Матбугат

Абунәче көне үтте

26 мая

Елның тәүге яртысы тәмамлануга да санаулы гына көннәр калып бара. Димәк, яраткан басмаларыбызга алдагы яртыеллыкка язылып өлгерү өчен дә вакыт азая. Шуны күз уңында тотып, район үзәкләрендә почта хезмәте абунәче көннәре оештыра. Бу чараларда халыкка матбугатка язылу өчен иң уңайлы шартлар тудырыла. Квитанцияләрне почта хезмәткәрләре үзләре тутыра һәм бер үк вакытта төрле басмаларның вәкилләре үз укучыларын дәртләндерү өчен махсус бүләк тә тапшыра. Әйтик, Авыргазы районы үзәге Толбазыда узган матбугат бәйрәменә “Кызыл таң”нан тыш, “Өмет”, “Яшьлек”, “Авыргазы хәбәрчесе” гәзитләре журналистлары, башка басмаларның вәкилләре үз бүләкләрен алып килде. — Хәзер мондый чараларны даими үткәреп торачакбыз һәм район үзәгендә генә түгел, авыл почта бүлекчәләре каршында да алдан хәбәр ителгән көннәрдә абунәче көннәре оештырырга уйлыйбыз. Чөнки безнең әлеге чарага авыллардан килүчеләр бик сирәк, ә төп матбугат сөючеләребез анда яши, — ди Авыргазы һәм Гафури районнарын хезмәтләндерүче Толбазы почтамты начальнигы Гүзәл Тимербулатова.

“Җөмләсен дә калдырмый укыйбыз”

16 апреля

Гәзитебезнең тугры дусты белән очрашуга Нимесләр авылына канатланып бардым. Ул чакта себертмә буран булганлыктан, авыл урамында үткенче машинаның көрткә кереп батуын күреп, иң беренчеләрдән көрәген күтәреп ярдәмгә чыккан Әхмәт абзыйны урамда очраттым. Капка алларын, ихатасын кардан чистартып куйган тынгысыз абзыйның күңеле дә ап-ак кар кебек бик чиста икән. — Бик мактап йөрисең, кызым. Флүзә апагыз белән бергә яшәвебезгә бүген 50 ел, ягъни алтын туй көне, — дип сүз башлады Әхмәт абзый. Аннары ул мине өенә чакырды. — 1960 елның 26 мартында өйләнештек, — дип дәвам итте ул. Бер елдан улыбыз туды. Шунда авыл Советыннан килеп, ни балагызга туу турында таныклык алмыйсыз, ни ЗАГСка килмисез, дип әйткәч, без кәгазьсез дә торалабыз, дип көлеп җавап бирдек. Әхмәт Йомагуҗа улы 1935 елның 8 февралендә туган. Нимесләр мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлагач, Дуван районының Ярославка авылына киң профильле механизаторлыкка бер елга укырга җибәрәләр. Аннан юллама буенча районның Иске Бүреч авылына комбайнчы итеп озатыла. Урак беткәч, тракторга утыра. 1956 елда хәрби хезмәткә Ырынбур далаларындагы өйрәнү частена эләгә. Танклар частенда механик-водитель булып хезмәт итә.

“Кызыл таң” хәбәрчесе — 1нче урында!

06 апреля

Русиядә үткән “Укытучы елы”н иң яхшы яктыртуга игълан ителгән журналистлар конкурсына Башкортстанда йомгак ясалды. Иҗади ярышта бөтен республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук федераль басмаларның төбәк кушымталары хәбәрчеләре катнашты. “Электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә Интернет-басмалар арасында беренче урынны “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының “Социаль өлкә” бүлеге мөдире Эльмира Сабирова яулады. Телевидениедәге иң яхшы коллектив булып Учалыдагы телерадиостудия танылды, “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе журналисты Азат Сәмерханов иң яхшы журналист исеменә лаек булды. Икенче урында “Ачык радио” программасы белән Гөлнур Ишбулатова (“Юлдаш” радиосы), өченчедә — БСТ телеканалы хәбәрчесе Лия Әхмәтҗанова. “Басма киңкүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә республика гәзитләре һәм журналлары хәбәрчеләре арасында беренче урынга “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Фәния Габидуллина лаек булды. Икенче урында — “Башкортостан” гәзитеннән Алсу Әһлиуллина, өченчедә — “Йәшлек” гәзитеннән Саҗидә Лотфуллина.

