы көннәрдә инде икенче кызы янына кайтырмын дип көткән апага тагын коточкыч хәбәр җиткергәннәр — анысы да иренә пычак чәнчегән...

Бу хәлләрне сөйләгәндә бүлекчә җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәдиеваның күзләрендә яшьләр күренеп китә. Кызгана ул әбиләрен, монда ничек кенә яхшы булса да, гаилә җылысы җитмәвен дә аңлый. Картларның да, приютта яшәүче инвалидларның да һәрберсендә китап язарлык язмыш...

Шушында яшәүче Бикбулат Куралов “Кызыл таң”га хат та язган иде. Проблема шул ук — тораксызлык. Аның әнисе районның Түбән Троицкий бистәсендә яшәгән, шунда икенче кешегә кияүгә чыккан. “Үзләре үлгәч ул абыйның да, әнинең дә фатирын саттылар да, акчасы миңа тиеш булса да, бирмәделәр, бер туганым алды”, ди III группа инвалиды Бикбулат абый. Алар элек Өязетамак авылында, иптәше — II группа инвалиды Минзилә апаның өендә яшәгән, хатынның туганы кайткач чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Инде бер еллап шушы учреждениедә җан асрыйлар. 53 яшьлек ирнең үз дөньясын корасы килә. Тик акча юк. Без ул шикләнгән апасы белән дә сөйләштек, тик акча турында беренчегә ишетә булып чыкты. Бикбулат абыйга Туймазы шәһәрендәге нотариуска мөрәҗәгать итеп, әнисенең фатирын тәгаен кем сатканын белергә кирәк.

Әйе, кагыйдә буенча, бу йортка китерелүчеләр биредә алты ай гына яшәргә тиеш, аннары аларны я туганнары алып китә, я торыр урыннары табыла, өйләре янучыларга торак бирелергә мөмкин. Бөтенләй ярдәмсез калучыларны Октябрьскийдагы картлар йортына җибәрәләр. Монысы инде мәңгелеккә дәүләт карамагына күчү дигән сүз. Тик анда барырга теләүче юк. Барысы да, хәтта җир йөзендә бер генә туганы калмаганнар да могҗиза көтә — менә ишек ачылыр да кемдер алар алдында бөтенләй икенче тормыш капкаларын ачар. Анда, бәлки, көненә дүрт тапкыр җылы аш та пешереп куймаслар, сырхап китсәләр, янда гына шәфкать туташы да булмас, башкалар да нигә кәефең начар, дип, янында бөтерелеп йөрмәс, бәйрәм саен мәктәп балалары яисә район үзешчәннәре моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән күңелләрен дә күрмәс...

Тик ул үз йорты булыр...

Резеда Фазылова.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»