Матбугат

Заман авырлыгы гәзиткә язылуга киртә түгел

27 августа

“Кызыл таң” — күптән үз күргән, ихтирам иткән гәзитем. Мин аны мөхәррире Таһир Ахунҗанов булганда ук алдыра башладым. Агымдагы тормыш барышын, яңалыкларны, әдәби әсәрләрне татар телендә тәкъдим итүче республикадагы бердәнбер басма буларак та үзенә җәлеп итә иде ул. Ә инде 1986 елда беренче юморескам басылгач, “Кызыл таң” якын дусыма әверелде. Шуннан башлап язмаларым аның битләрендә урын алып тора. Гәзит заман белән бергә атлый, аның һәрвакыт үз кыйбласы булды. Бүгенге яшь журналистлар да шуңа тугры кала. Гәзит битләрендә үзенә җәлеп итәрдәй яңадан-яңа көнүзәк материаллар, әдәби әсәрләр, “Дөнья бу...” рубрикасында гыйбрәтле дә, үрнәкле дә вакыйгаларны чагылдыручы мәкаләләр басылып тора. Гәзиткә язылучыларның кими баруы гына күңелне кыра. Бу бер “Кызыл таң”га гына кагылмый, әлбәттә. Сәбәпләре күп кенә. Яшьләрне компьютер, Интернет ныграк җәлеп итә. Өлкәннәрнең күпчелеге акча җиткерәлмәүгә сылтана. Бер көнне үзебезнең почта бүлекчәсендә “Кызыл таң”га язылу барышы белән кызыксындым. Аңа язылучылар саны тагын да кимү алдында икән бит. — Әнәс абый, сез халык арасында еш буласыз, ярдәм итә алмассызмы? — диде бүлекчә начальнигы Сиринә Исламова. — Сезнең язмаларны да яратып укыйлар, гәзиткә даими язылучылар көтеп алалар. “Кызыл таң”ны алдыручылар арасында якташлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак бит, — дип, салпы якка салам кыстырып та җибәрде ул.

Башкортстан алдынгылар исәбендә

11 августа

Басма продукцияләрне таратучылар берлеге агымдагы елның икенче яртысына гәзит-журналларга язылу нәтиҗәләрен хәбәр итте. Экспертлар фаразлавынча, Русиянең гәзит-журналларга язылу базары чагыштырмача тотрыклы калып, тиражлар һәм каталог җыемнары күләме азрак кимеде. Тиражлар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда — 1,9, каталог җыемнары 0,5 процентка төшкән. “Базарда элеккечә сүлпәнлек күзәтелә. Нәшриятчылар һәм таратучылар гәзит-журналларга язылу сервисын үстерүгә озайлы инвестицияләр салырга ашыкмый. Киләсе 2-3 елда хәл үзгәрмәсә, гәзит-журналларга язылу сүнә барачак. Басмаларны почта хезмәткәрләре китереп бирүгә дотацияләр төрендә дәүләт ярдәме генә аз булачак. Моннан тыш, яшьләрнең гәзит-журналларны уку белән кызыксынмавы нәтиҗәсендә, гәзит-журналларга язылу вакыты Русиянең өлкән буын кешеләренең гомеренә бәйле”, — ди экспертлар. Русия төбәкләре буенча 1 мең кешегә туры килгән гәзит-журналларга язылучыларның саны турында мәгълүмат та актуаль кала. Русиянең әйдәүче гәзит-журналларына күпләп язылучы төбәкләр иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Башкортстан бу уңайдан лидер. Анда икенче яртыеллыкта 1 мең кешегә 493 гәзит басмасы туры килә. Икенче урында Татарстан, анда бу күрсәткеч — 435 басма.

