Матбугат

“Кызыл таң” белән 55 ел

09 февраля

1955 елның март башында армия хезмәтеннән кайткач, мин татар телендә чыга торган “Сталинчы” дигән гәзит редакциясендә башта җаваплы сәркәтип, арытаба мөхәррир булып эшләдем. Менә шунда “Кызыл таң” гәзитен тәү тапкыр кулыма алдым. Ә инде 1956 ел башыннан шушы гәзиткә үзем язылдым һәм шуннан соң яраткан гәзитемнән аерылганым юк. Быел гыйнварда “Кызыл таң” белән дуслашуыма төгәл 55 ел тулды. “Кызыл таң” — минем өчен генә түгел, җәмәгатем, педагогик хезмәт ветераны Хәлилә Кәрим кызының да аерылмас юлдашы. Бу гәзитне икебез дә көтеп алабыз. Гәзит битендә повесть-хикәяләр басылса, аны чиратлап укыйбыз. 2001 елның август башында мин “Кызыл таң” гәзитенә үземнең балалык һәм яшьлек елларым үткән Шаран районы Таллы-күл авылының тарихы һәм аның элеккеге эшсөяр кешеләре турында “Үткәннәрсез киләчәк юк” дигән беренче мәкаләмне җибәргән идем. Мәкалә тиздән гәзиттә урын алды. Дәртләнеп китеп, мәкалә артыннан мәкалә җибәрә башладым. Шушы ун еллап чорда гәзиттә минем 225 мәкаләм урын алды.

“Кызыл таң” җанлы якташларым

08 февраля

“Хат ташучыбызны иртәнге кояш кебек көтеп алабыз, чөнки ул безгә яраткан гәзитебезне алып килә!” — диләр Әлшәй районының Айдагол авылында яшәүче Фәнүзә һәм Ирхәт Шәяхмәтовлар. Ир белән хатын бер-берсенә охшаш була, диләр. Әлеге фоторәсемгә игътибар беләнрәк карасагыз, бу мөлаем йөзле апа белән абыйда да күп кенә охшашлыклар таба алырсыз. Төгәл ярты гасыр бергә гомер кичергән кешеләрнең бербөтен булуы табигый. Шулай да Фәнүзә апа белән Ирхәт абый Шәяхмәтовларның иң зур һәм бәхәссез охшашлыгы аларның тышкы кыяфәтендә түгел, ә рухи якынлыгындадыр, мөгаен. Әлеге “рухи игезәклек”нең бер ачык чагылышы — аларның матбугат җанлы булуында. Ул гына да түгел, икесенең бер үк басманы яратуы һәм аңа тугрылык саклавы. 1960 елның азагында кавышкан Фәнүзә Кәлимулла кызы белән Ирхәт Муллаәхмәт улының гаиләсенә “Кызыл таң” 50 ел буена берөзлексез килә. Әйтерсең лә, тугрылык символы!

Байлык тупламасалар да, “Кызыл таң”сыз калмаганнар...