Матбугатка язылу кампаниясе старт ала

01 апреля

1 апрельдән икенче яртыеллыкка вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башлана һәм ул июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бүген Башкортстанда меңнән артык басма матбугат теркәлгән, шуларның 170тән артыгы — Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы карамагында. Көн саен чыгучы дәүләт гәзитләренә ярты елга язылу бәясе — уртача 600 сум. Ай саен яисә ике айга бер чыгучы журналлар 200-500 сум тора. Яраткан басмаларга редакциянең үзендә яисә почтада язылырга мөмкин. Моннан тыш, бу хезмәтне кайбер басма продукция сатучы фирмалар да күрсәтә. Беренче яртыеллыктагы матбугатка язылу кампаниясе фаразларны аклады. Гәзитләр буенча дәүләт йөкләмәсе 103,3 процентка үтәлгән. Журналларга язылучыларның активлыгы бераз түбәнрәк, бу күрсәткеч — 88,6 процент. Гомумән алганда, республика басмаларына язылу планы 96,8 процентка үтәлгән.

“Росстат”тан Почетлы диплом!

25 марта

2010 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрүдә актив катнашканы, иҗади караш һәм тырышлык күрсәткәне өчен “Кызыл таң” республика иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзите Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Почетлы дипломы белән бүләкләнде. Мәртәбәле бүләкне “Башинформ” агентлыгында үткән чарада “Росстат” җитәкчесе урынбасары Максим Дианов тапшырды. Ул республика киңкүләм мәгълүмат чараларының мөһим кампанияне яктыртуда актив эшчәнлеген сызык өстенә алды, яңадан-яңа уңышлар, тыгыз хезмәттәшлек теләде. “Башкортостанстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев белдерүенчә, әлегә 2010 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуның якынча нәтиҗәләре турында сүз алып бару иртәрәк. Әмма бүгеннән инде шул ачыктан-ачык билгеле: Башкортстан халык саны буенча Русиядә җиденче урынны били, Уфа исә миллионлы шәһәр статусын саклап калган. Тагы да шул: республика башкаласы халык саны табигый рәвештә үсеш кичерүче бердәнбер миллионлы шәһәр булып тора.

“Табын”ның табыны түрендә

23 марта

Гафури районында башкорт телендәге “Табын” гәзите нәшер ителә башлауга 20 ел тулды. Шушы уңайдан редакциядә күңелле дә, эшлекле дә бәйрәм чарасы узды. Анда район советы секретаре Рәйлә Ишмөхәммәтова, гәзитнең дуслары, даими авторлары, аны иң күп яздыручы почта бүлекчәләре җитәкчеләре чакырылган иде. Тантанада 2010 ел лауреатлары да, Нәҗметдин Фархшатов исемендәге еллык премияне яулаучы да тәбрикләнде. Бик матур очрашу булды ул. Гәзит мөхәррире Мәрхәбә Собхангулова җыелучыларны сәламләгәннән соң, редакция башкарган эшләргә байкау ясады, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Ул бигрәк тә гәзитнең кыйбласын билгеләгән, нигезен тәшкил иткән авыл хәбәрчеләренә рәхмәтле иде. “Киңәшле эш — таркалмас” дигән девиз астында басылучы гәзит, чыннан да, урыннардагы авторларына таяна. Бүген “Табын” 3750 данәдә нәшер ителә икән, монда редакциядә хезмәт салган ун кеше тырышлыгыннан тыш, аларның да өлеше зур. Шуңа да бу көнне авыл хәбәрчеләре “Табын”ның табыны түрендә булды, Мәрхәбә ханым аларга редакция исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүген гәзит-журналларның тиражын арттыру түгел, саклап калу да зур тырышлык таләп итә. Халыкның күпчелеге мәгълүматны радио-телевидениедән, электрон матбугат чараларыннан ала. “Табын” — республика район гәзитләре арасында тираж буенча алдынгы урыннарда. Монда, әлбәттә, почта хезмәткәрләре дә күп көч сала. Чарада аларның үтә дә тырышлары — Ялгызкаен, Үтәк, Сәетбаба, Бурлы, Юлык һәм башка авыл почта җитәкчеләре редакция бүләгенә лаек булды һәм планнарын тагын да арттырып үтәргә сүз бирде. “Табын”ның былтыргы лауреатлары арасында гәзитне ел дәвамында укымлы мәкаләләр белән сөендерүчеләр дә, матди ярдәм күрсәтүчеләр дә бар иде. Ә 1992 елдан бирелеп килгән Нәҗметдин Фархшатов исемендәге премиягә быел гәзит журналисты Фәргать Галин лаек булган. Премияне Нәҗметдин Фархшатовның Уфадан кайткан кызлары тапшырды.