Поляковкадагы чын дусыбыз

28 июля

“Кызыл таң”га вакытыннан алда язылып куйган һәм квитанциясенең күчермәсен редакциягә җибәргән йөзләгән гәзит укучыбыз арасыннан Дәүләкән районының Поляковка авылында гомер кичерүче Ярыя Каһарманова исеменә редакциянең кыйммәтле бүләге — “Кызыл таң”ның кыскача энциклопедиясе” чыгу очраклы түгелдер. Чөнки Ярыя апа үзен белә башлаганнан бирле “Кызыл таң”нан аерылганы юк. Урыс халкы яшәгән Поляковкада да ул күп еллар буена гәзитебезне бердәнбер алдыручы булып кала. Димәк, аны шушы төбәктәге безнең тулы хокуклы илчебез, дисәң дә була. “Мин укымыйча торалмыйм. Гәзитне түземсезлек белән көтеп алам. “Кызыл таң”га берөзлексез 1957 елдан бирле язылам”, — дип хәбәр иткән редакциягә юллаган хатында Ярыя апа. Ярыя Каһарманова Әлшәй районының Сарай авылында 1934 елда туган. Моннан берничә ел элек вафат булган тормыш иптәше Миңнеяр белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Миңнеяр абый төрле яклап сәләтле, техникага тумыштан тартылган кеше була. Ул үз куллары белән ясаган тракторны күп еллар сабантуйларда күрсәтәләр. Мондый трактор Әлшәй районында беренче була. Халык аны яратып “Каракатица” дип йөртә. Бу хакта моннан берничә ел элек “Кызыл таң”да да язган идем. Ярыя апа шуны искә алып, хатында миңа аерып рәхмәт әйткән. Гомумән, гәзит бүләген тапшырырга баргач, матбугат җанлы апа мине иң якын кешесе кебек каршылады. Аның һәр журналистны белүе, һәркайсысын үзенчә яратуы, бәһаләве күңелгә хуш килде.

Журналистлар да чәчүдә катнашты

15 июля

Авыл хуҗалыгы министрлыгы язгы кыр эшләрен яктыртуны активлаштыру максатында “Чәчү-2011” дигән беренче республика конкурсы игълан иткән иде. 13 июльдә министрлыкта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. — Язгы кыр эшләрен игенчеләр уңышлы башкарып чыкты. Бу мөһим кампанияне үткәрүгә журналистлар да үз өлешен кертте. Алар иң яхшы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эш тәҗрибәсен яктыртты һәм кыр батырлары турында репортажлар әзерләде, — диде Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев. — “Чәчү-2011” конкурсы уңышлы үтте дип әйтә алам. Ул үзләренең гомерен авыл хуҗалыгында хезмәт салуга багышлаган кешеләрнең җиргә булган тирән мәхәббәтен, горурлыгын чагылдырды, аларның чын патриот булуын күрсәтте. Быел бу конкурс беренче тапкыр оештырылды, ул даими үтәргә тиеш дигән фикердәмен. “Чәчү-2011” конкурсына 36 заявка һәм 400дән артык материал кабул ителде, 27 басмадан журналистлар һәм 9 телерадиокомпания катнашты. Башкортстан Хөкүмәте Аппараты, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы, республика Журналистлар берлеге вәкилләре кергән экспертлар советы җиңүчеләрне билгеләде. — Экспертлар советына җиңүчеләрне билгеләү җиңелдән булмады. Конкурска килгән һәр эшне, һәр материалны билгелисе килде. Ләкин конкурс ул иң яхшыларны сайлап алу өчен оештырыла, — диде Эрнст Исаев.

Дәрт иткән - максатына ирешкән

15 июля

“Кызыл таң” гәзитенә агымдагы елның икенче яртысына язылу барышында күпләр активлык күрсәтеп, редакция үткәргән лотерея уенында катнашырга өлгерде. Анда отканнар арасында Благовар районының Күллекул авылында яшәүче Зәйтүнә Батталова да бар. Әйтергә кирәк, “Кызыл таң” абунәчеләре арасында үтүче лотерея уенында Зәйтүнә Шәйхигаттар кызы даими катнашып килә. Әмма моңарчы, ни сәбәпледер, бәхет читләтеп үтте аны. “Өметсез — шайтан гына”, ди бит халык. Әйткәндәй, 71 яшь белән баручы Зәйтүнә апа бу әйтемне тормыш девизы итеп тә алган. Чираттагы уен игълан ителү белән ул һич иренмичә редакциягә хатлар җибәрүен дәвам итте. Нәтиҗәдә морадына иреште бит укучыбыз.