29 января

Яңарак миңа редакциянең бик күңелле миссиясен үтәргә насыйп булды. Гәзитебезнең даими укучылары Миңзифа һәм Әнүр Мөхәммәдиевлар гаиләсенә “Кызыл таң” бүләген тапшырырга бардым. Киләсе елның җәендә законлы никахларының 45 еллыгын билгеләячәк Миңзифа апа белән Әнүр абый Дәүләкән районының Яңа Янбәк авылында яши. Бу — Дәүләкәннең иң төпкел һәм шул ук вакытта иң төзек авылларының берсе. Монда татарлар һәм башкортлар гасырлар буена бер гаиләдәй тату яши. Күпчелеге катнаш гаиләләр. Читтән килеп төпләнгәннәр дә, килен булып төшкәннәр дә бик күп. Табигатьнең матур почмагына, ямьле Өршәк буена сыенган Яңа Янбәк барысын да үз итә. Мөхәммәдиевларның иркен өендә безне авылча ачык чырай белән каршылаган хуҗабикә Миңзифа апа да әлеге шул килен булып төшкәннәрнең берсе. Ул тумышы белән Стәрлебаш районының киң билгеле Тәтер-Арслан авылыннан икән. — “Кызыл таң”ны гомер буе алдырабыз, яратып укыйбыз. Ул мине һәрвакыт туган районым, авылым белән бәйләп торды, чөнки аның битләрендә Стәрлебашка күп урын бирелә, аның шагыйрьләренең, язучыларының иҗаты яктыртыла. Районыбызның даны булган Равил ага Шаммасның, үземә туган тиешле Рәфкать Рысаевның шигырьләрен укып, туплап барам, районыбыздан бирелгән яхшы хәбәрләргә куанам! — ди Миңзифа Мансур кызы. Миңзифа туган авылында 8 сыйныф тәмамлаганнан соң ике ел үзләрендәге даруханәдә санитарка булып эшли. 1967 елның башында 18 яшьлек кызны язмышы Кыргыз-Миякәгә алып килә. Монда ул иптәш кызлары белән бергә нефтьчеләр предприятиесенә пешекче булып эшкә урнаша.

“Кызыл таң”ны коллектив белән укыйбыз”

15 января

Красная Горка авылындагы почта бүлекчәсендә “Кызыл таң” гәзитенең тугры дусларын барлап чыктык. Русия саклык банкының Нуриман районы буенча бүлекчәсе 049нчы универсаль өстәмә офисы мөдире Нурия Батыршәех кызы Сафиуллинаны тәүгеләрдән булып мактап телгә алдылар. Районга бердәнбер саклык банкы җитәкчесенең ел азагында эше баштан узган булса да, ул безнең белән очрашуга бик теләп ризалашты. Саклык банкында халыкның күплегенә артык игътибар итмичә, Нурия ханым кабинетына юлландык. Өстәлнең бер башында “Кызыл таң” гәзите төпләмәсен күрү белән күңелгә җылы йөгерде. Менә бит ничек, җаваплы вазыйфада булса да, Нурия ханым яраткан гәзитеннән чирек гасыр аерылмый икән. Саклык банкына 14 ел җитәкчелек итүче Нурия Батыршәех кызы кул астында берсеннән-берсе уңган, махсус белемле 6 татар хатын-кызы эшли. Монда иртә таңнан кичкә кадәр төрле операцияләр башкарыла. Бүген саклык банклары халык өчен иң ышанычлы банкларның берсе. Монда берәүләр кредит түли, икенчеләр акча сала, өченчеләр яңа карточка ача, кемдер искесен яңага алмаштыра, гомумән, халыкны хезмәтләндерү бер генә минутка да туктап тормый. Павловка, Байгилдедә — берәр, Красный Ключ, Красная Горкада икешәр банкомат куелган. Инфокиосклар урнаштырылган. Район халкы, бюджет оешмалары да эш хакын саклык банкы аша ала. Җитәкче сүзләренә караганда, бүген саклык банкында чиратлар юк, монда үз эшен яратып башкаручы берсеннән-берсе өлгер, уңган кызлар эшли. Кредит бирүче Тәслимә Фәррахова, контролер-кассирлар Газимә Рәхмәтуллина, Римма Ялалова, Гөлназ Зәйнуллина, Филзә Рәхмәтуллина, юридик шәхесләр белән эшләүче Мәккә Сафиуллиналарны Нурия Батыршәех кызы универсаль кызлар дип юкка гына атамады.