“Кызыл таң” — гомерлек юлдашыбыз

22 марта

Борай районының Яңа Бикмәт авылында яшәүче Рәвилә апа Гәрәйшина һәм Рәдис абый Ясавиев өйләренә “Кызыл таң” гәзите килмәгән чакны хәтерләмиләр дә. “Үзебез язылганы гына 50 елга якын инде. Аңа кадәр әти-әниләр алдырды. “Кызыл таң” гәзите гомерлек юлдашыбыз булды”, — диләр. Әйе, икесенә 80 елдан артык эш стажы булган хезмәт ветераннары алар, элек Дүртөйле районында яшәгәннәр. Борай районының Яңа Бикмәт авылына кайткач, хезмәт юлларын Вострецов исемендәге колхозында дәвам итеп, хаклы ялга чыкканнар. Бу буын кешеләренә сугыштан соңгы ачлыкны, аннан килеп 90нчы еллардагы авырлыкларны тулысы белән татырга туры килгән. Әмма ничек кенә авыр булса да, яраткан гәзитләреннән беркайчан да аерылмаганнар. “Илдә үзгәрешләр башланып, колхозлар акча бирә алмаган чорда мал асрап көн күрдек. Шул акчага да һәрвакыт “Кызыл таң”ның атнага биш килә торганына язылудан туктамадык”, — ди Рәвилә апа. Әле дә 2011 елның икенче яртысына язылу игълан ителгәч тә почтага барып беренче санлы абонементны тутырганнар.

“Кызыл таң” дуслары тагын да артыр

16 марта

Нимесләр авылы почта бүлекчәсе районда иң зурлардан санала. Ул күрше Бәржәү, Гыйззәт авыллары халкын да гәзит-журналлар белән тәэмин итә. 250 йортлы Нимесләрдә иңнәренә авыр сумкаларын аскан Рәфидә Гаделшина белән Фәнисә Дәүләтованы авылдашлары көтеп ала. Чөнки алар көннең нинди булуына карамастан, гәзит-журналларны көнендә таратып чыгарга өйрәнгән. Бу уңган хат ташучылар иңенә Бәржәү белән Гыйззәт авылларын хезмәтләндерү дә йөкләтелгән. 30 ел буе хат ташучы булып эшләп хаклы ялга чыккан, үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләүче Мөсәлия Әхмәдуллинаны почта бүлекчәсе хезмәткәрләре аны яраткан гәзите “Кызыл таң” аша котлап, тазалык, гаилә бәхете телиләр. 6 кыз үстереп, барысын да тормышлы иткән Әхмәдуллиннар. Әкълимә Гыйльманова — 25 ел, Бәржәүдән Зәкия Шәймәрданова да 9 ел хат таратып, хәзер лаеклы ялдалар. Бүген өч авылга 530дан артык гәзит-журнал килә. Әлбәттә, яңа басмалар өстәлеп торса да, татар халкы яшәүче бу авылларда республика басмаларына игътибар көннән-көн арта. Гәзит-журналларны күпләп алдыручы һәм иң актив укучылар булып пенсия яшендәгеләр санала. Электән матбугат басмаларына тугры булып калучылар арасында Фәнүрә Гобәйдуллина, Кәфия Мөхәммәдьярова, Нәфисә Мөфтахова, Маһируза Сираҗетдинова, Хәмит Кадыйров, Рәсимә Ибәтовалар республиканың берничә басмасын алдырып укыйлар. Гәзит киләсе көнне алар хат ташучыларны капка төбенә чыгып көтеп торалар.