Караиделнең елъязмасын алар яза

14 июня

Коллектив быел Бөтенрусия бәйгесендә җиңү яулады

Башкортстанда район гәзитләре үткән гасырның 30нчы елларында оештырыла башлый. Аларның ул чордагы тарихы якынча бер үк. 1931 ел ахырына республиканың 35 районында бу эш төгәлләнсә дә, кайбер төбәкләрдә ул бик авырлык белән бара. Караидел районында, мәсәлән, полиграфия мөмкинлекләре булмау әлеге эшне җайга салуны кыенлаштыра. Кыскасы — зур авырлыкларны җиңеп, җиңел булмаган шартларда мөмкинлекләр табып, районның ул вакытта “Алга” дип аталган гәзите 1933 елның 9 августында гына дөнья күрә. Аның башкортча чыккан беренче санына партия обкомы тарафыннан бу эшне җайга салу өчен районга җибәрелгән Хәким Кәрим кул куя, ә берничә көннән чыккан “Вперед” дигән урысча дубляжында Р. Солтанова дигән кешенең култамгасы тора. Караидел районы гәзитенең кыскача тарихы белән танышканда шундый кызыклы фактка игътибар иттем. Басманың башкортча нәшер ителүенә карата төрле фикер булган, күрәсең. 1934 елда районга лингвистик (тел гыйлеме) экспедиция җибәрелә. Ул кайсы телнең халыкка якынрак, аңлаешлырак, кулайрак булуын ачыкларга тиеш була. Аның эш нәтиҗәсендә шундый юллар бар: “Экспедиция тикшергән сөйләшләр, формаль яктан, башкорт теле сөйләшләре булып тора, әмма татар әдәби теле урындагы халыкка башкорт теленә караганда якынрак. Гомум тикшеренүләр нәтиҗәсе шуны дәлилли: урындагы элек-электән килгән тел үзенчәлекләрен үзгәртергә һәм мәктәпләрдә, учреждениеләрдә татар телен башкорт теленә алыштырырга тырышуның исбатланган нигезе юк. Моннан тыш, моны шул факт та ачыктан-ачык нигезли: без сораштырган район укытучыларының икесе генә үзләренең башкорт телендә укыта алуларын таныды. Барлык фикерләрне өйрәнеп, экспедиция шундый нәтиҗәгә килде: хезмәтләндерү (әдәбият, мәктәпләрдә укыту, матбугат, эш кәгазьләрен алып бару) теле итеп рәсми рәвештә татар телен танырга кирәк. Бу очракта районның “Алга” гәзитен башкорт телендә чыгаруны максатка яраксыз дип танырга һәм аны татар телендә чыгаруга күчәргә кирәк...”

Бишенче чиреккә — “Әллүки” белән!

11 июня

Караидел районы Подлуб төп белем бирү мәктәбенең элекке елларда шау-гөр килеп торган чаклары бар иде. Бүген биредә нибары 31 бала белем ала, аларга 8 укытучы фән һәм гыйлем серләрен төшендерә. Без укытучылар белән очрашканда, сер түгел, кәефләре шәптән түгел иде, чөнки мәктәпнең киләчәк язмышы, чыннан да, хәвефләнерлек. Быел 9нчы чыгарылыш сыйныфының бөтенләй булмавы, көзгә беренче сыйныфка бер бала да килмәячәге уйландырырлык шул. Шулай да коллектив үзенә йөкләтелгән изге бурычны намуслы башкаруын дәвам итә һәм республика мәгарифе җитәкчелегенең җиңел булмаган бу мәсьәләне мәктәп файдасына хәл итүенә өметләнә. Шулай гына була күрсен берүк, чөнки мәктәп яшәсә, авыл да яшәячәк. Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Әллүки” журналыбызны алдыручы берничә бала белән дә күрешеп чыгарга булдык. Бу көнне алар барысы бер кабинетка җыелып шөгыльләнә иде. Биредә дүрт сыйныфта барлыгы 11 бала укый, барысы да кызыксынучан, самими карашларын безгә төбәгән. Без, мондый мөмкинлектән файдаланып, аларны укытучылары Рәсилә Баләгова белән фотога төшереп алдык.