Якын безгә Ерак Көнчыгыш

12 января

Журналистның куен дәфтәреннән

Бигрәк зур шул илебез! Күпме йөреп-йөреп тә, аның көнчыгыш чикләренә барып җитә алганым юк иде. Һәм менә — ниһаять! Русия Журналистлар берлеге үзенең тарихында беренче тапкыр Хабаровскида Ерак Көнчыгыш халыкара медиафорумын оештырды. Анда катнашырга мине дә чакырдылар. Берлек рәисе Всеволод Богданов, чараның биредә оештырылуына аңлатма биреп, болай диде: — Беренчедән, 2 сентябрьдә бар халык икенче Бөтендөнья сугышында Җиңүнең 65 еллыгын билгеләде. Бу сугыш Ерак Көнчыгышта тәмамланган иде. Икенчедән, Себер һәм Сахалинны публицистика аша ачкан Антон Павлович Чеховның тууына быел 150 ел тулды. Моңа өстәп, Русиядә бар нәрсәнең үзара бәйләнештә булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Шуңа күрә Ерак Көнчыгыш турында иң яхшы журналистик эшкә халыкара конкурс игълан ителәчәк. “Ерак Көнчыгыш. XXI гасыр ачышлары” дигән исем астында узган бер атналык форум программасы кысаларында Хабаровскида башланган җитди сөйләшү Владивосток һәм Харбин (КХР) шәһәрләрендә дәвам итте. Форум барышында мин илебезнең халык аз яшәгән иксез-чиксез киңлекләрендәге үзенчәлекле тормыш хакында үз колакларым белән ишетеп, аны үз күзләрем белән күрдем. Минем өчен Ерак Көнчыгыш чын-чынлап ачыш булды. Бүгенге Ерак Көнчыгыш икътисады экспорт-чимал юнәлешен алга сөрүе, эшкәртү секторының конкуренциягә сәләтле булмавы белән аерылып тора. Дәүләт, әлбәттә, моның белән килешергә җыенмый. Ил җитәкчелеге Ерак Көнчыгыш төбәгенең икътисади структурасын үзгәртү юлларын эзли. Тиздән Ерак Көнчыгыш федераль округы (ЕКФО) икътисады үсешенә өч триллион сум акча бүленәчәк. 2025 елга кадәр ЕКФОда җәмгысы 9 триллион сумлык эре проектларның гамәлгә ашырылуы күздә тотыла. Бу саннар һәм проектлар “2025 елга кадәр Ерак Көнчыгышның һәм Байкал төбәгенең социаль-икътисади үсеш стратегияләре”ндә чагылыш тапкан. Стратегиянең максаты шушы территориядә урнашкан Русия Федерациясе субъектларында яшәүче халыкның үсешкән икътисадын һәм уңайлы яшәү шартларын формалаштыруга кайтып кала.

“Кызыл таң”лы, “Әллүки”ле һәм бүләкле булдылар

25 декабря

Абунәчеләр көнендә гәзит-журналларга язылуның үз өстенлекләре бар. Беренчедән, үзең кебек матбугат җанлылар белән очрашу, аралашу мөмкинлеге ачыла. Икенчедән, почта хезмәткәрләренең сине күтәреп алырдай булып, зурлап каршылавын күреп сөенәсең һәм яраткан басмаларыңа аларның компетентлы ярдәмендә языласың. Өченчедән, ким дигәндә берәр редакция әзерләгән махсус бүләк алып куанасың. Толбазы почтамты үткәргән абунәче көнендә “Кызыл таң” гәзитенә һәм балалар өчен чыгып килүче “Әллүки” журналына язылучылар да бүләксез калмады. Тәүгеләрдән булып “Кызыл таң”ның атнага биш тапкыр килә торганына квитанция тутырган абунәчеләребез — кыйммәтле бүләк булган “Кызыл таң” энциклопедиясен, гәзит эмблемасы төшерелгән бейсболканы, ә “Әллүки”не үз итүчеләр татар “Әлифба”сын кулга төшерде. Алар арасында “Кызыл таң”ны алдыручылар гына түгел, аны актив пропагандалаучы чын дусларыбыз — район суды администраторы Рәҗәп Ханов, Толбазы авылы старостасы Римма Баева, озак еллар сәүдә челтәрендә эшләгән Люция Заһитова да булуы аеруча куанычлы.