Русиянең Леди журы “Кызыл таң”да эшли!

17 февраля

“Журналист” 2010 елдагы җиңүчеләрне билгеләде

Журналистиканың хатын-кыз һөнәренә әйләнеп баруы сер түгел. Район һәм шәһәр гәзитләреннән алып, республика һәм федераль гәзит редакцияләрендә күпчелек хезмәткәрләр — хатын-кызлар. Шуны исәпкә алып, узган ел башында журналистларның Мәскәүдә нәшер ителүче төп журналы “Журналист” “Леди-жур” конкурсы игълан итте. “Әлеге конкурста без иң сөйкемле һәм күркәм хезмәттәшләребезне сайларга булдык”, — дип яза “Журналист” мөхәрририяте. Бәйгедә Русиянең бик күп журналистлары катнашты, анда безнең республикадан да катнашучылар байтак иде. Һәм менә күптән түгел “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханованың әлеге конкурста финалга чыгуы һәм Мәскәүдәге Матбугат балына чакыру алуы билгеле булды. Әйткәндәй, бу җиңү Гөлнараның үзе өчен дә көтелмәгән яңалык булган, чөнки ул үзенең конкурста катнашуы турында белмәгән дә. — Элек мин Краснокама районы гәзите редакциясендә эшләдем, “Кызыл таң”дагы төп эшемнән тыш, анда бастырылган “Курай” гәзитен чыгаруда булышып килдем. “Леди-жур” конкурсы турында ишеткәч, редакция хезмәткәрләре, безнең кызлар кемнән ким, дип, конкурска редакциядә эшләүче гүзәл затларның фотосурәтләрен җибәргән, минем сурәтем шулай итеп конкурска эләккән, журналның май санында басылып та чыккан булган. Мин болар турында соңыннан, конкурс йомгаклары буенча финалга чыгуым турында Мәскәүдән хәбәр килгәч кенә белдем, — ди Гөлнара Гыйлемханова. Конкурста җиңүче 12 хатын-кыз арасында Пенза, Омск, Липецк, Амур, Ырынбур, Түбән Новгород өлкәләре, Красноярск, Хабаровск, Приморье крае вәкилләре белән Башкортстан журналистының да җиңү яулавы сөенечле. Шушы көннәрдә Гөлнара Рәшит кызы Башкортстан делегациясе составында XXI Матбугат балында катнашты һәм Русия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов кулыннан бүләк алды.

“Кызыл таң”сыз дөнья күңелсез

12 февраля

Мишкә районында “Кызыл таң”ны күп еллар дәвамында яратып укыган абунәчеләребез арасында Әлимовлар гаиләсе дә бар. “1955 елдан башлап бер генә санын да укымыйча калганыбыз юк, без аны иң якын туганыбыздай көтәбез, гәзитсез тора алмыйбыз, балалар”, — ди редакция хезмәткәрләренең исем-фамилияләренә кадәр яттан белгән, ихлас күңелле, ачык йөзле Фәруха Сәетхан кызы. Әлеге районның Шады авылында туып-үскән Фәруха апа гомере буе мәктәптә балаларга белем биргән, урыс теле һәм әдәбияты дәресләре укыткан. Аның тормыш иптәше Әюп Хәлим улының да хезмәте мәгариф өлкәсенә бәйле. Ул мәктәп директоры да, райкомда инструктор да булган, район мәгариф бүлегендә дә эшләгән. Шунысы мөһим, мәгариф ветераннары хезмәт юлында гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп торган, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган. Әюп Хәлим улының шахмат остасы буларак, район чемпионы дигән мактаулы исем йөртүе дә бу гаиләнең зур горурлыгы. Әлимовларның тагын да зуррак горурлыгы һәм шатлыгы — аларның балалары һәм оныклары. Олы уллары Рәшит гаиләсе белән Уфада яши, Эчке эшләр министрлыгында хезмәт күрсәтеп хаклы ялга чыккан. Кызлары Эмилия Бөре шәһәрендә балалар табибы. Ә менә кече уллары Рәшит район үзәге Мишкәдә торак-коммуналь хуҗалыгы начальнигы вазыйфасында.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»