Социаль өлкә

“Буратино” ишекләрен ачты

13 сентября

Узган чәршәмбедә Бакалы районы үзәгенең “Көнбатыш” бистәсендә 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында республиканың мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашты.

— Өч ел элек республика җитәкчелеге 2016 елга кадәр балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсен тулысынча хәл итү бурычы куйган иде. Әйтергә кирәк, шушы уңайдан республикада зур эш алып барылды: мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңалары төзелде, булганнары үзгәртеп корылды. Саннар теле белән әйткәндә, Башкортстанда 2014-15 уку елына балалар бакчаларында 10080 яңа урын (шуның 4 меңе яңа төзелешләр исәбенә) булдырылды. Шушы тизлек белән барсак, 2016 елга алдыбызга куелган бурычны тулысынча үти алачакбыз. Бүген Бакалы районы үзәгендә яңа балалар бакчасы ачу шушы юнәлештә анык адымнарның берсе булып тора, — дип белдерде Әлфис Гаязов, тантанага җыелучылар алдында чыгыш ясап.

Иске Баешны яңа йортлар бизи

13 сентября

Дүртөйле районында торак төзелеше киң колач алган.

Эшенә күрә ашы да булсын

03 сентября

Республика йортында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия утырышын үткәрде. Эш бирүчеләр берлеге, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Башкортстан Профсоюзлар федерациясе катнашлыгында минималь хезмәт хакын күтәрү турындагы килешүгә кул куелды.

Дәүләт программалары йортлы итә

23 августа

Яшьләр – дәүләтнең стратегик ресурсы. Илнең киләчәге аларга бәйле. Шуңа күрә хөкүмәт төрле ташламалы субсидияләр, займнар белән яшь гаиләләргә, бигрәк тә торак шартларын яхшыртуда мохтаҗларга ярдәм итә.

Күркә дусларын җыйды

19 августа

Якшәмбе көнне Уфаның “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркында “Күркә дусларын җыя” дигән гаилә фестивале үтте. Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәми­тов аграр комплекска үзе­бездә җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгаруны киметеп, азык-төлек сатуны республикада һәм күрше өлкәләрдә киң җәелдерергә дигән бурыч куйган иде. Шушы максат кысаларында алдынгы пред­прия­тиеләрнең берсе саналучы М. Гафури исемендәге кошчылык комплексы күркәм гаилә бәйрәме оештырды.

Яктылык — кояштан, яхшылык — анадан!

06 августа

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова бер төркем күп балалы әниләрне тәбрикләде.

Өй туйлары гөрли авылларда!

05 августа

Дүртөйле районында үткән семинар-киңәшмәдә республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов хакимият башлыклары алдында торак төзелеше программаларында активрак катнашу таләбе куйды.

“Өй салуның ние бар – чутлыйсы да мүклисе”, дисәләр, дә, бүген торак мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен иң кат­лау­лыларның берсе булып кала. Шунысы куанычлы: республикабызда торак шартларын яхшырту проблемасына игътибар елдан-ел көчәя, әлеге юнәлештә бер­сеннән-берсе нәтиҗәлерәк программалар булдырыла, эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. “Йорт комплектлары” проекты да уңышлы дәвам итә. Моңа дәлил күз алдында – авыл­лары­бызны ямьләп, чагыштырмача кыска вакыт эчендә яңа, матур йортлар, урамнар, хәтта бистәләр үсеп чыга.

Эшкуарның шәһәргә бүләге

30 июля

Адым саен диярлек банклар, кибетләр, рестораннар ачылган бер вакытта Нефтекама шәһәренең үзәк паркында фонтан ачылу аның халкы өчен чагу бер вакыйга булды.

Тиздән өй туйлаячаклар

29 июля

Кыйгы районында ун ишле гаилә сертификат ярдәмендә торак шартларын яхшырту мөмкинлегенә ия булды, янә 23е үз чиратын көтә.

Сабыйларга — балалар бакчасы, ятимнәргә — фатир ачкычы

22 июля

19 июльдә республика буйлап эш сәфәре барышында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Белорет шәһәрендә булды. Башкортстан җитәкчесе 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше барышын тикшерде. Элекке подрядчы гаебе белән объект төзелеше бик озакка сузылачак, быел июньдә яңа подрядчы белән килешү төзелде. Рөстәм Хәмитов балалар бакчасының көзгә файдалануга тапшырылуын таләп итте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»