“Кызыл таң” гәзите — җиңүчеләр арасында

23 декабря

Кичә Уфада республикадагы сайлау кампанияләрен яктыртучы киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары арасында үткән конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүче дипломнарын һәм акчалата бүләкләрне Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасын башкаручы Нәүфәл Янбухтин тапшырды. — Конкурска 160тан артык эш кабул ителде. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсын һөнәри югарылык, сайлау процессын эзлекле, объектив яктырту аерып тора. Бу җәһәттән республиканың Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы, аңа караучы киңкүләм мәгълүмат чаралары белән киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәрбез, дигән ышанычтабыз. Чөнки сайлаулар процессында мәгълүмат чаралары гаять зур роль уйный, — диде бүләкләнүчеләрне тәбрикләп Нәүфәл Янбухтин. “2010 елда республикада сайлау кампанияләрен басма матбугатта иң яхшы яктырткан өчен” номинациясендә беренче урын һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләк “Аскинская новь” гәзите редакциясенә һәм гәзит журналисты Альмира Сәлимуллинага тапшырылды. Икенче урынны һәм 10 мең сум акчалата бүләкне Мишкә районының “Дружба” гәзите редакциясе һәм журналисты Валерий Усков алды. Өченче урынга һәм 5 мең сум акчалата бүләккә “Кугарчинские вести” гәзите коллективы һәм журналисты Гөлдәр Абдуллина лаек булды.

Киңкүләм мәгълүмат чараларын ... сатаргамы?

21 декабря

Федераль җыелышка үзенең Юлламасында Дмитрий Медведев: “Власть органнары “заводлар, гәзитләр, пароходлар” хуҗалары булырга тиеш түгел”, — дигән иде. “Заводлар һәм пароходлар”га каршы килмичә, Самуил Маршак цитатасыннан соңгы фразаны уңышлы стилистик табыш дип әйтәсе килә. Моны компетентлы дәүләт хезмәткәрләре аңларга тиеш кебек. Әмма кирәгеннән артык бюрократик омтылыш шулкадәр көчле тамыр җәйгән ки, кайберәүләр моны дәүләтнең киңкүләм мәгълүмат чараларыннан арынуга команда дип кабул итте. Гадел анализларга тырышып карыйк. Төбәкнең дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларын бүген мактауга лаек дип әйтеп булмый — алар властька карата сандугачлар сайрата, еш кына сыйфат һәм укучылары ягыннан аксый, журналистлар һөнәри үсешкә бик омтылмый. Тик аларга карата бәя бирүнең анык таләпләрен кертергә ярамый дип кем әйтте? Мәсәлән, төрле партияләр эшен тигез яктырту, төбәк властен төрле яктан бәяләүне. Үзәк киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрне мөхәррирлеккә тәкъдим итүне. Бу 90нчы елларда күнегелгән, базар үзе хәл итәр, дип әйтүгә караганда катлаулырак, әлбәттә. Дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларыннан ахырын уйлап бетермичә арынуның нәтиҗәләре бик җитди булырга мөмкин. Аларның бик азы гына үзкыйммәте чигендә яши, алары да үсешкә йөз тотмый, аларга инвестицияләр салу файдасыз, аларны зур акчага беркем дә сатып алмаячак. Күпчелеге исә зыянга эшли. Аларны хосусыйлаштыру мөмкин түгел. Кечкенә “милли” гәзитләр кемне кызыксындыра? Мәсәлән, Карелиядә вепс һәм карел телләрендә дәүләт тарафыннан нәшер ителүче бердәнбер гәзитләр кемгә кирәк? Русиядә меңләгән район гәзите белән нәрсә булачак? Районда мәгълүмат үзәге булып торучы бердәнбер бу басмалар бетәчәк. Начармы-яхшымы, әмма барыбер “акыл, яхшылык, игелек” таратучы, еш кына төбәктә бердәнбер булган балалар, укытучылар, яшьләр өчен махсус басмалар белән дә шулай булачак.

Гәзит укып баемассың, сабын һәм чәй сатып ал!