Журналист язмалары

03 июня

Үзәк район китапханәсендә кызыклы һәм җанлы очрашу булды
Без гәзит һәм китап сөюче авылдашларыбыз белән очрашуга билгеле журналист, “Кызыл таң”ның безнең төбәктәге үз хәбәрчесе Рәүф Хәкимовны чакырдык. Чарабыз әлеге авторның яңарак дөнья күргән “Шундый хәлләр...” дигән китабы белән танышу да булып торды. Очрашуга китап геройлары да чакырылган иде. “Шундый хәлләр...” китабының нигезендә — “Кызыл таң”да басылган язмалар. Ул өч өлештән тора: “Журналист язмалары”, “Язмышлар” һәм “Юмор” дип аталган бүлекләрдән. “Язмышлар” бүлегендә миякәлеләргә дә күп урын бирелгән. Монда педагогика ветераны, актив хәбәрче Наилә Кадыйрова, эшкуарлар Рәсимә Мостафина, Фазылҗан Хафизов, Бөек Ватан сугышы инвалиды Рәйсә Гомәрова, Баязит авылында туып-үскән, Раевкада гомер кичергән танылган стоматолог Газимә Үләмаева-Әхмәрова турында бик җылы сурәтләмәләр һәм аларның төсле фоторәсемнәре бар. Шуңа китап эчтәлеге белән дә, эшләнеше ягыннан да игътибарны җәлеп итә.

Аксәетнең ак күңелле кызы

02 июня

Каләмдәшләребез турында
Розалия Галләмованың исеме “Кызыл таң” укучыларына яхшы таныштыр, дип уйлыйм. Чөнки аның мәкаләләре гәзит битләрендә көн саен ук булмаса да, айга бер тапкыр чыкмый калганы юк. “Дөнья бу...” рубрикасы аеруча якын аңа. Чөнки тормыш юлында катлаулы язмышлы бик күп кешеләр белән очрашырга, аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә туры килә Розалияга. Розалия мәшһүр шагыйрь Әнгам Атнабайны тудырган яктан. Тәтешле районының җырларда макталган Әри елгалы Аксәет авылында туган ул. Сәхипгәрәй абзый белән Оркыя апа гаиләсендә биш кыз үсә. Абзый бераз “кәефләнеп” алган вакытларында: “Биш бөртек кыз үстердек без, берсеннән-берсе чибәр...” дип җыр сузар булган. Тик ата-ананың гомере бик кыска була, бер-бер артлы диярлек вафат булалар. Әмма кызларын итагатьле, шәфкатьле итеп тәрбияләргә өлгерәләр. Розалия мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлый. Аның төрле темаларга язган мәкаләләре “Башкортстан пионеры” гәзитендә, “Пионер”, “Ялкын” журналларында, район гәзите битләрендә еш басыла.

Юбилейга — “Кызыл таң” бүләге!

01 июня

Авыргазы районының Яңа Атҗитәр авылында яшәүче гәзит укучыларыбызның берсе Тимергали Акбашев колхозчылар гаиләсендә туып-үсә. Әтисе, Бөек Ватан сугышы инвалиды Миңнегариф абзый, күп еллар бригадир булып эшли. Әнисе, Рафига апа, алдынгы чөгендерче була. — Без гаиләдә сигез бала үстек, әлеге көндә фаҗигале һәлак булган бер энебездән башка барыбыз да исән-саубыз, — ди, ата йортының җылысын туганнары өчен саклап, авылда ялгызы гына гомер кичерүче Тимергали Миңнегариф улы. Тимергали тормыш юлын Стәрлетамактагы предприятиеләрнең берсендә тракторчы булып башлый. Армия хезмәтеннән соң туган авылына кайтып төпләнә. Колхозның комсомол оешмасы секретаре, профком рәисе булып эшли. Читтән торып Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Соңгы ике дистә елда авыл мәктәбендә тарих укыта. — “Кызыл таң”ны хәреф таныганнан башлап укыйм. Язылмый калганым булмады. Быел менә редакция игълан иткән лотереядә катнаштым — мин дә бер бәхетемне сынап карыйм әле, дидем! — Тимергали Миңнегариф улы “Кызыл таң”ның кыскача энциклопедиясен кулга төшерергә күптән хыялланган булган икән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»