18 декабря

Совет чорындагы “Арбаны — кыш, чананы җәй хәстәрлә” дигән мәкаль күптән онытылды. Барыбыз да “иртәгәсен — ишәк кайгырткан”, дигәнчәрәк яшибез. Табанга су үткәч кенә итек-галош юклыгы искә төшә. Гәзит-журналларга язылу да нәкъ шундый хәлдә. Көзге айларда ул әле бераз оешканрак бара. Ә менә елның икенче яртысына язылу, гомумән, онытыла. Чөнки халык бакчада, кырда эш башлый. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясен шулай икегә бүлү почта хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкать ясады. Монысы бер кыенлык булса, икенчесе — гәзит-журналлар, конверт-открытка белән бергә почтальоннарны өйдән-өйгә кереп, көнкүреш кирәк-яраклары сатарга мәҗбүр итү бөтенләй башка сыймаслык хәл. Үзәктән ерак авылларда кибетләр ябылу мондый яңалык кертүгә тәүдә сәбәп итеп алынса да, хәзер бу үзен акламый. Аеруча әлеге заманда. Хәзер бит урам саен, чат саен кибет, киоск. Аннары, хат ташучылар тәкъдим иткән товарлар кибеттәгедән күпкә кыйммәт. Халык, пенсионерларны әйтеп торасы да юк, сатучыдан сатучыга йөреп, бер-ике сумга булса да арзанрак товар эзләүчән. Почтадагы прәннек, печенье, кәнфит, җимеш сутлары, томат соусы, тагын әллә нинди төрдәге азык-төлекнең шулай итеп озак сатылмый ятуы ихтимал. Андый товар искерә, бозыла... Почтальонның исә үз җилкәсенә йөкләтелгән әйберләрне сатып бетерәсе килә, чөнки план бар. Ул үтәлмәсә, шелтә ала, өстәмә хезмәт хакы күрми яисә премиядән колак кага. Мондый мәшәкатьләр белән тулган башта нинди гәзит-журнал кайгысы булсын! Җитмәсә, хезмәт хаклары нинди бит әле! Бу хакта бераздан сөйләрбез.

Үзгәрешләр җиле безне куркытмый

17 декабря

Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов әйтүенчә, яңа оештырылган министрлык 90 процентка формалашкан һәм эшләвен яңа форматта дәвам итәргә әзер. — Ил Президенты Дмитрий Медведев Федераль җыелышка Юлламасында безнең өлкәгә дә тукталды. Якын арада тармакта реформалар, яңалыклар, үзгәрешләр көтелә, — диде ул. Борис Николаевич фикеренчә, үзгәртеп корудан куркырга ярамый. Яңа шартларда көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру, гәзит-журналларны кызыклырак итү өстендә эшләү мөһим. “Бөтен реформалар да халык өчен эшләнә, республикада моны аңлыйлар. Киңкүләм мәгълүмат чаралары — икътисад кына түгел, сәясәт һәм социаль сәясәт тә. Арытаба нәтиҗәлерәк эшләү юлларын эзләргә кирәк”, — диде министр. Борис Мелкоедов яңа урынбасары Марат Газизов белән таныштырды. Ул чыгышында максатлы аудитория, укучылар белән эшләү мәсьәләләренә кагылды. Укучыларны саклап калу проблемасын хәл итү өчен Марат Газизов гәзит-журналларның сыйфатын яхшырту, яңалыкларны оператив җиткерү, укучылар белән һәрвакыт бәйләнештә булу мөһимлеген җиткерде, укучыга нәрсә кирәклеген белергә һәм аңа шуны тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте. Журналистикага кадрлар әзерләү проблемасына да тукталды министр урынбасары. Марат Газизов фикеренчә, бүген журналистлар әзерләү сыйфаты түбән. Бу — республиканың гына түгел, бөтен ил проблемасы. Аны хәл итү өчен министрлык квалификация күтәрү курслары үткәрәчәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»